Көмеш кыңгырау

Җирдә дә бар фәрештәләр

Бу дөньяда әйтеп адәм ышанмастай хәлләр була. Башкалар түгел, үзең дә ышанмый торасың берара.

Ничек шулай килеп чыкты соң, дисең. Каян гына килеп юлыктым соң әле мин бу гаҗәеп күренешкә...
Хәзер әти-әниләрнең бер тынычлыгы юк бит ул - бала мәктәпне тәмамлыйсы елны репетиторлар белән мәш килергә, әллә-никадәр акчалар сарыф итәргә кирәк. Безнең әти-әниләргә ул яктан җиңелрәк булгандыр. Нинди һөнәр сайлыйсыбызны да чамалап кына белгәннәрдер әле. Уку йортына керү тәртипләре, конкурслар турында мин инде әйтеп тә тормыйм. Шулай да, мин әтигә бик рәхмәтле - ул мине Казанга документлар тапшырырга үзе алып барды. Тик юлыбыз уңмады - район поликлиникасыннан алынган сәламәтлек турындагы белешмәгә, имештер, ниндидер түгәрәк печать җитми. Әти мине шул көнне кире район үзәгенә алып кайтып җиткерде дә: «Алга таба үзең кара инде, миңа иртәгә эшкә бит, кызым», - дип, мине туганнарда кунарга калдырып, авылга кайтып китте.
Икенче көнне мин инде, әнкәсеннән аерылып калган каз бәбкәсе кебек, Казан урамында адашып йөри идем. Авыл баласын әйтмә: ишегенә язып куйган була - күрми, кешедән сорыйм дисә, тиз генә аңлата белми, каушап кала, таркала... Әмма бирешми. Барыбер йөри, тәки үз дигәнен итә. Гаризалар язып, рәтен-чиратын китереп, эшне бетереп чыктым бит мин дә. Тик бу вакытта көн инде кичкә авышкан иде. Кыскасы, бүген үк авылга кайтып китү турында хыялланасы да юк. Менә шунда башка кайгы төште - инде хәзер кая барырга? Блокнотта «на всякий пожарный» дип язып алынган бер-ике адрес бар-барын да. Болар инде зурлап әйтсәң генә туган, ә дөресен әйткәндә, сине түгел, ата-анаңны чүт-чүт кенә белгән чыбык очы. Басып торам шулай, Сибгать Хәким әйтмешли, Ленин урамында... Аптырагач, блокнотны алып, теге адресларны укыйм. Бу урамнарга барып җитү өчен нинди транспортка утырырга, кайсы якка таба барырга, кайда төшәргә икән соң, корт чаккыры? Һәм менә шул чагында, мин зур гына сумкамны (анысы нәрсәгә кирәк булгандыр инде) бер кулдан икенчесенә күчереп, әле блокнотны, әле ручканы төшереп җибәреп басып торганда, 17-18 яшьләрдәге кыз килеп сүз катты. Заманча киенгән, аксыл-сары бөдрәләрен иңнәренә тараткан бу зәңгәр күзле кыз шулкадәр чибәр, һәм аның шәһәрдән булуы кычкырып тора иде ки, мин, русча сөйләшергә туры киләчәген чамалап, тагын да каушадым. Шулай да, Ходай рәхмәте, аңлаштык без һәм ул мине туганнарыма кадәр озатып куярга булды.
Шунысы аеруча хәтердә калган, бик азапланып эзләп таптык без Казанның ерак бер почмагына урнашкан ул фатирны. Тик шундый вакытта дөнья бит ул кире дә килеп куя - хуҗалар бакчага киткән булып чыкты. Мин, юлга таң белән чыгып китеп, бер тәгам ризык капмыйча кичне җиткергәнгәме, шулкадәр арган, талчыккан идем, юлдашым, хәлемне аңлап, такси туктатты. Һәм мине, этеп-төртеп дигәндәй, шунда кертеп утыртты. Төшәр вакыт җиткәч, «Сиңа акча кирәк булыр әле», дип, ай-ваема карамыйча үзе түләде. Машина без эзләгән йорт каршына ук барып туктаган иде. Озатучым минем җизни тиешле Фәрит абый белән «танышканны» янәшәмдә басып көтеп торды да, кулын болгап китеп барды. Шуннан соң мин аны беркайчан да очратмадым. Чын кеше булды микән ул, әллә фәрештәме? Кем генә булмасын, мин аңа бик рәхмәтле.
Һаман да шул университетта укып йөргән елларымда тагын бер гаҗәеп хәлгә юлыктым мин. Шимбә көнне авылга кайтырга чыктым - кассага озын булып чират тезелгән. Көтәм-көтәм өзгәләнеп, чиратым ник бер адым алга барсын. Поезд китәргә нибары 10 минут вакыт калды. Ул көнне безнең якка таба бара торган соңгы поезд иде ул. Әгәр эләкмим икән, бу атнада кайтмый калырга туры киләчәк дигән сүз. Ә студент өчен, 19 яшьлек сабый өчен, күңеле гел туган нигезенә тартып торган авыл баласы өчен ниятләп тә кайтмый калуның нәрсә икәнен чамалыйсыздыр. Менә шул вакытта таныш түгел хатын-кыз миңа билет китереп бирде. Шул минем поездга, минем станциягә... Мин кулымдагы акчаны аңа тоттырдым да, платформага таба йөгердем. Ә чиксез куанып, дулкынланып өйгә кайтып керсәм - әби үлгән...
Беренче карашка могҗиза сыман тоелган һәм ул минутта минем өчен чыннан да могҗизага тиң булган бу күренешләрне реаль күзлектән чыгып та аңлатырга була, әлбәттә. Соңгысын мисалга алсак та, бәлки безнең яктан булгандыр ул ханым, юлда мине очратканы булгандыр. Билет алгач кына, кинәт кайтмаска уйлагандыр, һәм менә шул чагында, бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, каршысында мин. Бәлки, чыннан да, шулай булгандыр. Ләкин хәтта шулай булса да, безнең тормышта килеп чыккалап торган мондый көтелмәгән игелекләр, уңайлыклар, бәхетле очраклар берсе дә очраклылык кына түгелдер. Бу безнең Ходай хозурында йөрүебезгә тагын бер дәлил.

Ризидә Гасыймова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: