Каргалар - иң акыллысы
20 елга якын вакыт эчендә галимнәр каргаларның интеллектын ачыклаганнар
20 елга якын вакыт эчендә галимнәр каргаларның интеллектын ачыклаганнар. Һәм ул аларны бик гаҗәпләндергән. «Канатлы приматлар»ның интеллект дәрәҗәсе маймылларныкына тиң икән. Кайчакта зирәклеге буенча хәтта алардан да уздыра. Әйләнә-тирәдәге предметларны кошлар еш кына азык табу өчен җайлаштыра.
Карга гаиләсе 15 әгъзадан тора, анда ата-аналар, балалар, бертуганнар яши. Әгәр дә ата-аналарның берәрсе кинәт һәлак булса, якын туганнары үсеп килүче ятимнәрне тәрбияләү өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.
Каргалар үзләрен рәнҗетүчеләрне дә яхшы хәтерли. Шунысы игътибарга лаек, «дошманнар» турындагы мәгълүматны алар бер-берсенә тапшыра ала. Хәтта кош балалары да кайчандыр ата-аналарын рәнҗеткән кешеләргә карата дошманлык күрсәтергә мөмкин.
Карга кулга тиз ияләшә икән... Беркөнне эштән кайтышлый...
Кара карга — иң файдалы кошларның берсе.
Шаянның кара каргаларны беренче генә күрүе иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев