Яшәү көче (нәсер)
Зимфира Исламованың булган хәлгә нигезләнеп язылган әсәре.
Табигатьне сез “җансыз” дип уйлыйсызмы? Берни сизми, авыртынмый, шатланмый; яшәргә һәм үзеннән соң яңа токым калдырырга омтылмый дип беләсезме? Ялгышасыз...
Табигать – тере җан. Ул, безнең кебек үк, тоя, елый, көлә, көрәшә... Һәм аның яшәргә омтылышы безнекеннән ким түгел, дияр идем. Ташны тишеп чыккан үлән һәм чәчкәләрне күреп тә, моңа инанырга мөмкин. Кыядан үзенең тамырларына ябышып, асылынып үскән мәгърур агачларны күргәнегез бармы? Аларның җелегенә нинди көч, нинди куәт кирәк! Иске кирпеч биналарның диварыннан үсеп чыккан агачларның фотосурәтен интернеттан табарга була – нәни орлык кирпеч арасына очып төшеп ябышкан да агач булып үсеп чыккан... Ә мин башка серле могҗизага тап булдым. “Могҗиза” дим, чөнки бу күренешне гади сүзләр белән аңлатырлык түгел.
...Тәрәзәмә җәй кояшының шаян нурлары чиртү белән, күзләремне ачтым. Бүлмәм алтын нурларга коенган – шундый матур таң ата! Торып, радиоалгычымны кушып куйдым да иртәнге мәшәкатьләргә чумдым. Талгын гына агылган җыр астында үзем дә йөзеп йөргән кебек: җиңел, рәхәт...
Тизрәк бакчага чыктым. Бакчада да нәкъ минем халәт – чәчкәләр, елмаеп, балкып утыра; агач яфраклары, җемелдәшеп, миңа күз кыса. Кош сайрый. Шундый матур сайрый – сандугачтан ким түгел! Аның нәни генә икәнен беләм, кайчак күреп тә алам – бу бакчаның сакчысы ул. Куаклыкта оя ясап, бала чыгара һәм җәй буе үлән араларыннан бөҗәкләрне чүпли, чебен аулый. Мине таныган кебек тә үзе, тимәсемне белгәнгә, өрекми. Әле мин үзем аны усал песиләрдән яклыйм.
Сукмагым аска – таллыкка төшә. Сул якта яшь юкә агачы кояшта иркәләнеп утыра. Аны мин берничә ел элек урманнан алып кайтып утырттым. Бик кечкенә иде ул. Кояш нурларыннан саклап, салкыннар җиткәч, төреп кенә тоттым. Инде, күз тимәсен, чибәр кәләш кебек. Чү... әллә ялгыш күрәмме? Юкәмнең бер ботагында кечкенә саргылт чәчәкләр лабаса! Чынмы бу, дип якын килеп карадым – теп-тере юкә чәчәкләре минем йөземә текәлделәр. Бу бит кышын кар астында каерылып сынган ботак... Мин аны, бәлки, бөтәшер, дип, кар сулары сеңгәнче үк, кәүсәсенә терәтеп бәйләп куйган идем; әнә, зәңгәр тасмасы сүтелмәгән килеш... Ашыгып, юкәмнең һәр ботагын тикшерергә тотындым: чәчкә эзлим. Юк!.. Башка бер генә ботак та чәчкә атмаган. Могҗиза!..
Сихерләнеп, һаман басып торам. Күзләремдә яшь. Кызгану яше түгел алар – ул хисне мин юкәнең иң матур ботагы аска каерылып төшкәнен күргән көндә кичердем. Бөрегә тулышкан ботакны сыйпый-сыйпый еладым. Бәйләп куюым да шул бөреләр яфрак ярырга булса да өлгерсеннәр дигән максат белән эшләнде. Яз, шаулап, бар тереклеккә җан өрде – агач-куаклар төймә-яфракчыкларга күмелде. Мин көн дә юкәмнең шушы ботагын сыйпап китә торган булдым: “үлмә генә, бу тормышның ямен күрергә насыйп булсын сиңа да...” дип, үземчә ялвардым...
Ишетте ул мине – соңлабрак булса да бөреләр уянды: яфракчыклар күзен ачты. Кайрыда гына калган ботакның әни кәүсәсенә сыенып, аннан яшәү суты алып яфрак яруы миңа олы шатлык булганын аңлау кыен түгелдер. Монда, билгеле, Ананың үз баласын ничек яратуын, аны ничек саклавын, турый-турый йөрәген дә балага бирүен искәртми булмый! Әни юкә авыру ботагын дәваларга үзенең бар яшәү көчен куйгандыр, җанына сут өргәндер...
Ә менә чәчкә атуын ничек аңлатырга белмим. Минем бер урында катып торганыма аптырап булса кирәк, арттан килеп, кызым эндәште:
– Әни, бер-бер хәл бармы әллә?
– Менә, кызым, кара әле, чәчкәләр... Нәкъ теге ботакта!
Инде кызым да, соклануын яшерми, хисләрен шатлык авазлары белән тышка чыгарды. Юкәнең авыру ботагы турында өйдәгеләр дә хәбәрдар иде. Инде бу күренешне фәнни яктан ничек тә булса аңлатырга кирәк бит – кызымның беренче фикере йөрәккә май якты:
– Әни, сиңа рәхмәт йөзеннән чәчкә аткан бу ботак...
Елмаюымны югалтмый, мин катгый чынбарлыкка кайтам:
– Бу юкәгә иртәрәк бит әле чәчкә атарга. Мин аны киләсе елларда гына көтә идем. Бу көчне каян алган соң ул? Башка ботакларга мөмкинлеген бирмәгән бит.
– Бәлки, агачлар да, кешеләр кебек, авыру баланы ныграк карыйлардыр, иркәлиләр, тәмле ашаталардыр? Шуңа бу ботак туклыклы матдәләрне күбрәк алгандыр; тизрәк өлгергәндер дә чәчкә аткандыр?
– Бәлки... – диюдән башка чарам калмады.
Комментарии
0
0
Афэрин, Зимфира
0
0
0
0
Могҗиза! Ходай Тәгаләнең кодрәте киң бит
0
0