Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Әкиятнең дәвамы (бәйгегә Мингалимова Гөлзада әкияте)

Балачак ул сизелмичә дә үтеп китә. Шуның өчен аны яхшы итеп уздырырга кирәк.

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе хакында тулырак

Куян һәм Куянбикә Куянсылу белән нәрсә эшләргә икәнен белмәгәннәр. Аларның кызларының  бернәрсәгә дә исе китми, ял итә генә белгән.

Көннәрдән бер көнне Куянбикәгә бер күрше:“Табиб Аюны чакырырга кирәк”, - дип киңәш иткән. Куян белән Куянбикә Бүрене дә, Төлкене дә, Керпене дә, Үрдәкне дә чакырганнар, берсе дә аларга булышмаган.

Икенче көнне аларга табиб Аю килгән. Ул кунак булгач, аны чәй эчерткәннәр, өстәлдәге кәнфит белән сыйлаганнар. Аю рәхмәтен әйтеп, өстәлдән торган һәм Куянсылуның хәлен сорарга тырышкан. Ләкин кыз табибка нәрсә дә булса әйтәргә теләмәгән, курыккан.

Куянсылудан сүз ишетмәгәч, табиб, кызны караган да, әти-әнисенә рецепт тоттырган. Китәр алдыннан ул Куянга һәм Куянбикәгә:”Сезнең кызыгызга кояш, саф һава һәм витамин җитми. Рецептны карап чыгыгыз, анда язылган киңәшләрне үтәргә тырышыгыз. Мин кирәк булсам, чакырыгыз”, - дип чыгып киткән.

Икенче көнне Куян һәм Куянбикә Куянсылуның хәлен сорар өчен кергәннәр. Кызының һаман карават өстендә ятканын күреп, бик аптыраганнар. Куян Куянсылуга алма биргән, кыз аңа: “Юк мин моны ашамыйм, миңа кәнфит, прәнникләр, пирожныйлар гына бирегез”, - дигән. Куян һәм Куянбикә аның сүзләреннән аптырап калганнар.

Өченче көнне Куянсылуны урамга чыгарганнар, тик кызның уйныйсы да, йөгерәсе дә килмәгән. Ике сәгать үткәч, Куянбикә кызын өйгә керткән, тик анда да Куянсылу кәнфит ашап кына һәм ял итеп кенә яткан.

Куян дустын чакырган.Ул гаилә дүрт куяннан торган. Куянның дусты Озын колак, аның хатыны Остабикә һәм ике баласы Җитезкәй белән Йомшаккай аларга кунакка килгән. Олылар өстәл артына чәй эчәргә утырганнар, ә ике бала Куянсылуның бүлмәсенә юнәлгәннәр. Кыз аларны күргәч, нык оялган, чөнки бу вакытка кадәр аның бер дусты да булмаган икән.

Кыз Җитезкәй һәм Йомшаккай белән сөйләшергә курыккан. Бер сәгать үткәч, балалар дуслашканнар, көлешеп, өй буенча йөгерә башлаганнар. Кунакларга кайтырга вакыт җиткәч, Йомшаккай:”Әйдә, иртәгә урамда күрешеп уйныйбызмы?”- дип сораган. Кыз ризалыгын башын иеп күрсәткән. Кунаклар өйгә кайтып киткәннәр.

Шулай итеп Куянсылуның беренче дуслары барлыкка килгән. Икенче көнне Куянсылу тиз генә торып, кесәсенә тулганчы кәнфит салып урамга чыккан. Урамда аны Җитезкәй белән Йомшаккай көткән. Алар урманга кереп җиләк җыйганнар, качышлы, куышлы уйнаганнар. Шул ук көндә алар күрше Гөлнур исемле куянның казларын куркытканнар. Бер каз Куянсылуны тешләп алган. Кыз елап та җибәргән, тик Җитезкәй белән Йомшаккай аны кызгана башлагач, ул елаудан туктаган. Алар кич җиткәнен сизми дә калганнар. Караңгы төшкән. Куянсылуның өе ерак урнашкан булган, ә Җитезкәй белән Йомшаккайның өе өч адымда гына булган, шуның өчен ул аларга кунакка кергән.

Балаларның карыннары ачкан булган һәм Җитезкәй белән Йомшаккайның әнисе Остабикә аларның алдына тәликә белән аш куйган. Куянсылу бу ашка беренче тапкыр күргән кебек карап торган, чөнки ашны соңгы тапкыр бер ел элек ашаган булган икән. Куянсылу кесәсенә кулын тыкса, анда кәнфиттән чүп кенә калган булган, шуның өчен ул ашны ашарга керешкән. Кызның шулкадәр карыны ачкан булган, ул ашны тиз генә ашап бетергән. Аңа бу аш нык ошаган һәм ул тагын бер тәлинкә сораган. Ашаганнан соң, Җитезкәй белән Йомшаккай Куянсылуны өенә озатканнар.

Куянсылуның әти-әнисе үз кызы өчен нык борчылганнар. Кызларының исән -сау кайтканын күргәч, борчылулары беткән. Куянсылу, алҗып кайтканга, караватка яткан да шул ук минутта йоклап киткән.

Икенче көнне Куянсылу, Җитезкәй белән Йомшаккай болында җиләк җыйганнар, күбәләкләр куып йоргәннәр, төрле бөҗәкләрне, күктә очкан кошларны күзәткәннәр. Алдагы көнне ике гаилә, су коенырга дип, елгага барган. Куянсылу йөзәргә өйрәнгән. Коенгач, алар алма, кәбестә яфраклары, кишер ашаганнар.

Куянсылуның һәр көне кызык һәм күңелле итеп үткән. Көз җиткәч, Куянсылу, Җитезкәй белән Йомшаккай беренче класска кергәннәр. Кыз үскән саен матурлана барган, ул әти-әнисеннән һәм дусларыннан төрле эшләр башкарырга өйрәнгән. Әнисеннән өй җыештырырга, ризык пешерергә, әтисеннән бакча эшләренә, төрле инструментлар белән кулланырга өйрәнгән.

Дусларыннан төрле уеннар ,ничек дөрес итеп дуслашырга кирәген өйрәнгән. Шулай итеп яшәп, кыз зур үскән. Аның инде хәзер үз гаиләсе бар: яхшы һәм акыллы ире, әнисе кебек биш яшьлек кызы һәм әтисенә охшаган өч яшьлек улы усә.

Куянсылу үзе белгән эшләрне кызына балачактан ук өйрәткән, аны үз теләге белән бию түгәрәгенә биргән. Куянсылуның әти-әнисе оныкларына сокланып карап туя алмыйлар, кызы үсеп җиткәненә ышана алмыйлар: әле кичә генә кечкенә кыз булган иде, ә хәзер ике бала анасы булган. Җитезкәй белән Йомшаккай белән Куянсылу һаман да аралаша.

Алар ике атнага бер тапкыр күрешәләр, сөйләшәләр, үткән елларын искә төшерләр. Җитезкәйнең бер улы, ә Йомшаккайның ике улы үсеп җитәләр. Шулай итеп, бу күңелле әкият тәмамлана. Ә сез балалар, әти-әниләрегезгә булышыгыз, күңелле итеп вакытны уздырыгыз, урамда уйнагыз, чөнки балачак - ул бер генә. Ул сизелмичә дә үтеп  китә. Шуның өчен аны яхшы итеп уздырырга кирәк.


Мингалимова Гөлзада, 7 нче сыйныф, Тукай районы, Күзкәй урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев