Аш концентраты әзерлибез
Кызыклы тәҗрибә.
Тәҗрибәләр ясаганда саклык кагыйдәләре турында онытмагыз!
250 мл лы киң муенлы Эрленмейер колбасына 50 г кипкән һәм вакланган сыер ите яки эремчек салабыз. Аннан шуңа, бөтен аксым тулысынча чыланырлык итеп (30 мл чамасы), куертылган хлорид кислотасы салабыз.
Колбадагы катнашманы кайнаган су мунчасында төгәл 1 сәгать тотабыз. Бу вакыт эчендә аксым өлешчә таркала, һәм караңгы-көрән төстәге шулпа хасил була. Кирәк булса, җылытканнан соң, ярты сәгать эчендә 15 мл икеләтә сыекландырылган хлорид кислотасы өстәргә мөмкин.
Ләкин кислотаны аксым гидролизы таләп иткән күләмдә генә алырга кирәк, чөнки артык алынган булса, нейтральләштергәннән соң шулпада тоз артык күп булыр.
Икенче колбада яки балчык чүлмәктә вак итеп туралган яшелчә һәм тәмләткечләр, мәсәлән, 20 г кишер, 15 г башлы суган, бераз мускат чикләвеге һәм кара яки кызыл борычны 50 мл 10 % лы хлорид кислотасы белән кушабыз.
Кислотаны 1 өлеш куертылган кислотага 2,5 өлеш су кушып әзерлибез. Барлыкка килгән кушылманы шулай ук су мунчасында җылытабыз. Көрән төс барлыкка килгәч (20 минут чамасы) алабыз. Аннан ике кушылманы җылыга чыдам пыялалы кристаллизаторга яки фарфор чынаякка салабыз һәм яхшылап болгатабыз, 50 мл су өстибез һәм аз-азлап натрий гидрокарбонаты (чәй содасы) өстәп кислотаны нейтральләштерәбез. Бу процессны аз-азлап, акрын гына агач яки пластмасса кашык ярдәмендә эшләргә кирәк. Кушылманы туктаусыз бутап торырга кирәк.
Бу вакытта күп итеп С02 аерылып чыга, ә хлорид кислотасыннан натрий хлориды, гади итеп әйткәндә, аш тозы барлыкка килә. Ул шулпада кала. Тоз шулпаның озак саклануын тәэмин итә.
Чәй содасын аз-азлап салганда күбек барлыкка килү туктаса, нейтральләштерү төгәлләнгән дигән сүз. Аны әзер кушылма лакмус кәгазе белән сынаганда, көчсез әче реакция сизелерлек итеп эшләргә кирәк. Барлыкка килгән концентратны гидролизлау өчен бик чиста хлорид кислотасы яки медицина максатларында кулланыла торган кислота белән файдаланганда аш-су әзерләргә дә ярый.
Ә техник кислотада агулы мышьяк кушылмалары булырга мөмкин.
Бу ашның сыйфаты һәм тәме төрлечә булырга мөмкин, ул нинди продуктлардан әзерләнүгә бәйле. Югарыда язылганнарны төгәл үтәгәндә, аны азык итеп кулланырга да була. Сәнәгатьтә аш концентратларына бодай көрпәсеннән әзерләнгән аксым гидролизатлары кушалар.
Соңгы елларда өстәмә сыйфатында азыкның тәмен яхшыртучы һәм тотрыклау чарасы буларак, глобулиннарга мул булган глутамин аминокислотасын куллана башладылар. Ул ирекле хәлдә яки натрий тозы - натрий глутаминаты хәлендә кулланыла. Глутамин кислотасы үзе генә андый көчле тәм бирми, ләкин ул тәм сизү рецепторларын ярсыта һәм шул рәвешле азыкка хас тәм көчәя.
"Кызыклы химия" китабыннан. Авторы Ф.Җ.Ямбушев, 2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев