Яз
Әмирнең өр-яңа шигыре.
Бик яратам мин язны,
Аның җылы көннәрен,
Яратмасам да сазны,
Көттем язның килгәнен.
Өстә – күк иксез-чиксез.
Аста – дымланган үлән.
Кайбер җирдә саз – диңгез,
Кайбер җир инде кипкән...
Кайбер җирдә кар калган.
Кайбер җирдә су салган.
Бу суларның саф тәмен
Һава үзенә алган.
Урманнарда җәнлекләр
Кышкы йокыдан торды,
Беренче үсемлекләр
Җирдән уянып чыкты.
Мин саф һавада йөрим
Үземнең апам белән,
Кошлар үзгә пышылдый
Төрле тавышлар белән.
Дулап сызгырган суык,
Төнлә катырган булып.
Кояш күргәчтен кача,
Ага гөрләвек булып.
Гөрләвек шундый көчле
Китәсе килми бездән.
Я ул базларга керә,
Күперне алып китә.
Көчле булса да, суык,
Инде вакытың әз генә.
Килә яз атлап, йөгереп,
Без яратканны сизә.
Комментарии
0
0
БИК матур шигырь. Тик...кошлар пышылдамый, сайрый
0
0