Васил Шәйхразиев: «Әти-әниләр белән сөйләшүне балага өч яшь тулганчы ук башларга кирәк»
Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча эш төркеменең күчмә киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә ике шәһәрдә – Чаллыда һәм Түбән Камада туган телләрнең укытылышы турында сөйләшүләр алып барды.
Сүзне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев башлап җибәрде. Ул бүгенге көндә район-шәһәрдә барган күчмә утырышлар, аларның максаты турында сөйләде. Һәм бу очракта рус яисә татар теле турында гына сүз бармавына, Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең дә туган телләрен үстерергә кирәклегенә басым ясады. Бу Татарстаннан читтә – әйтик, Чувашстанда, Удмуртиядә безнең татар теленә игътибар булсын өчен дә мөһим, диде ул.
Аннары сүзне Чаллы шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов алды. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туган телләрне укытуның торышына анализ ясап, берничә проблеманы күтәрде ул. «Бүгенге көндә балалар бакчасына юлламаны әти-әниләр электрон чират буенча ала, – диде Рамил Мәрванович. – Әти-әниләр өчен, билгеле, уңайлы. Әмма бу безгә татар төркемнәреннән генә торган балалар бакчалары оештырырга мөмкинлек бирми».
Саннарга килсәк:
Бүген балалар бакчаларына йөрүче балаларның 41,2 проценты – татарлар булса да, (руслар – 36,8, башка халыклар – 24 процент), аларның яртысыннан артыгы, ягъни 56,8 проценты гына туган телдә белем һәм тәрбия ала. Тулысынча татар балалар бакчалары Чаллыда икәү генә. Ә гомумән алганда, балалар бакчаларындагы 1546 төркемнең 355е – татар төркемнәре.
Икенче проблема – ул, әлбәттә, әти-әниләрнең каршылыгы. Глобальләшү һәм бердәм дәүләт имтиханнарың рус телендә булуы хәтта татар мәктәпләрен сайлаган әти-әниләрне дә төгәл фәннәрне татар телендә укытуга каршы чыгарга этәрә. Ә мәктәп җитәкчелегенә татар балаларын татар мохитеннән бөтенләй читкә җибәрмәс өчен ризалашырга туры килә.
Бу уңайдан тагын бер проблемага игътибарны юнәлтте Рамил Мәрванович – төгәл фәннәрне татар телендә укытырдай укытучылар әзерләү әлегә федераль планга кертелмәгән килеш кала килә.
Саннарга килсәк:
Бүгенге көндә Чаллыда 11 татар мәктәбе бар дип исәпләнә. Аларда барлыгы 8454 бала укый. 2070 бала башка предметларны да татар телендә укый.
Әти-әниләр белән эшләү дигәннән, башка милләтләр белән дә шул ук хәл. Чаллының 43нче мәктәбендә чуваш сыйныфы ачылган булган. Тик инде икенче елда ук чувашларны бер сыйныф итеп җыя алмаганнар. Гәрчә халык саны буенча чувашлар Чаллыда өченче урында (1,9 процент) торсалар да.
Саннарга килсәк:
Татар теле бүгенге көндә 9нчы сыйныфны да кертеп укытыла. Чаллы мәктәпләрендә татар балалары – 43,2 процент, руслар – 40, 8 тәшкил итә. Татар балаларының 31 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала. Татар телен туган тел буларак сайлаучылар исә 67 процент тәшкил итә.
Киңәшмәдә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов та чыгыш ясады. Түбән Камада барлыгы 50 милләт вәкиле яши, диде ул. Татарлардан һәм руслардан соң иң күбе, Чаллыдагы кебек үк, чувашлар. Бүгенге көндә ике татар, һәм бер чуваш гимназиясе бар. Быел 74нче балалар бакчасында чуваш төркеме ачарга җыеналар.
«Мәктәп яшенә җиткән баланы милли юнәлештәге уку йортларына җәлеп итәргә тырышудан мәгънә юк. Әти-әниләр белән сөйләшүне иртәрәк – балага ике-өч яшь тулуга ук башларга кирәк», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Кыскасы, балаларга туган телләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыру буенча проблемалар җитәрлек. Проблемаларны хәл итү өчен план (заманча әйтсәк, «юл карталары») төзелгән. Һәм бу чара җыелып сөйләшүгә генә кайтып калмасын өчен юл карталарының үтәлешен тикшерү дә күздә тотыла.
Ризидә Гасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев