Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Туган якка кайткач...

Язгы, кояшлы, матур көннәрдә иң рәхәт эш мөгаен сәяхәт итүдер. Без «Көмеш кыңгырау»лар бу юлы Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылына сәфәргә кузгалдык. Һәм шундый матур, безгә турыдан-туры катнашы булган чарага – хезмәттәшебез, шагыйрә, язучы, журналист Лилия Фәттахованың иҗат кичәсенә.

Шагыйрә турында

Иң элек шагыйрә турында берничә сүз. Бүгенге көндә иң актив иҗат итүче каләм ияләренең берсе ул. Аның өр-яңа, актуаль шигырьләрен социаль челтәрләрдә генә түгел, «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» кебек әдәби-мәдәни басмаларда да күрергә була. Ә менә «Көмеш кыңгырау» газетасы укучылары Лилия апаларын балалар өчен махсус язылган кызыклы шигырь-хикәяләр, язмалар авторы гына түгел, бәлки яшь хәбәрчеләрне бергә туплаучы, иҗатка җәлеп итүче остаз буларак та беләләр. Һәм шунысы аеруча сөенечле – безнең хәбәрчеләр арасында Лилиянең авылдашлары, Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында яшәүче малайлар-кызлар да бар.

Иң матур бәя

Әдәби-музыкаль кичәгә Лилиянең авылдашлары, якташлары – нәкь үзе кебек әдәбият, мәдәният яратучылар җыелган иде. Кичә шагыйрәнең липик һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләре белән башланып китте. Экраннан үзенчәлекле бер композиция, клип рәвешендә дә яңгырады алар. Чаллы Башы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары тарафыннан сәхнәдә дә башкарылды.

Әдәби кичәдә шагыйрәнең каләмдәшләре – танылган әдипләр, журналистлар, каләм әһелләре дә катнашты. Күренекле әдипләр Газинур Морат, Галимҗан Гыйльмановлар үзләре килә алмасалар да, кичә өчен махсус видеоязма әзерләп җибәргәннәр иде. «Лилия шигьрияттә генә түгел, прозада да көчле», дип бәя бирделәр аңа. Һәм Лилия иҗатына хас тагын бер үзенчәлекне – аның әдәбиятта инде онытылып барган мәсәл жанрын яңартуын билгеләп үттеләр.

Яңа Чишмә районында «Зирекле» музее хезмәткәре, төбәк тарихын өйрәнүче Мидхәт абый Газыймов Лилия Фәттахованың беренче иҗади адымнарын искә төшерде – Лилиянең «Таныйсызмы?» дип аталган беренче китабы әле ул район үзәгендә – мәгариф өлкәсендә эшләгәндә нәшер ителгән.

«Туган ягында зурланган шагыйрь ул бик бәхетле шагыйрь» – бу сүзләрне Чаллы язучылар бүлеге башлыгы, Тукай премиясе иясе Факил абый Сафин нәкъ менә әлеге кичә уңаеннан әйтте. «Бездә (мәдәният дөньясында) теге йә бу авылны шушы җирлектән чыккан билгеле кешеләр белән бәйләп кабул итү бар, – диде ул. – Чаллы Башын да киләчәктә Лилия Фәттахова авылы дип йөртергә мөмкиннәр».

Биючеләр һәм артистлар авылы

Шигырьләрдән тыш кызлар-малайлар безгә искитмәле матур биюләр, кызыклы тамашалар да бүләк иттеләр. Биредә «Ритм» һәм «Тамчы» бию түгәрәкләре эшли икән. Җитәкчеләре – бу әдәби кичәне оештыручыларның берсе, Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина. Икенче кызыклы юнәлеш – мәдәният йорты базасында балалар өчен «Өмет», өлкәннәр өчен «Заман» театр төркемнәре дә эшләп килә. «Заман» – райондагы бердәнбер халык театры ул. Балалар белән дә, өлкәннәр белән дә режиссер Гөлнара Сәләхова эшли. Чаллы Башының мәдәни хезмәткәрләре арасында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айсылу Әхмәтшина да бар әле. Менә шундый көчле «өчлек».

Тылсым

Иманым камил, безнең «Көмеш кыңгырау» укучылары хикәягә кадәр... шигырь язып карыйдыр. Рифма сайлау кызык бит ул! Әмма рифмадан тыш, шигырьдә әле бөтен дөньяны сыйдырырлык тылсым да була. Тылсымлы шигырьләр язарлык балалар тагын да килеп чыгар әле безнең Чаллы Башында. 

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев