Көмеш кыңгырау

Рөстәм маҗаралары. Көтелмәгән хәл

Рөстәм, профессор Богдановны эзләп, гыйльми тикшеренү институтына килде. Төрле-төрле кабинетларны, лабораторияләрне карап йөри торгач, начальник биргән кәгазьдә күрсәтелгән бүлмәгә килеп җитте.

Ишек ачылганны көтте һәм эчкә керде. Тыштан бәләкәй күренгән бу бүлмә эчендә берсе-берсеннән зур булган тагын биш-алты бүлмә бар иде. Халатлар кигән, борыннарына күкле-яшелле күзлекләр таккан, резин бияләйләр белән коралланган кешеләр озын-озын өстәлләр янында нәрсәдер эшлиләр. Әнә берсе — чыкырдап кайнаган төссез сыекчага ап-ак порошок салды, ялт итеп ут күтәрелде, һәм төссез сыекча күз сокланырлык ямь-яшел төс алды.
—  Боларның    кайсысы    Богданов    икән? — Рөстәм, үз-үзенә  шул   сорауны  биреп,  өстәлдән   өстәлгә  күчеп йөрде, берсеннән-берсе кызыграк тоелган гыйльми тәҗрибәләрне күзәтте.
Ул иң арттагы бүлмәләрнең берсенә керде. Анда өстенә һәйбәт костюм кигән, йөзен җыерчык баскан, чәче коелып беткән, ләкин торышы-кыланышы белән таза күренгән кешене очратты. Рөстәм кергәндә, ул хәтфә пәрдәле тәрәзә янында басып тора иде, аннары каләм-кәгазь алып нәрсәдер язарга утырды.
—  Рөхсәтме? — дип сорады Рөстәм.
—  Юк! — диде чәче коелган кеше. Рөстәмгә ул хәтта борылып та карамады, бары тик эшеннән аерылып, өстәл кырындагы кнопкага басты.
Бүлмәгә хезмәткәр керде. Чәче коелган кеше, шулай ук борылып карамыйча, шелтә ясады:
—  Мин эшләп утырганда, бүлмәгә берәү дә кермәскә тиеш дип мең тапкыр әйттем. Бу хәтле аңгыра булырсыз  икән.   Барыгыз,  хәзер   мин  берәүне  дә  кабул итмим!
Хезмәткәр күңелсезләнеп чыгып китте. Рөстәмнең көләсе килде. «Профессор Богданов шул инде, күрәсең, бигрәк усал кеше икән»,— дип уйлады һәм, берничә минут дәшмичә түзеп торганнан соң, тагын сүз кушты:
—  Рөхсәтме?
Чәче коелган кеше каләмен ыргытып бәрде, «һич эшләргә бирмиләр, шайтан алгырлары!» — дип ачуланды, утырган урыныннан торып, ишеккә таба китте. Рөстәм аны тынычландырырга ашыкты:
—  Кәефсезләнмәгез,  профессор!   Бөтенесенә дә  мин гаепле. Мин рөхсәт сорамыйча кердем.
Чәче коелган кеше, күзләрен уа-уа, артка чигенде.
—   Күзләрегезне умагыз. Файдасыз...
—  Кем   сез?   Сезгә   ни   кирәк?   Күптәнме   монда? — Чәче  коелган  кеше,  курка-курка,  өстәл  янына   килде, яза башлаган әйберен алды һәм аны кесәсенә яшерде.
—  Мин — күренмәс   кеше.    Мин   кеше   куркытырга килмәдем, сездән киңәш сорарга килдем. Сез профессор Богданов бит?
Чәче коелган кеше, әллә курыкканга, әллә бүтән сәбәптән, туры җавап бирмәде, сорау рәвешендә эндәште:
—  Нәрсәгә сезгә профессор Богданов?
—  Ярдәм, гыйльми ярдәм сорарга килдем мин.
—  Мин   сезне   күрмим.    Басып   торсагыз — утырыгыз,— дип, чәче коелган кеше Рөстәмгә урындык күрсәтте, үзе дә утырды. Бераз тынычлана төшкәч: — Сөйләгез, мин тыңлыйм,— диде.
Рөстәм аңа барлык вакыйганы да сөйләп бирде, фронтка китәсе килүен әйтте, иске хәленә кайчан кайту-кайтмавын белергә теләп сораулар бирде. Рөстәм күреп торды: аның вакыйгасы чәче коелган кешене бик кызыксындырды — галимнең чандыр йөзендә гаҗәпләнү сызыклары, эчкә баткан соры күзләрендә хәйран калу сизелде. Рөстәм сүзен сорау белән бетерде:
—  Мин ялгыш  кермәдемме, сез  Богданов буласыздыр бит?
Чәче коелган кеше бу юлы да туры җавап бирмәде:
—   Юк, бик дөрес кергәнсез,— диде ул.— Ярый, мин сезгә кайбер ярдәмне күрсәтә алам. Ләкин башта әйтегез, сезне монда кем җибәрде?
—  Берәү дә җибәрмәде, үзем килдем,— диде Рөстәм. Чәче коелган кеше  аңа  инде ошамый башлады. Аның йөзе чирканыч, сораулары урынсыз  һәм  күңелсез тоела башладылар.  Шуңа күрә моннан соң ул аның бер генә соравына да дөрес  җавап бирмәскә,  аның белән сак булырга карар итте.
—  Сезгә ничә яшь?
—  Аның  ни   әһәмияте   бар? — Рөстәм   чәче   коелган кешенең янына ук килде һәм көтмәгәндә аның колагына    пышылдады: — Миңа    профессор    Богданов   кирәк. Кайда ул?
—  Менә мин ул. Тагын ниткән Богданов кирәк?
Рөстәм ник килгәненә үкенде. Богданов аңа сөйкемсез күренде һәм ярдәм итә алмас кебек тоелды. Ләкин шул вакыт ишек дөбердәттеләр. Чәче коелган кеше моңа кәефе киткәнлекне сиздереп:
—  Кем    анда?    Ярамый...    нәрсә   бар? — дип    кычкырды.
Ишек артында тавыш ишетелде:
—  Матвей  Кузьмич,  сезне  профессор  Богданов чакыра.
—  Ашыгыч  эш  белән  чыгып  киткән  диегез.— Чәче коелган кеше барып ишекне бикләде, ачкычны кесәсенә салды.
Рөстәмнең шулкадәр ачуы килде ки, ул башта ни әйтергә дә белмәде, аннары алдакчы галимнең алдына ук килеп басты һәм кычкырып әйтте:
—  Намуссыз   икәнсез!   Мин   сездән,   сез   профессор Богдановмы, түгелме дип, ничә мәртәбә сорадым. Нигә дөресен әйтмәдегез? Ачыгыз ишекне!
—  Тынычланыгыз,   хәзер   аңлатам.   Мин   профессор Богдановның ярдәмчесе булам.  Мин  аның бөтен  эшен башкарам. Ул үзе карт инде, ул берәүне дә кабул итә алмый.
—  Миңа  кабул  итү  кирәкми.  Ачыгыз...   Мин  үзем барып керәм.
—  Юкка   кызасыз,— диде   чәче   коелган   кеше.   Ул инде  хәзер  тавышын  мөмкин   кадәр   йомшартырга  тырышты:— Сез ярдәм сорап  килдегез.  Ул ярдәмне мин профессордан башка да күрсәтә алам. Шулай булгач, профессорның нигә кирәге бар? Телисез икән, мин аңа бөтенесен дә үзем сөйләп бирермен.
—  Ярдәм итә алсагыз, әйтегез: мин иске хәлемә кайта аламмы?
—  Минемчә, әйе.
—  Кайчан һәм ничек?
—  Анысын тикшерү күрсәтер.-
—  Нинди тикшерү?
—  Мин хәзер синең каныңны алырмын. Бик аз гына. Кан составы бөтенесен дә әйтер. Аннары ул канны икенче берәүгә җибәреп карасак, бәлки ул күренмәс хәлгә килер.
Рөстәм инде хәзер бер тамчы канының да никадәр кыйммәт икәнен аңлады. Ул уйга калды. Чәче коелган кеше шул арада шкафтан инструментлар, пробиркалар чыгарды.
—  Ашыкмагыз,  Матвей  Кузьмич!   Сез  мине  күрмәвегезне онытасыз. Канны ничек алмакчы буласыз?
—  Мин әйтеп, өйрәтеп торырмын... Сез үзегез алырсыз. Бу бик җиңел эш.
—  Җиңел булса да, мин риза түгел. Ачыгыз ишекне!
—  Нишләп риза түгел, куркасызмы әллә?
—  Курыкмыйм.
—   Шунсыз бит сезгә ярдәм итеп булмый. Рөстәм сынау соравы бирергә җөрьәт итте:
—  Шушындый кыйммәт канымны нишләп мин бушка бирим ди...
—  Миңа   бирәсезмени   аны?   Үзегез   өчен   ич...   Фән өчен, ил өчен...
—  Ул канны үзегезгә җибәреп, үзегез күренмәс кеше булырсыз дип уйлыйм. Бушлай бирәсем килми...
—  Юк   нәрсә  турында   кайгыртасыз   икән.   Сез   алтынга күмелерсез.
—  Кем күмәр алай?
—  Мин үзем күмәрмен. Ягез, башладык.
—   Башламый    торыгыз...    Ачыгыз,    мин    фронтка китәм.
—  Ахмак   икәнсез!   Алда   нәрсә   буласын   белмичә, фронтка китәргә ярыймыни?! Я, башладык.
Чәче коелган кеше Рөстәмне тотып алырга теләде, аның кулын, гәүдәсен эзләде. Рөстәм ишек ачуны таләп итте. Чәче коелган кеше йомшак сүзләрнең тәэсирен күрмәгәч, куркытырга кереште. Хәтта үзе чыгып киткәннән соң Рөстәмне тончыктырып үтерер өчен бүлмәгә газ җибәрәчәген дә әйтте.
Рөстәм сердән явыз рәвештә файдаланырга теләгән алдакчы галимнең эшен өзәргә карар итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: