Көмеш кыңгырау

Җенле мунча

Алмаз Гыймадиевны котлыйбыз. 20нче июльдә (1972) аның туган көне.

Барысы да Гүзәлнең мәгънәсез әкиятләреннән башланды. Әгәр дә ул тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләмәгән булса, һәммәсе дә тыныч кына өйләренә таралышыр иде. Барый да дөм караңгыда Гафифә карчыкның мунчасына кермәс, ул кичтәге сәер хәлләр дә, бәлки, булмый калыр иде...
Барый дигәнебез — тугызынчы сыйныфны тәмамлап азапланучы бер авыл малае. Аның әле үзе төсле башкисәр дусты да бар. Алик исемле. Дөрес, тыштан караганда Алигы җитдирәк кебек, әмма чынлыкта икесенең дә акыллары бер чама. Укулары шәптән булмаса да, төннәрен авылда җил куып йөрергә яратсалар да, тәмам барып чыккан малайлар түгел үзе болар. Хәтта кайберәүләргә үрнәк булырлык сыйфатлар да җитәрлек үзләрендә. Әйтик, шомлылыгы белән өркетеп торган бака күленнән төнбоек өзеп алып чыгу, фермадагы мөгезе киселгән үгез янына керү яисә совхозның иң усал айгырына атланып йөрү дисеңме — боларны фәкать Алик белән Барый гына булдыра ала. Болары ерунда! Иң мөһиме — аларның ныклы максатлары бар: икесе дә, үсеп җиткәч, полиция хезмәткәре булырга җыена. Алигының инде «Комиссар Катани» дигән кушаматы да бар. Шуңа да Гүзәлнең җеннәр турындагы әкиятенә тамчы да исләре китмәде аларның.

...Җылы, тымызык язгы кич. Гөрләвек сулары яңарак кипкән, тыкрык буйларында урыны-урыны белән яшел үлән төртеп чыккан, яшь кычытканнар тырпаешкан. Урамда май башында гына була торган язгы саф һава: үлән, чәчәк исе. Иртәгә көннең җылы буласын хәбәр итеп, якындагы күлдән бака чүрелдәгәне ишетелә. Кичке караңгыда быж да быж май коңгызлары оча.
Авылның бу очында яшәүче бала-чага, яшь-җилкенчәк, гадәттәгечә, иске мәктәпнең спорт мәйданчыгына җыелды. Теге очта мәһабәт яңа таш мәктәп кукраеп утыра. Аның спорт мәйданчыгы да моның хәтле ике бардыр! Юк, анда бармыйлар. Күнегелгән гадәт буенча кичләрен һәммәсе бирегә килә. Зуррак малайлар челтәр тарттырып волейбол уйный, кызлар өер-өер булып сөйләшеп утыра, ваграк бала-чага велосипедта куыша.
Барыйлар да башка көннәрдә төрле уеннар белән мавыга иде. «Бозык телефон», «Өчташ», «Ак кирәк, күк кирәк» — аларның иң яраткан уеннары. Бүген — әллә май башындагы бәйрәмнәрдә бакча казып арыганнар, әллә башка сәбәптәнме — никтер уеннарны башлап җибәрүче булмады. Өеп куелган иске бүрәнәләр өстенә тезелешеп, көнбагыш чиртә-чиртә, җыен юк-барны сөйләшеп утыра бирделәр. Инде күктә беренче йолдызлар кабынды, якындагы абзардан, саташып, әтәч кычкырып куйды, кайдадыр сыер мөгрәгәне ишетелде...
—  Малайлар, йолдызларда кеше яши микән?
—  Планетада диген!
—  Барыбер инде...
—  Яшиләрдер, бәлки...
—  «Бәлки» түгел, тучны яшиләр!..
—  Ә җеннәр дөньяда бар микән?..
—  Бар ди сиңа!
—  Нишләп булмасын?..
Моны әлеге дә баягы Гүзәл — Барый белән Аликның сыйныфташы, чегән кебек кап-кара чәчле, шомырттай кара күзле, почык борынлы чая кыз әйтте.
—  Нәрсә, әллә җен күргәнең бармы?
—  Әби күргән.
—  Кайсы, теге сукыр әбиеңме?
Гүзәл, Барыйның төртмәле сүзен ишетмәмешкә салышып, кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карый-карый, бик тә ышандырырлык итеп сөйләп китте:
— Беләсезме, кызлар... Беркөнне сыер көтүдән кайтма ды безнең... Ие, теге юньсез сыер инде... Кичке эңгердә эзләргә чыгып китте моны әби. Ферма буеннан үтеп барганда, беләсезме нинди тавыш ишеткән ул?! Эскерт артында сулык-сулык килеп бала елый, ди! Шулай бәби тавышы белән алдалап, эскерт артына җен чакыра икән. Ярый әле әби бармаган. Ә бала тавышы бераздан үкерүгә әйләнгән...   —   һәммәсе  кызыксынып   Гүзәлгә  төбәлде. Кыз исә, мондый игътибардан ләззәтләнеп, бармаклары белән чәч толымнарын бөтәрли-бөтәрли, күзләрен очкынландырып сөйләвен дәвам итте: — И курыккан әби, и курыккан, шундук өйгә йөгергән! Сыерны әти белән икәү апкайттык, шунда әти теге эскерт артына да барып килде. Беркем юк, түлке әллә нинди эзләр бар, ди...

«Телефонлы кәҗә» китабына (2013) кергән «Үзең булып кал» повестыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: