Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ал­ты яшьлек йолдыз

Арслан Сибгатуллин турында белмәгән кеше сирәктер.

4 яшендә «Священная война» җырын башкарып, «интернетны» шаулаткан, шул рәвешле бөтен илгә танылган егет ул. Арсланга әле дә нибары 6 гына яшь. Тик аның инде Үзәк каналдагы танылган алып баручылар Андрей Малахов, Максим Галкин, иң популяр җырчыларның берсе Филипп Киркоров, танылган кинорежиссер Никита Михалков һәм башка бик күп илгә-дөньяга билгеле шәхесләр белән очрашканы, сөйләшкәне, гаҗәеп таланты, кыюлыгы белән аларны да шаккаттырганы бар.

Ә сез беләсезме икән – Арсланның зур сәхнәдән беренче сөйләгән шигыре Габдулла Тукайның «Туган тел»е булган.

 

Арсландагы талантны әнисе Гүзәл һәм бакчадагы тәрбиячеләре күреп ала – өч яшендә аны бакча балалары арасында үткән «Талантлы бәләкәч» бәйгесенә әзерлиләр. Әнисе Гүзәл ханым Сибгатуллина (үзе дә актриса) Арсланга Тукайның «Туган тел»ен өйрәтә. Башта, билгеле, бөек шагыйрь һәм туган телдә сөйләшүнең кирәклеге турында сөйли. Бу шигырен малай шагыйрьнең туган көнендә һәйкәл янында узган зур бәйрәмдә дә сөйли. Һәм ничек итеп диген!

Менә шунда күреп алалар да инде Арсланны. Аннары малай Камал театрында узган «Тантана» кичәсендә Гамлет булып чыгыш ясый. Хәзер гайре табигый һәрбер чыгыш интернетка эләгә – шуннан соң кечкенә «Гамлет»ны да беренче каналда барган «Лучше всех» тапшыруына чакыралар. Ә интернет аша бөтен дөньяны әйләнеп чыккан «Священная война» җыры Арсланны Мәскәүләргә генә түгел, бөтен дөньяга таныта.

Мәскәүләр, дигәннән... Бүген Арслан, әйткәнебезчә, Үзәк каналларда, мөгаен, иң еш чыгыш ясаучы яшь талантларның берседер. «Привет, Андрей!», «Лучше всех», «Пусть говорят» кебек иң-иң популяр тапшыруларда әле җитмәсә. Александр Блокның «О, я хочу безумно жить!» шигыре белән дә чыгыш ясый ул. Россиянең Милли гвардия гаскәрләренең академик җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Я люблю тебя, жизнь!» җырын да башкара. Бернинди фонограммасыз. Нибары бер мәртәбә җырлап караган килеш. Шуннан соң ансамбль җитәкчесе генерал-майон Виктор Елисеев аңа пионино бүләк итә. Күптән түгел исә Арслан «Привет, Андрей» тапшыруында Александр Ширвиндтның 85 яшьлек юбилее уңаеннан «Карт извозчик» җырын башкарды. Иң кызыгы – аңа тапшыруда катнашырга өч көн кала тәкъдим иткәннәр. Һәм өч көн эчендә Арсланга өр-яңа җыр өйрәнергә туры килгән. Филипп Киркоров аны менә шул тапшыруда күреп алган да инде. Киләчәктә безгә танылган җырчы белән кечкенә генә татар малаеның уртак иҗат җимешен дә күрергә язар, дип ышанабыз.

Бүген Арслан Казанның 48нче «Бәләкәч» балалар бакчасына йөри. Икенче елга мәктәпкә керергә әзерләнә. Татар телендә дә еш чыгыш ясый – шушы көннәрдә «Корстон»да узган республикакүләм чарада Луиза Батыр Болгариның «Шофер» җырын башкарып, тамашачыларны тагын бер кат сокландырган.

Без сиңа уңышлар телибез, Арыслан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев