Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Кем гаепле? (бәйгегә Илмир Фатыйхов әкияте)

Әкиятнең дәвамы.

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе хакында тулырак

Иң беренче Куянсылуны акылга утыртырга яшь кенә укымышлы Куянкамал килә.Укытучы профессиясенә ия булган Куянкамал күп кенә нәни куяннар белән сүз алып барган,шуңа да Куянсылуны дөрес юлга чыгару бик җиңел булыр дип уйлады.Тик Куян һәм Куянбикә белдереп куялар эш җинелләрдән тугел икәнен,ләкин яхшысына гына ышанып калдылар.

Куянкамал залдагы ишекне яртылаш ачып карады һәм шаккатты. Кап-караңгы булмәнең идәне әле күптән түгел генә кибеттән алып кайтылган кәнфит һәм чипса чүпләре,бала киемнәре белән тутырылган комодның туздырылган,тәрәзә төбендә һәм идәндә ал чәчәкләр урталайга сындырылган... Тик бер телевизор уты гына булмәнең яртысын били,ләкин анысы да Куянкамалга җитәрлек булды сыман.Куянкамал озак урынында басып тормыйча бүлмә утын кабызып,тәрәзәне ачарга дип юнәлгәндә, кинәт Куянсылуның «Утны сүндерегез!» дигән беркемгә дә таныш булмаган тавыш белән кычкыруы “акыл иясен” аяктан екты.Бик шаккатып калды Куянкамал,ләкин барыбер бирешмәде.Ничек кенә  исәнләшмәсен,ничек кенә Куянсылуның башына акыл кертеп карамасын, бала борылып кына карады,әнә мультфильмның өр яңа сериясе чыккан.Ике сәгать утыру бер файда китермәде.Һәм Куянкамал «мин аны җиңә алмыйм» дип йорттан чыгып китте.

Тагын Куян һәм Куянбикә уйга батты, «бәлкем,тагын бер җанвар кереп булыша алмас микән?» дип фикер алыштылар.Көн узды,ике көн.Тик килүче булмады.Куянсылу һаман тәмле кәнфитләр сорый һәм залдан чыкмый. Ниһаять, үз көчен сынарга бик хәйләкәр Төлкебикә килә.Куян һәм Куянбикә аның  осталыгын беләләр,шуңа алар монысында уңышка ирешербез дип ышанып калалар.Төлкебикә бүлмәгә керә,бик хәйләкәр генә Куянсылу белән уйный башлый. Куянсылу, ниһаять, зур кызыксыну белән Төлкебикәгә карап тора. “Тәрбияче” Куянсылуга бер уен тәкъдим итә.Әгәр Куянсылу җиңсә,аңа яңа сенсорлы телефон һәм наушниклар бүләк итәчәкләр.Әгәр инде Төлкебикә җиңсә,Куянсылу, телевизор карауны туктатып, дөньяга чыгарга, иптәшләре белән аралашырга, әти-әнисенең сүзен тыңларга тиеш булачак. Куянсылу килешә.Төлкебикә аңа өч сорау бирә,ләкин һәрберсе бик хикмәтле. Куянсылу Төлкебикәнең һәр соравына да дөрес җавап бирә һәм  озакка сузмыйча яңа телефон наушнигы белән бергә өйгә килергә куша.Төлкебикә сүзсез генә калмады,бөтенләй үзен чәчелгәндәй төсле сизде. Куян белән Куянбикәгә: «Гафу итәсез, миннән булмый», дип хушлашты.

Бик шаккатмалы хәл бит әле бу! Урманда хәйләкәрлеге белән дан алган Төлкебикә дә нәни куян кызын җиңә алмады.

Кинәт йортка яшь кенә үзен «Текә» дип йөртүче  Бүркәй  килеп керде. «Уу-у,исәнме Куян абый,ну как там хәлләрегез?» дип сүз башлады. Куян җавап бирә алмый,тик авыр гына сулап куйды.

«Оу,Куян абый,аңлыйм сезне,ләкин әле гейм овер тугел,сез алай борчылмагыз,мин монда кызыгызны дөрес яшәргә өйрәтергә килдем, хәзер тиз генә үзгәртәбез аны»-диде Бүркәй. Серле магнитофонына кассетаны тыгып җибәреп, залга кереп китте. «Йоу,Куянсылу,утырма син телефонда,кояш нурлары балкыган чагында,әйдә безнең белән күңел ач,сизәрсең үзеңне как карлыгач»-дип тиз генә дүртъюллыкны әвәләп атты. «Карлыгач телефонда утырмый,телефонсыз куян булмый»-дип, Куянсылу Бүркәйне телсез калдырды. Биш минут та үтмәде, Бүркәй дә бүлмәдән чыга,яңгыраулы магнитофонын сүндерә. Башын аска иеп китү юлына атлый.

Бик читен хәлләр... Шул вакытта Куянга бер уй килә.  Иң авторитетлы Шатунок дигән аюга хәбәр сала. Аю килешми башта,тик бер бал банкасына кызыкты. Шатунокның вазыйфасы ничек тә булса Куянбикәне куркыту, тәртипкә салу. Аю көлеп кенә куя.Ике дә уйламыйча бүлмәгә кереп акыра башлый. Акыруыннан өй стеналары селкенә. Ләкин Куянсылуның йөзе курыкканга охшамаган,киресенчә,ул аюдан көләргә тотынды. Ничек кенә куркытып карамасын аю,Куянсылуга тагын бер көләргә җай гына булды. Авызын салган аю «балны үзегезгә калдырыгыз, җиңелгән килеш бал ашауның тәме юк» дип өйдән югала.

Куян белән Куянбикәне бу хәл тагын да тетрәндерде.Ничек инде Куян кызын куян,төлке,бүре,хәтта аю да җиңә алмады.Бик кайгырдылар алар. Яшәү рәхәте,яшәү максаты сүнә сыман тоелды Куян һәм Куянбикәгә.

Менә тагын җылы май ае килеп җитте.Озакламый тирә-юньдә зур бию бәйрәме узачак.Бәйрәме дә Куянның өй каршысында гына,тәрәзәдән күзәтеп кенә торырлык.Куянбикә кызына бәйрәмдә биеп алырга  үтенә,тик Куянсылуга кызык түгел. Бәйрәм көне килеп җитте,зур алкышлар белән куян балетчыларын каршы алалар. Куянсылу бу алкышларга чыдый алмыйча тәрәзәгә күз ташлый. Анда ул нәни генә куяннарның искиткеч биюләрен күрә. Һәм ни гаҗәп: бу күренеш Куянсылуга бик нык тәэсир итә. Куянсылуның кинәт биисе килә башлый. Бик күп уй-хисләр башында бөтерелә һәм ул биисе килү теләген әти-әнисенә белдерә.

Баштагы  кыланышлары ата-анасына бик  рәнҗетә, билгеле. Куянсылу нык үзгәрә башлады. Бөтен гаджетларын кухняга чыгарып,гафу үтенеп,ата-анасына эштә булыша. Бу хәл бик шаккатырды Куян һәм Куянбикәне. Алар кызларының эш арасында биеп йөргәненә сокланып тордылар. Озакламый Куянсылу бию дәресләренә йөри башлады,төрле конкурсларда  урыннар алып, бөтен урманга дан алды.

Куян  белән Куянбикә шуңа төшенделәр: баланың  нәрсә теләвен, нәрсәгә сәләте барлыгын ачыклап, шул юнәлештә эшләргә кирәк икән.

Ә Куянбикә әти-әнисен тыңлап,тырышып укып,   конкурсларда  катнашып, урыннар ала башлады.
Илмир Фатыйхов – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә