Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы яшүсмерләре «Пушкин картасы» буенча 21 меңнән артык билет сатып алган

2021 елның 1 сентябреннән «Пушкин картасы» программасы эшли башлаганнан бирле, Чаллыда 21 меңнән артык билет сатып алынган.

Бу хакта Чаллы мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрәмиев матбугат конференциясендә уртаклашты.

«2022 елда сатылган билетлар саны буенча иң популяр чараларны атый алабыз. Бу — «Болгар» бию театрының «Сәнгать дөньясы», «Мастеровые» рус драма театрының «Гаепләү шаһиты» спектакле, Орган залы солистларының «Яңадан Раштуада бергә» концерты», - дип сөйләде Румил Кәрәмиев.

Бүгенге көндә проектта Чаллы шәһәренең 23 мәдәният, яшьләр һәм мәгариф учреждениесе катнаша.

«Пушкин картасы» буенча «Болгар» бию театры, картиналар галереясы, курчак театры, «Энергетик» мәдәният йорты, тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Визит» джаз оркестры, Сара Садыйкованың концерт залы, Аяз Гыйләҗевнең драма театры, «Мастеровые» рус драма театры, Орган залы, Игорь Лерман Камера оркестры, «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләре һәм башка оешмалардагы чараларны күрергә мөмкин.

Шулай ук, Румил Кәрәмиев программаның яңалыклары турында да искә төшерде. 2022 елдан башлап яшьләр спектакль, концертлар, күргәзмәләр белән генә чикләнмичә, төрле экскурсияләр, мастер-класслар, квестлар белән дә таныша ала. Аның лимиты 2 мең сумга артты һәм хәзер 5 мең сум тәшкил итә.


Бу темага тагын укыгыз ► Пушкин картасы: кирәкме-юкмы?

«Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булган фильмнар исемлеге


Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/v-celnax-s-nacala-puskinskoi-karty-prodano-biletov-na-12-mln-rublei-5855224?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев