Татар булу – җиңел түгел!
Бүген төп борчу, билгеле, балаларның татарча сөйләшмәве.
Туган телдән тәмам ераклашкан бер зур төркем милләттәшләребез турында мин әйтеп тә тормыйм, хәтта «Татар малае», «Татар кызы» кебек бәйгеләрдә катнашучылар арасында да татарчаны шул ятлаган шигырьләреннән артык белмәүчеләр очрый. Бер яктан бу шулай. Икенче яктан – балалар бик рәхәтләнеп безнең татар телендәге проектларга тартыла. Без үткәргән мастер-класслардан соң кабынып китеп газетага шигырь яки әкият яза. Бүген безнең белән даими элемтә тотучы балалар саны да инде дүрт дистәдән артык.
Татар теленә мөнәсәбәт... Бик күңелгә тия торган тема инде бу безнең. Дөрес, элек – мәгариф системасындагы аяныч үзгәрешләргә кадәр дә без татар теленең кулланыш даирәсе көннән-көн тараюын күреп тора идек. Ләкин аның әле мәктәпләрдә җитәрлек күләмдә укытылуына исәп тота, үзебезне һич югы шулай дип юата ала идек. Нәтиҗә без көткәнчә үк булмаганга, «югарыдагыларны», татар телен укыту методикасын, укытучыларны, һәм тагын әллә кемнәрне гаепләү мөмкинлеге дә бар иде бит әле безнең.
Бүген исә андый мөмкинлек юк. Татар теленең буыннан-буынга күчә-тапшырыла баруы бары тик үзебезнең җаваплылыкта гына булуын аңладык. Һәм шул ук вакытта «беттек» дияргә ярамаганын да аңладык шикелле. Телне саклау-үстерү системасы бүген (кичәгедән) начаррак эшли икән, димәк без – үзебез шулкадәрле яхшырак эшләргә тиеш! Тик ничек итеп?
БДИ – урысча, ә без – татарча...
Беренче чиратта, әлбәттә, әти-әни буларак. Бу сүзләргә бик күпләр шундук каршы төшәр: «Тел өйрәтүне гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый!» дияр. Билгеле, ярамый! Әмма шул ук вакытта гаилә факторын исәптән сызып ташларга да ярамый. Һәм бүгенге (катлаулы) шартларда – бигрәк тә. Әйе, бүген дөньяда глобализация бара, интернет-ресурслар урысча, БДИлар – урысча... Һәм бөтен нәрсә милли телләрнең үсешенә каршы булуына карамастан, без, әти-әниләр, балаларга туган телдә белем бирелүен хупларга тиеш. Моның бездән (баладан да, үзебездән дә) икеләтә хезмәт таләп итүен аңлаган хәлдә дә! Балага туган телне белүнең мөһимлеген аңлату да (ә бу зур үҗәтлек сорый) – һичшиксез безнең бурыч. Өстәвенә, зуррак шәһәрләрдә баланы татар бакчасына яисә гимназиясенә (шәһәрнең икенче башына, дип алыйк) илтү өчен матди мөмкинлек тә, вакыт та кирәк бит әле. Һәм баласының татар булып үсүен теләгән ата-ана биредә татар теленең күз буяу өчен генә түгел, чын-чынлап укытылуын да контрольдә тотарга тиеш.
Кызганыч, яшь вакытта моның мөһимлеген аңлап бетермисең. Бакчада, мәктәптә рус мохитендә укыган баланың телне бик тиз «йотып бетерәчәген» дә алдан күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә, бүген төп ышаныч әти-әнидән бигрәк әби-бабайларда. Аларда тормыш тәҗрибәсе зуррак. Ә буыннар арасындагы шушы милли-рухи бәйләнешне игътибар үзәгендә тоту бик мөһим.
Милли инструкция
Икенче бурыч – татар булуыңны беркайчан да исеңнән чыгармау. Урамда, җәмәгать урыннарында, эштә... Журналист Римма Бикмөхәммәтованың җәмәгать урыннарында татар телен куллану, телгә ихтыяҗны арттыру алымнары турында язган мәкаләсен (табып укыгыз әле, «Татар теле үсешенә ничек ярдәм итәргә?» дип атала ул) һәрбер татар кешесе инструкция итеп алырга мөмкин. «Без барыбыз да кибетләргә, кафеларга, хастаханәләргә, почтага, матурлык салоннарына йөрибез, җәмәгать транспортыннан файдаланабыз. Һәм бар җирдә дә татар телен кулланып була. Беренче булып үзебезгә татарча эндәшергә кирәк», – дип яза журналист. Һәм әдәпле итеп, елмаеп эндәшергә! Ягъни максат – канәгатьсезлек белдерү, тавыш-гауга чыгару булмаска тиеш!
Тагын бер мөһим момент. Сез игътибар итәсез микән – бүген милләткә файда китерерлек эшләрнең күбесе аерым кешеләрнең шәхси инициативасы белән башкарыла бит. Кемдер (максатчан төстә!) татарча блок ачып җибәрә, кемдер татарча челтәрле бизнес оештыра, кемдер үзенең интернет-сәхифәсендә танылган татар егетләре-кызлары, аларның уңышлары-җиңүләре турында язмалар урнаштырып бара. Интернет дигәннән – яшь кенә бер егет «Вконтакте»да рус телендәге канатлы сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп куюны гадәткә керткән иде. Бу тәрҗемәләр, әлбәттә, камиллектән хәйран ерак тора. Тик, урыс әйтмешли, «ну и что?» Бу очракта нәтиҗәдән бигрәк, ният һәм фидакарьлек мөһим!
Безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы Татарстан Язучылар берлеге белән бергә нигезләгән Шәүкәт Галиев премиясе дә (ул актив иҗатчыларга – дүрт балага һәм бер профессиональ язучыга бирелә) безнең редакция коллективы инициативасы белән оештырыла. Һәм, иң мөһиме – бу изге эштә ярдәм итүче милләттәшләребез дә, Аллага шөкер, табылып кына тора! Зур рәхмәт аларга!
Актив иҗатчылар, дигәннән...
Бүген төп борчу, билгеле, балаларның татарча сөйләшмәве. Кем кем, ә менә без – балалар матбугатында эшләүчеләр бу проблема белән якыннан ук таныш инде. Туган телдән тәмам ераклашкан бер зур төркем милләттәшләребез турында мин әйтеп тә тормыйм, хәтта «Татар малае», «Татар кызы» кебек бәйгеләрдә катнашучылар арасында да татарчаны шул ятлаган шигырьләреннән артык белмәүчеләр очрый. Бер яктан бу шулай. Икенче яктан – балалар бик рәхәтләнеп безнең Тик-токтагы «Тылмач», «Тел бистәсе» проектларына тартыла. Без үткәргән мастер-класслардан соң кабынып китеп газетага шигырь яки әкият яза. Бүген безнең белән турыдан туры һәм даими элемтә тотучы балалар саны инде дүрт дистәдән артык. Һәм алар, Аллага шөкер, көннән-көн артып тора. Кыскасы, очрашулардан без балаларның татар газетасына, гомумән, татар темасына битараф булмавын тоеп кайтабыз. Алар берсе дә «Нәрсәгә соң миңа татар теле!» дип әйтми. Кызганычка каршы, башлап моны без – әти-әниләр әйтәбез...
Инде үзебезнең хаталар турында
Бервакыт улымнан бер кызык фикер ишеткән идем: «Синең татарча белүең, синең «заслуга» түгел, кемнеңдер татарча белмәве аның гаебе түгел», дигән иде ул. Бер карасаң, чыннан да шулай бит. Мохитне бала үзе сайлап ала алмый. Әмма шуңа да карамастан, бездә татарча белмәгән кешене гаепләп карау бар. Интернет челтәрләрдә, аеруча Фейстбукта: «Чулпан Хаматова татармыни инде ул, Алсу татармыни?» кебек ачулы фикерләр бик еш очрый. Тик кеше үзен татар дип саный икән, татар инде ул, җәмәгать. «Юк-юк, без сезне кертмибез» дип милләт ишеген «ябып куярга» безнең бер тамчы да хакыбыз юк. Икенчедән, бу яман гадәт милләтнең тагын да тизрәк кимүенә генә китерәчәк бит. Бу бары тик минус.
Татар телен мәктәпләрдән кысрыклаганда укыту методикасын тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Методиканы бәяли алмыйм, анысы белгечләр эше. Әмма мин үзем бала татар телен яхшы үзләштерсен өчен мәктәптә татар теленнән тыш тагын ниндидер гамәли фәнне татарча укытырга кирәк, дип саныйм. Ягъни татар теле аңа татар теле дәресеннән тыш тагын нәрсә өчендер кирәк булырга тиеш. Класстан тыш чараларның да без гадәттә гореф-гадәтләргә багышланганын гына татар телендә үткәрәбез. Ә нигә, әйтик, психология, наркомания турында татарча сөйләшмәскә әле?
Психология, дигәннән, телне саклау мәсьәләсенә психологларны җәлеп итәргә вакыт түгел микән инде ул безгә? Юкса «Син бит татар, татарча белергә тиеш», «Татарча белсәң, барлык төрки халыкларны аңлый аласың» кебек бик күп кабатланган дәлилләр инде кире реакция бирә башлады кебек тоела миңа. Башка сүзләр, башка алымнар кирәктер, бәлки? Ничек уйлыйсыз?
Системага кире кайтсак
Шушы көннәрдә безнең редакциягә бер рус кешесе килеп керде. Үз эшен оештырган һәм менә хәзер бина ишегенә ике телдә дә язылган элмә тактасы ясап куярга кирәк икән. Безгә автомойка сүзен дөрес итеп (ягъни, «кеше көлмәслек итеп») тәрҗемә иттерер өчен килгән.
Элмә такталарындагы хаталар турында без еш язабыз. Әмма татарчага тәрҗемәнең башкарылу тәртибен бер дә искә-санга алган юк икән. Моның өчен, әйтик, эшмәкәр, предприятие хуҗасы кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш икән соң? (Редакциягә түгел бит инде!) Системага салынганмы бу? Һәм иң мөһиме – тәрҗемә бер төсле булсын өчен иң еш очрый торган сүзләрнең уртак исемлеге булдырылганмы? Моның белән шөгыльләнүче оешма турында ни өчен беркаян бернинди мәгълүмат табып булмый?
Әгәр инде системасы ук юк икән, элмә такталарны тәнкыйтьләүдән бер мәгънә дә юк ләбаса. «Автомойка» киләчәктә дә төрлечә – бер урында «Автоюдыргыч» дип, икенче урында «Машина юу урыны» дип тәрҗемә ителәчәк.
Мин моны ни өчен язам? Туган телне саклау, әлбәттә, барыбызның да уртак бурычы. Әмма хакимият турыдан-туры җаваплы булган тармаклар да бар бит әле. Элмә такталарның ике телдә дә булуы таләп ителә икән, аны дөрес итеп яздыру мөмкинлеге дә булырга тиеш. Һәм бу мөмкинлектән файдаланмаган өчен штрафы да каралырга тиеш. Шул чакта гына нәтиҗә дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев