Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Блоглар

Тамырлы «берле»

Тамырлы «берле»

Улының, дәфтәре өстенә иелеп, мышный-мышный нидер эшләвен күреп алган Хәмит аяк очларына гына басып өстәл янына килде.

Кып-кызыл хәрефләр белән чуарланып беткән дәфтәрдә чекерәеп торган «берле»не күргәч, сызгырып ук җибәрде:

– Бәй, «берле» куялармыни әле һаман??

Атасыннан яшерелергә тиеш эшнең барып чыкмавын аңлаган Азат:

– Куяла-а-а-ар! – дип сузды. – Әминә апа куя әнә! Таякка таянып кайт, ди. Оят булсын, ди.

– Синеке тамырсыз икән әле, – дип көлемсерәде ата кеше. – Безнең апа бу кадәр «кызыл» биткә тамырлыны да жәлләмәгән булыр иде.

– Тамырлы «берле» булмый инде, – атасының ачуланырга исәбе юклыгын күргән Азат кыюланып китте. Үзе бетергеч белән яртылаш «ашалган» «берле»сенә күз салды. Юка дәфтәр битенең нәкъ уртасында бармак башы чаклы гына тишек ул сөмсез «берле»не бераз йотса да, аңлаган кешегә аңларлык иде: бу урында иләмсез зур «берле» булган!

– Була! Безнең апада тамырлысы да, тырмалысы да була иде!

***

Хәмит беренче сыйныфны күрше урыс авылында тәмамлады. Икенче сыйныфта исә үз авыллары мәктәбендә укый башлады. Татарча яздырылган беренче диктантта эләктерде ул «тамырлы берле»сен.

Әле дә истә. «Җ» хәрефе шыплап тулган диктант иде ул.

«Җәмилә белән Саҗидә, кечкенә чиләкләрен алып, болынга җиләк җыярга киттеләр. Өлгер Җәмилә тырысын бик тиз тутырды. Ә Саҗидә җиләкләрне өзә торды, авызына каба торды...»

Хәмит татар хәрефләре дә булуын белми иде әле ул чакта.

«Җәмилә» сүзендә үк төртелеп калды. Әлфия апасы ул сүзне ничектер йомшак итеп, нечкә итеп әйтә. Күрше авыл Мариваннасының нечкә сүздә «ь» билгесе куела дигәнен яхшы хәтерләгән малай «Жьамильа» дип язып куйды да, туктап калды. Сүзне сызып атып, «Жямиля» дип язды. Анысы да дөрес түгел кебек тоелды. Бу сүз – «Жимиля», аннары «Жэмилэ» булып үзгәрде. Яңа сыйныфташлары җөмләне язып бетергәндә, Хәмит «чиләк» сүзе белән азаплана иде. Дөньяда әле «ә» хәрефе дә барлыгын башына да китермәгән малай бу сүзне дә берничә төрле язып карады. «Чильэк» сүзе иң дөресе дигән уйга килгәнче, өч сүзне язып, сызып өлгергән иде инде ул. Иң үзәккә үткәне өч кенә хәрефле «өзә» сүзе булды. Укытучы апасы матур итеп авызын бөреп әйтә дә бит, малай яза башлагач, әле «о» , әле «у», әле «э» рәвешен ала торгач, бу сүз дә җиңелде тагын. Телен чыгара-чыгара «озьэ» дип язып куйганда, башкалар инде каләмнәрен куеп, язганнарын тикшереп утыра иделәр. Ул да авыр сулап дәфтәренә күз салды. Сызып-бозып атылган сүзләр арасыннан түбәндәге сүзләрне укырга була иде әле: «Жэмилэ белэн Сажидья  чильэк.  Жильяк китте. Ульгирь бик тиз тутырды. Сажидья озьэ».

Икенче көнне Әлфия апа аның дәфтәрен кулына бер алды, бер куйды. Нидер әйтергә дип авызын да ачкан иде, тик дәшмәде. Хәмитнең дәфтәрен сүзсез генә парта өстенә салды.

Дәфтәр битенең дүрттән берен алып кукыраеп утырган «берле»нең астына аркылы озын гына сызык сызылган. Ул сызыктан аска таба тармакланып тагын дүрт-биш сызык төшеп киткән иде.

– Тамырлы берле сиңа бүген, Хәмит.

Хәмит күзләрен тутырып апасына карады. Класста пышын-пышын килгән тавышлар ишетелеп китте. Партадашы Нәфисә көлеп җибәрмәс өчен авызын каплады.

– Апа, андый билге булмый ич.

– «Бишле»гә чаклы үсәр өчен тамырлар кирәк булыр шул бу билгегә, балам. Тырышсаң, бик тиз үсәр ул, – дип, аның башыннан йомшак кына сыйпап куйды Әлфия апа.

Әтисенең хикәятен дәшми –тынмый тыңлап торган малайның авызы ерылды:

– Үстеме соң?

– Икенче сыйныфны ударник булып тәмамладым мин, улым.

– Минеке дә...үсәрме? – Малай төссезләнгән тишек «берле»сенә карады. – Минекенең тамырлары юк бит.

– Тырышсаң – үсәр. Синеке бигрәк нык булып басып тора әнә. Ул мактанчыкны гына җиңмиме соң минем улым? – Әтисе аңа үз итеп күз кысып алды.

Бетергеч белән дә юкка чыгарга теләмәгән үҗәт, тәкәббер «бер»ле кечерәеп калган кебек тоелды Азатка. Ул да малайның укуга ныклап тотынырга исәбен сизде бугай. Ялкаулыгын җиңмәскә! Әтисе улы ич ул!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тәрбияви әсәр, йомшак телле, матур язылган.