Көмеш кыңгырау

И, таш кала баласы...

Шәһәр балаларын кызганам мин.

Кызганам, чөнки үземнең дә балаларым шәһәрдә үсә. Дөрес, беренче карашка аларны кызганыр җир юк та кебек. Цирк, парк кебек күңел ачу урыннары борын төбендә генә. Төрледән-төрле спорт түгәрәкләре, җыр, бию, рәсем мәктәпләре... Футбол мәйданчыгы, теннис корты... Кыскасы, җаның ни тели - шул бар. Тик болар белән чагыштырганда бик вак кебек тоелган, әмма барысыннан да кирәгрәк, әһәмиятлерәк булган бер нәрсә җитми безнең балаларга - ул да булса игътибар. Икенче төрле әйткәндә, күз-колак, тәрбия...
Бала бакчага йөргәндә, әлләни сизелми әле бу. Кич, эштән соң, тамагы тук, өсте бөтен баланы кереп аласың да, җитәкләп өйгә кайтасың. Проблемалар ул укырга кергәч башлана. Өстәл биеклеген яңа узып барган нарасыйга фатир ишеген ачып, буш өйгә кайтып керергә туры килә. Иң авыры әнә шул «буш өй» инде, чөнки бала ирексездән шул бушлыкны тутыру юлларын эзли башлый. Иптәш малаена шалтыратып, аны уйнарга чакырып карый. Берара бөтен сыйныфлары белән барып язылган төрле секция, түгәрәкләргә йөреп азаплана. Әмма болар берсе дә баланың рухи проблемасын юкка чыгара алмый - әти-әнисе эштә вакытта ул үзен ялгыз, күпмедер дәрәҗәдә кирәксез, бәхетсез итеп хис итә.
Ләкин бу да әле медальнең бер ягы гына. Икенче, тагын да зарарлырак ягы бар. Монысы - сәламәтлек белән бәйле. Бала үзе генә вакытта дөрес тукланмый. Күп вакыт ризыкны җылытырга иренеп, аяк өсте, коры-сары капкалау белән чикләнә. Аннан, ялгызлык үзе үк аның аппетитын кимендә ике мәртәбәгә киметә. (Артык килограммнардан арынырга теләүчеләргә юкка гына күмәк табыннардан качарга киңәш итәләрмени?)

Шушы уңайсызлыкларны җаны-тәне белән тойган бала әти-әнисенең эштән кайтуын дүрт күз белән көтеп ала. Ләкин аны җайлап-көйләп утырырга, һичьюгы, моң-зарына колак салырга, кызганычка каршы, безнең дә вакыт юк - өйдә йөз төрле эш көтә.
Шәһәр баласының икенче бәхетсезлеге - дүрт стена белән чикләнгән дөнья. Шуннан бер адым читкә чыгу өчен дә аңа әти-әнисеннән рөхсәт сорарга туры килә. Авылда исә бала-чаганың теләсә кайчан ишегалдыннан, урамнан урап керергә тулы «хакы бар». Аның тормышы иреклерәк, вакыйгаларга баерак, кызыклырак. Авыл баласының тәрбиячеләре дә күбрәк.

Төп тәрбияче ролен, әлбәттә, әби кеше башкара. Шулкадәр күп бит ул әбиле баланың өстенлекләре. Син мәктәптән кайтканда, бөтен өйгә яңа пешкән ашның хуш исе таралган була.
-  Өстеңне сал, кулыңны ю, ашарга утыр... - ди әби (мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын) кырыс кына. Ашап бетергәнче, ул синең каршында күзәтеп утыра: «Аягыңны селкетмә, шайтан чакырасың», «Ашаганда күп сөйләшмә, үсмичә калырсың...» Ризыгыңны ашап бетермичә, тәлинкәңне этеп куярга чамаласаң, шундук сизеп алып, кисәтә:
- Яманнан ярты кашык аш калыр, дигән борынгылар. Ашын ашап бетермәгән кешегә чәй юк. - Соңгысын ул миңа, конфет-прәннексез яши алмаган оныгына карап әйтә...
Авыл баласының икенче тәрбиячесе - аны, һичшиксез, башка балалардан аерып, якын итеп караган, һәм һәр адымын үлчәп-бәяләп барган күрше-тирә.
Күрше-тирә, дигәннән, без, мәсәлән, каршыбызда яшәүче Хафаза ападан чыгып та тормый идек. Борынга егетләр исе керә башлагач, кичке уеннан кем озата кайтканын да, ни гаҗәп, без иң элек аңа сөйләгәнбез икән. «Кем малае?» дип сорый иде ул, мәрхүмәкәем, җылы бер нур белән, чып-чын кызыксыну белән көлемсерәп. «Әһә! Әйбәт нәсел! Әйбәт!»
Ә икенче күршебез - Наҗия апа (ул да инде мәрхүмә) көннәр буе капка төбендә гел безне генә күзәтеп утыра сыман тоела иде. Кем килә безнең янга, кем китә, нәрсә сөйләшәбез... һәм без, ирексездән, һәр эшебезне чамалап эшләргә, һәр сүзебезне чамалап әйтергә мәҗбүр булабыз.
Өченче тәрбияче - авыл, авылдашларның үзара мөнәсәбәте. Дүртенче тәрбияче - нәсел.
Бишенчесе - хезмәт. Шәһәрдән аермалы буларак, бала-чаганың яшен һәм җенесен исәпкә алып бүләрлек «хезмәт фронты» бар авыл җирендә. Ә без монда, ир-ат булып формалашып килгән унике-унөч яшьлек малайга да, идән юудан, өстәл җыештырудан һәм чүп чыгарудан башка эш таба алмыйбыз. Юкка гынамыни шәһәр балалары беренче карашка кыюрак, үткенрәк кебек тоелсалар да, мәктәп биргән белем ягыннан, хәтта, өстенрәк булсалар да, авыл баласы күп очракта тормышка тизрәк җайлаша, зурракка ирешә.
Без, шәһәр җирендә бала үстерүче әти-әниләр, кала тормышының барлык кимчелекле якларын һәм бу кимчелекләрнең яшүсмердә сәламәт рух формалашуга комачаулавын исәпкә алырга тиешбез, миңа калса.

Ризидә Гасыймованың «Тузга язмаган дөнья» китабыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: