Көмеш кыңгырау

Кояш та бүген башкача: иркәләп һәм назлап карый...

***

МӘКТӘПКӘ БАРАМ

Урам буйлап китеп барам

Чәчәк тотып, сумка асып.

Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

 

Очрап тора минем кебек

Матур киенгән балалар.

Әни әйтә: «Мәктәпкә бит

Белем алырга баралар».

 

Ә ул «белем» дигәннәре

Һәркемгә дә җитәр микән?

Бик кирәкле әйбер дисең,

Без барганчы бетәр микән?

 

Әни көлә: «Хафаланма.

Барсына да җитә ул, – ди.

Акыллы һәм тырышларны

Кочак җәеп көтә ул», –ди.

 

Мин мәктәпкә китеп барам

Чәчәк тотып, сумка асып.

Янәшәмнән әни атлый,

Шат елмаеп, тек-тек басып.

 

БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ ИРТӘСЕНДӘ

Җитте беренче сентябрь,

Олы юлга аяк басам.

Минем өчен серле булган

Мәктәп ишекләрен ачам.

 

Кояш та бүген башкача:

Иркәләп һәм назлап карый.

Көзге җил дә, сыйпап кына,

Ипләп кенә чәчне тарый.

 

Әни әйтә: «Менә шулай,

Сизелми дә гомер үтә.

Яңа гына туган кебек,

Инде мәктәпкә дә китә».

 

Ә әтием: «Бу тормышта

Иң кирәклесе – белем, – ди.

Бүген синең иң шатлыклы

Һәм истәлекле көнең», – ди.

 

Дәү әнием, читкә карап,

Күз яшьләрен сөртеп ала.

Дәү әтием эшләпәсен

Әле кия, әле сала...

 

Дүртәүләшеп озаталар,

Юл буйлап китеп барабыз...

Ә үзләре әйткән була:

«Зур үсте инде балабыз».

 

 

КӨТӘМ

Көн дә иртән, бик тырышып,

Гимнастика ясыйм мин.

Аппетитым да ачыла,

Тәмләп-тәмләп ашыйм мин.

 

Уенчыкны, китапларны

Ватмыйм, ертмыйм – кадерлим.

Үз-үземне бик күптәннән

Мин мәктәпкә әзерлим.

 

Мәктәпнең дә әзерләнеп,

Беләм, мине көткәнен.

Түземсезлек белән көтәм

Белем көне җиткәнен.

 

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНӘМ

Быел иптәшләрем белән

Мәктәпкә барам.

Үзем белән китап, дәфтәр,

Каләмнәр алам.

 

Мәктәп чыңы үткән саен

Үзенә тарта.

Анда укыган кешенең

Белеме арта.

 

Мәктәпне мин яратырмын,

Бик тырышырмын.

Кулдан килгәнчә дусларга

Мин булышырмын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: