Көмеш кыңгырау

ҮСКӘНЕН КӨТӘМ

***

Больницадан бәби алдык,
Кашлары кара, кыйгач.
Әни әйтә: ” Кунак җыйыйк,
Үсәр, – ди, – кунак җыйгач”.

Кунаклар күптән киттеләр,
Кич була да таң ата,
Бәби үсәргә уйламый,
Һаман бишектә ята.

“Бәбиегез үсәме?" – дип
Сорый һәр таныш-белеш.
Минем җавап һәрчак әзер:
“Ята бирә шул килеш”.

Аның белән бергә алган
Чебиләр дә үстеләр,
Очарга да өйрәнделәр,
Куначага күчтеләр.

Ул үскәнне көтә-көтә
Алты яшькә дә җиттем,
Сумка асып, чәчәк тотып,
Көзен мәктәпкә киттем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: