Көмеш кыңгырау

«Моңлы дөнья» таныштырды

Сез гармун турында ни беләсез ул? Әйе, ул – уен коралы, матур...

Фәнис Ихсанов фотосы.

Ә менә Ислам Кадыйров белән Азамат Савганов аны бик яхшы беләләр. Ул алар өчен дус та, күңел ачу чарасы да, яраткан шөгыль дә. Егетләр гармун сузып җибәрсәме?!  Алар Сарман районы Җәлил бистәсеннән, ә без алар белән Чаллыда таныштык. Егетләр «Моңлы дөнья» халыкара фестиваль-конкурсның гала концертына килгәннәр иде. Бу – уен коралларында уйнаучылар бәйгесе.

Бу хакта тулырак:►  http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/challyda-moly-dnya-i-khalykara-festival-konkursny-gala-kontserty-buldy

Кайсы гына районнардан, төбәкләрдән катнашучылар юк монда, фестивальнең географиясе киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Владикавказ республикалары, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Зәй, Актаныш, Теләче, Әтнә, Әлмәт... Катнашучыларның саны да  байтак: 200 дән артык аерым башкаручы, 100 дән артык коллектив.  Бу чараның оештыручысы «Көмеш кыңгырау»ның якын дусты – Мамадыш якташлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Фәттахов. Бәйрәмне аның җитәкчелегендәге «Моңлы курай» ансамбле башлап җибәрде.

Концертны да карадык, катнашучылар белән дә аралашып алдык. Гримеркалардан курай, гармун, баян моңнары агыла. Чыннан да моңлы бер дөнья бит бу. Фестивальдә балаларның күп булуы безне бигрәк шатландырды. «Көмеш кыңгырау» дуслары артты. Безнең игътибарны җәлеп иткән кечкенә йолдыз – Шамил Вәлиев. Шамил Башкортостан республикасының Стәрлетамак шәһәреннән килгән. Кечкенә булса да, гармунда өздереп уйный.  Зал аны алкышларга күмде.

– Мин гармунга ике ел йөрим. Укытучым Радик Галимҗанов. Аның һәрбер дәресе кызык була. Бик күп конкурсларда катнашам. Монда килүемә дә бик шат. Юл озын булса да, күңелле. Үзем мәктәптә – 3нче сыйныфта укыйм, – дип сөйләде Шамил.

Игезәк егетләр Ранис белән Рамис Зариповларның да курайда уйнаганнары ошады. Алар –  Казан егетләре.

– Без 102нче мәктәпнең 4А сыйныфында белем алабыз. 13нче сәнгать мәктәбенә йөрибез. Дүрт ел курайда уйнарга өйрәнәбез. Монда безгә бик ошады. Уйнаучылар да күп. Башка курайчылар белән дә таныштык. Алар ничек уйный микән дип карап тордык, – дип сөйләделәр Казан курайчылары.

Кыскасы, бик тә күңелле чара булды бу. Катнашучылар да, җиңүчеләр дә күп булды. Сәхнәгә чыккан һәр бакшкаручының чыгышын авыз ачып карап утырдык. Чып-чын. Бирәк осталар бит, ә.

Ай Кызы. 

 

Гармунны беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң Вена шәһәрендә һәм Италиядә, ә узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Мәсәлән Тула, Саратов, татар гармуннары, хромкалар – әнә шундыйлардан.
       

Курай – тынлы музыка инструменты. Аның озынлыгы, төренә карап, 120-180 ммдан алып 450-1000мм га кадәр була.

Курай чыгарган аваз, тембр һәм динамик мөмкинчелекләре аның ничек ясалышына бәйле.

Курай эшләү өчен төп материал элек заманда кисеп киптерелгән урал реброплоднигы булган, әмма хәзерге вакытта заманча материаллар киң кулланыла, мәсәлән, шомартылган шпон һәм тимер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: