Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге премия тапшыру тантанасы булачак

Быел Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия икенче тапкыр тапшырыла.

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге премияне «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакцияcе һәм Татарстан Язучылар берлеге игълан иттеләр. 

Премиянең максаты – матбугат органнарының рухи тормышыбыздагы ролен күтәрү, яшь авторларыбызның активлыгын арттыру, газета битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү.

Быел Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия икенче тапкыр тапшырыла. Әлеге премиягә 2020 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән авторга һәм кызыклы шигырьләре, хикәяләре, журналистик язмалары дөнья күргән дүрт укучы бала лаек булачак.

Бүләкләү тантанасы 12нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X