Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Куянсылу маҗаралары (бәйгегә Динә Саттарова әкияте)

Әкиятне дәвам итеп...

Әкиятнең башы

... Элмә тактадагы белдерүне күреп, Куянсылуга ярдәмгә Бүре кузгала. Куян белән Куянбикә йортына килеп җиткәндә төн җиткән була инде. Куянсылуның йокларга теләмәве урамга кадәр ишетелеп тора. - Юк, юк йокламыйм, минем уйныйсым килә. Ә әниләре инде эшләп арган бит, ял итәселәре бар. - Бүре, син бик вакытлы килдең әле, кызыбызны тыңлата алмассың микән,-ди алар. Бүре болай да, тегеләй дә әйтеп карый,куркытып та ала, ләкин Куянсылу уйлап та бирми. Бүре кәефе кырылып, кул селтәп кайтып китә. Кайтканда төлкене очрата, хәлне сөйләп бирә. Төлке дә барып карарга була. - Төлке җаным, бәлкем синең берәр хәйләкәр алымың бардыр, кызыбыз бер сүзебезне тыңламый, үзсүзле булып үсә бит,-ди алар өметле күзләрен төбәп.

Нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, төлке белән Куянсылу бик озак серләшәләр. Куянсылу төлкегә ияреп кунакка да китә. Төлке өендә иркәләнеп, киреләнеп ята алмый ул. Төлкенең хәйлә "капкынына" тиз эләгә. Тиккә генә "хәйләкәр" тамгасы такмаганнар бит аңа. Йорт эшләрендә булышып арып бетә Куянсылу. Әти-әнисен дә,үз йортын да сагына ул, кайтасы килә башлый. Аерым яшәп карагач, аларның кадерләрен аңлый, ялгышын таный Куянсылу. Әти-әниле булуына, торыр җире барлыгына, яраткан бала булуына сөенеп кайтып керә ул. Инде башка сансызланып йөрми, әдәпле, тыңлаучан балага әверелә. Әнисе янында бөтерелеп кенә йөри, йорт эшләренә дә өйрәнә.Аларны борчымый, йөрәкләрен кире сүзләр белән яраламый.

Куян белән Куянбикә кызлары Куянсылуга карап сөенеп туя алмыйлар.

Бу дөньяда әти-әни кочагында бер борчусыз яшәү - иң зур бәхет икәнен беркайчан исеннән чыгармый Куянсылу.

Динә Саттарова, 9яшь, Арча шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә