Көмеш кыңгырау

Рәмис белән Симәр (әкиятнең дәвамы)

– Сез башка уенчыларга тупны бирмисез, икәү генә уйныйсыз – бу дөрес түгел. Уенда барысы да катнашырга тиеш, –дип, Йомкай аларга күрсәтмәләр бирде. Шуннан соң Рәмис тупны аю малаена типте; Симәргә килеп җиткәч, ул тупны Рәмискә түгел, керпе малаена тәгәрәтте. Шәп уйнадылар. Бу уенда сакчылар тиз җиңелде, аларның бераз кәефе төште төшүен.Тик беркем дә үпкәләмәде, үртәшмәде. Яхшы уйнаганнары өчен, Рәмис белән Симәрне мактадылар.

Ял итәргә туктагач, Йомкай:

–Безнең тагын агач башына менү уены бар. Анысы – теләгәннәр өчен. Тиеннәр рәхәтләнә инде, алар кебек җитезләр юк әлегә. Бәлки, үзегезне сынап карарсыз? – ди дә,малайларныиятреп китә.

Тип-тигез алан уртасында өч нарат үсеп утыра. Башына карасаң, кепкаң төшеп китә – болытларга тигәннәр инде менә. Күркәләре өстә генә икән, шуны алып төшәргә кирәк. Рәмис, Симәр һәм тиен малае Җилкәй шул наратларга менеп киттеләр берзаман. И менәләр, и менәләр... Малайлар әле наратның уртасына үрмәләгәндә, Җилкәй күркә тотып җиргә төште инде.

–Юк, бу уен безгә авыррак икән, – диделәр малайлар һәм өскә кадәр  менмичә җиргә төштеләр. Югыйсә, сабантуйларында сер бирә торганнардан түгел үзләре.

–Эшне ярты юлда калдырырга ярамый, сезгә яңадан ышанучы булмаячак бит, – дип, Йомкай наратка кире менәргә кушты.– Эшкә алынасыз икән, җаваплы булыгыз! – диде.

Рәмис белән Симәр нарат башыннан күркәләр алып төшкәч, үзләренең дә башлары күккә тигәндәй булды: рәхәт икән ул эшеңнең җимешен күрү!

–Әйдәгез, бил алышабыз! – дип малайлар үзләре тәкъдим ясадылар. Аю малайлары шуны гына көтеп торганнар диярсең, алпан-тилпән килеп тә чыктылар, икесе көрәшә дә башладылар. Аннан малайлар белән көрәш китте. Алпанкай да, Тилпәнкәй дә бик көчлеләр икән, кем белән көрәшсәләр, шунда ук аударалар да салалар.Рәмис, беркем күрмәгәндә, аю малаена аяк чалды да аны екты. Башта кул чаптылар. Ләкин алан кырындагы шар-чәчәк ысылдый башлады.Таякка таянган теге аю апа килеп тә чыкты, Рәмискә карап сөйләп тә китте:

–Бу хәрам җиңү. Алай көрәшү тыела. Көрәштә иң мөһиме – көч, алдашып җиңгәнне бүтән беркайчан да ярышка кертмибез! Чын спортчы намуссыз булырга тиеш түгел!

     Рәмискә бик оят булды. И ... алар малайлар белән сиздерми генә әллә ничекләр алдалыйлар. Димәк, алар чын спортчы түгел. Хурлык, дип уйлады ул.

     Йомкайның уеннары бетмәгән икән:

– Әйдәгез, әнә теге аланнан йөгереп киләбез. Кем беренче килә, шул иң тиз йөгерүче исемен ала!

     Рәмис Симәргә күз  кысты, янәсе, без җиңәбез. Алар бит авылда иң шәп йөгерүчеләр. Тик биредә йөгерә башлагач, Йомкай да, бүре малае да алга элдерде, Рәмиснең биек үләнгә аягы уралып хәле бетте. Симәр әле алданрак чаба. Шунда Рәмис: “Барысы да алда, бер мин артта. Хәзер әнә теге агачны урыйм да кирегә йөгерәм, беренче булып киләм. Берсе дә күрмәячәк”, – дип уйлады. Юлны кистереп, кирегә чаба башлаган иде, аланны уратып алган  шар-чәчәкләр бөтенесе берьюлы:

– Ыссссссс, – дип, җил чыгардылар, җирдәге коры яфракларга чаклы очып бөтерелә башлады.

Йөгерүчеләр тиз килеп җитте, Рәмисне уратып алдылар. Аю апа да килеп чыкты.

– Син бу юлы бик  яман эш кылдың. Башың һаман кырын гамәлләргә кызыга – сиңа җәза бирелергә тиеш.  Үзеңне акларлык нинди дәлил китерә аласың?

“Бигрәк яман эш, имеш. Без физкультура дәресләрендә мәктәп тирәли йөгергәндә, куаклар арасыннан юлны гел кисеп чабабыз...” Рәмис болар белән сөйләшеп тә тормыйм дигәндәй, чирәмгә барып утырды.

– Син, Рәмис, минем сүзләрне санламавың белән үзеңнең начар тәрбия алуыңны күрсәтәсең. Олылар шелтә белдерә икән, юкка түгел – киләчәктә зуррак хата җибәреп, бик каты бәлагә тарымасын, дип кисәтә. Кечкенә хаталар олы җинаятьләрнең башы булырга мөмкин ул. Вакытында ялгышуыңны аңлап, төзәл! Син үз алдыңда намусыңны югалтырга тиеш түгел беркайчан да! Йә, алдашырга сине нинди сәбәп этәрде?

– Мин... ни... юлны адаштым.

– Җавап дөрес түгел! Алда йөгергән Симәрнең зәңгәр футболкасы әле күздән югалмаган иде.

– Алайса, бу юлдан әйләнеп алар янына йөгерер идем.

– Рәмис, – инде аю апаның тавышы кырысланды, – әгәр тагын бер генә алдасаң, минем сиңа соңгы ышанычым бетәчәк. Дөресен әйт!

     Алдашу бик җиңел дә бит, ә дөресен әйтү... ай-һай авыр... Ләкин Рәмис аю апаның (һәм башкаларның да) ышанычын югалтырга һич теләми:

– Мин... җиңүгә омтылдым. Ләкин барысы да... тиз йөгерә икән... Ә минем барыбер җиңәсем килде, шуңа финишка юлны кистем, күрмәсләр дип уйладым...

– Ниһаять,  дөресен әйттең! Без аны барыбыз да белә идек, шулаймы, йөгерешчеләр? Ләкин Рәмиснең үз хатасын тануы мөһим иде. Бу бик авыр, барлык кешеләр дә әле аны булдыра алмый. Ә Рәмис афәрин, үз-үзен җиңеп, хатасын әйтеп салды. Моннан ары ул беркайчан да алдашмас, чөнки ул дуслар ышанычын югалтуның бик кыен икәнен аңлады , – диде аю апа, Рәмиснең аркасыннан җиңелчә генә кагып.

     Рәмис күңелендә горурлык хисе уянуын тойды. Ул урман патшабикәсенең ышанычын яулады! Алдашмаячак ул хәзер, хәрамләшмәячәк. Беркайчан да! Рәхәт булып китте: җиңелүдән курыкмаячак Рәмис, ә барыбер үз көчен сынап караячак! Менә яңадан старт урынына килделәр. Барысы да шатлыклы шаулашып алдылар һәм яңадан йөгерү ярышын дәвам иттеләр.

     Бу юлы Рәмис бик тиз чапты. Хәтта керпе малаен, кечкенә куянкайны һәм Симәрне узып китте. Куянкай кинәт җирдә тырпаеп яткан шешә ватыгына китереп басты да “ай!” дип чирәмгә тәгәрәде. Аның аягы җәрәхәтләнгән, үләнгә каны тамды. Моны башка җәнлекләр дә,  Рәмис тә күрмәде, ул инде алда йөгерә, ә Симәр күреп алды. Әгәр мин аңа ярдәм итеп калсам, керпе малае Энәкәй миннән алда киләчәк – хурлык инде, дип уйлады ул. Иң арттан киләсе килми шул.

– Куянкай, түз инде, мин хәзер ярыш беткәч, сиңа ярдәм итәрмен, финишка гына җитим дә! – дип, яралы куянны узып китте.

     Ул биш адым да китмәде, шар чәчәкләр төрле яктан ысылдарга тотындылар.

– Ярыш вакытында миһербансызлык кылынды, барыгыз да монда килегез! – дип, аю апа таягын болгап, йөгерүчеләрне куян янына чакырды. Үзе куянның тәпиен шифалы яфрак белән төреп бәйләп тә куйды.

– Нинди генә мөһим ярышлар булмасын, бәлагә тарыган иптәшегезне юлда калдырып китү – ул җинаятькә тиң гамәл. Кемнең дә булса гомерен куркыныч астына куеп җиңү яулау беркайчан да данлауга лаек түгел. Чын спортчылар ярдәмчел, мәрхәмәтле булалар!

– Мин кире килә идем, – Симәргә бик-бик оят булды, башы түбән иелде.

– Әгәр килергә уйлаган булсаң, бөтенләй үк өметсез түгелсең – сиңа ышанырга була. Әмма күпләп кан китү бик аяныч тәмамланырга мөмкин, шуңа бу очракта ашыгыч ярдәм кирәк иде, – диде дә аю апа,

куянны култыклап өенә алып китте.

– Ә сез ярышны дәвам итегез!

     Инде күңел төшкән иде, малайларның йөгерәсе дә килми.

– Ниятләгән эшне калдырырга ярамый, бу ихтыярсызлыкка беренче адым булачак, – диде Йомкай, старт сызыгын яңадан сызып.

     Йөгереш кабаттан башланды. Бу ярышта Рәмис белән Симәр җиңмәделәр, билгеле. Ләкин алар бик канәгать калдылар. Ярты көн эчендә күпме яхшы гамәл кылырга өйрәнделәр! Элек “бу бит начар” дип тә тормый, күпме ялгышлар эшләгән булганнар икән.

– Үзебезнең дусларны да хаталанмаска өйрәтербез, әйеме? – диде Симәр, әкрен генә.

– Әйе, Симәр, монда гадел булырга, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр безне, ярый әле килгәнбез. Хәзер уеннарда хәрамләшүне бетерәбез, башкаларның да һәр ялгышын төзәтеп барырбыз.

– Сезгә , урмандагы барлык җәнлекләр, зур рәхмәт. Аю апа, сез бик яхшы укытучы булдыгыз, киңәшләрегезне онытмабыз, рәхмәт әйтеп баш иябез, – диделәр малайлар кайтыр юлга чыккач. Җәнлекләр көлешә-тәгәрәшә аларны озата бардылар. Бу ике малай барысына да бик ошады. Чөнки кыюлар, тәвәккәлләр. Хаталансалар да, киңәшләрне тыңлыйлар, алдашмаска да, хәрамләшмәскә дә сүз бирделәр – алар менә дигән дуслар!

– Тагын килегез, без сезне көтәрбез, – дип, алан читендә басып калдылар. Шар чәчкәләр, таҗларын ачып, һавага аллы-гөлле нурлар чәчтеләр.

– Фейерверк!!! – диделәр малайлар беравыздан. – Искиткеч матур!

– Ә менә бу чәчәкләрне әниегезгә бүләккә җыегыз, – дип, аю апа зәңгәр кыңгырауларга һәм ак ромашкаларга күрсәтте.

     Кулларына серле чәчкә бәйләме тотып, тормышны матур гамәлләр белән бизәр өчен, малайлар авылга юнәлделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: