Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Тәкәббер тәкә (әкихикәя)

***

Яшәгән ди, булган ди, хәзерге заманда бер тәкә. Аның исеме Кәкә булган һәм ул Югары Кикерек авылында, Кирлемин исемле адәмнең лапасында яши иде. Бу гади татар авылында, гади татар кешесендә яшәгән мал кисәкчеге бик гади тәкә түгел, чөнки аны аерып тора торган сыйфаты — тәкәбберлек иде. 

Югары Кикерек авылындагы кешеләрдә дә бу сыйфат шулай ук киң таралган иде. Андагы кешеләр үзләре дә каян килә икән бу сыйфат безгә дип бераз сәерсенәләр иде. Ул кирелек эчкән судандыр, сулаган һавадандыр, йөргән юллардандыр, биек калкулыклардандыр, ашаган икмәктәндер, безнең туфрактандыр, сөйләшкән сүзләрдәндер, бәлки бабаларыбыз шундый булгандыр дип уйлаучылары да бар иде хәтта. Югыйсә күрше авыл кешеләрендә әлеге сыйфат юк иде.

Мал хуҗасына охшый диләр, тик Кәкә исемле тәкә үзенең хуҗасы Кирлеминнән дә тәкәбберрәк иде. Ул хуҗасын бик үк яратмады, чөнки Кирлемин малларын, бигрәк тә Кәкәне лапас бүлегеннән бик сирәк кенә чыгара иде, шуңа күрә лапасның ишеген ачуга ук Кәкә үз бүлекләреннән качарга тырыша иде. Бу тәкә бик тә ирек яратучан, кайда нәрсә күрсә, шунда барасы, китәсе килә иде аның. 

Көннәрдән бер көнне, хуҗалыктагы булган барлык малларның колакларына тамга салырга яки төрле төстәге тузган кием кисәкләре тагарга дигән карар кабул ителде һәм эшләнде.

Өч кеше, берәм-берәм малларны бүлекләреннән чыгарып тамга тага тордылар. Чират Кәкәгә җитте. 

Кәкә башта үзен тоттырырга теләмәде. Башта ул лапаста кычкырып «бә-ә, бә-ә!!!» дигән тавышлар чыгарып, башка сарыклар арасына чабып кереп аларны куркытып йөрде, аннары ишегалдына чыгып чапты. Биш минут буе аны куып йөреп тирләп пешкән Кирлемин аны ниһаять тотып алды һәм күтәрде. 

— Бу тәкәгез бигрәк кире, – диде күршесе Зармоң. Кирлемин аны гел авыр эшләр башкарасы булганда үзләренең хуҗалыгына булышырга дип чакыра иде. Зармоң да шулай берәр әйберне эшләр өчен ярдәм сорап керә иде.

– Әйе. Кәкә — тәкәббер тәкә, – диде Кирлемин. 
— Хе, Кәкә? Безнең авылда олы кешеләр генә куллана торган сүз бит бу. 
— Җиһангир абый кушты инде аңа шулай! — дип искә төшереп көлемсерәп куйды Кирлемин. 

Кара күзле, күзне камап алган кара таплы, аклы-каралы төстә һәм бик зур гәүдәле, бөтерелә-бөтерелә бара торган мәһабәт мөгезле, соры аяклы тәкә болай дип кычкырды аларга:

— Сез мине ычкындырыгыз! Туйдым бит шушы бүлектә ятып. Бер кая чыкканым юк. Бернәрсә күргәнем юк. Нәрсә эшлиләр инде тагын? Минем колакка нәрсә тыгалар! 

— Ну сезнең тәкә бигрәк үзенекен итәргә ярата, бәйләнгән аягы белән тибә алмагач, яткан җиреннән башы белән китереп бәрде, кулым сырлы-сырлы мөгезе астында калды, хәтта сырлары да кулымда уелып калды, — диде әле генә кулы Кәкә тибүдән кызарып шәмәхәләнгән Зармоң.

— Әйе, ул шундый! Тизрәк бәйләп бетерик тә... Аңа ышансаң, тагын нидер эшләр кебек. 

Колагын тишеп төсле чүпрәкләрне таккач, тыпырчына торган һәм башы бирә торган тәкә кире үз бүлекчәсенә ябып куелды. Күршесе шәмәхәләнгән һәм шактый шешкән кулын уыштырып өенә кайтып китте. Кирлемин калган ике тәкәсенә тамга чүпрәкләрен үзе генә такты, чөнки алар Кәкәдән тынычрак һәм тыңлаулырак иделәр. Ә бу вакытта Кәкә лапастагы булган барлык җан ияләренә барлык зарларын түкте. Аның тавышын сыер да, үгез дә, хәтта казлар, күмеп китә алмый. Аның белән лапаста каты итеп һәм озак итеп кычкыру буенча бары тик ябык әтәч кенә ярыша ала иде. Алар, гомумән, ул ярышны икесе берьюлы башлый һәм ярыша-ярыша яртышар сәгать чамасы тырышканнан соң гына берәрсенең җиңүе белән тәмамлана.

Беркөнне Тәкә бәхетенә каршымы әллә бәхетсезлегенә каршымы бүлекчәнең бер коймасын тибеп аударуга иреште. Шуннан ул лапастан, кабат капкадан чыгып качты. Авыл чатлары буенча котырып чапканда юл читендә балалар һәм өлкәннәр очрады. Аның тәкәсе авыл буйлап чабуы турында хәбәр Кирлемингә ватсаптагы авылдашлар группасына язганнардан килеп җитте. Ул группага теләсә нинди юк-бар хәбәрләр язылмый, ә язылган очракта группа чүп белән тулудан курыккан бик белдекле Рәзилә аларны шундук алып ата торды.

Авыл өчен аеруча кирәкле хәбәр булганга Кәкә турындагы хәбәр тиз таралды. Урамда кешеләр Кәкәнең зур кара каймалы күзләрен күрүдән һәм котырып чабуыннан котлары очып я акырып елый башлады, я өйләренә кереп качтылар, чөнки күз кырыендагы таплары аның күзләрен тагын да куркынычрак итеп күрсәтә иде. Хәтта зуррак өлкәннәр аны күреп каушап калды. Аның чабуы да чабу төсле генә түгел, ә сикергән саен бишәр метр биеклектәге сикереш ясап чаба иде.

Шулай чапкан мәлдә каршына килүче председатель машинасының алгы капотына килеп төшүе булды, тәрәзәсенә карап анда председательнең күз карашы белән очрашты. Бу усал карашларданмы, машинаның тәрәзә пыяласы зыңлап куйды. Шул мәлдә тәкә тагын биш метрга сикереп төшеп чапты. Менә тәкә яңа омтылыш белән сикереп бер йорт турыннан өченче йорт турына бу юлы сигез метрга телепортация ясады. Ашыгып кына өенә кайтып килүче председательгә бу котырган һәм үзеннән курыкмыйча машина өстенә сикерергә җөръәт иткән хайван бер дә ошамады. Тәкәне куып йөрүче хуҗасы Кирлеминне күргәч зәңгәр төстәге футболка кигән председатель хәтта машинасының кабинасыннан төште һәм телгә килде.

— Карале, Кирлемин, мондый тәкә авылда гына түгел тирә-якта бер генәдер. Минем машинаның тәрәзәсен әздән генә коеп төшермәде. Мондый ук усал һәм көчле малны күргәнем юк иде.

Кирлеминнең тәкә артыннан йөгерә-йөгерә хәлләре тайган, аның эндәшерлек хәле калмаган. Тәкәнең һавадан сикереп кире җиргә килеп төшкәндә чыккан тавыш аңа клубтагы колонкадан чыккан басс музыка тавышы кебек ишетелә иде аның колагына. Ул председательгә бары «Әйе» дип кенә әйтә алды.

— Әйдә, Кәкә, алай булгач быелгы Сабантуйга тәкәне синнән алабыз. Иртәгә бит инде ул. Тизрәк хәл итәргә иде.
— Әле бит аны тотарга кирәк. Кәкә ул минем тәкәнең дә исеме. Үзем генә тота алмам кебек. 
— Кача бит тәкәң. Әйдә бергәләп тотабыз, риза булсаң, Сабантуй өчен, бүгенгә безгә ябып торырбыз.

Авыл башлыгы Равил белән урамнар буйлап аның артыннан машина белән куу, тизрәк нәтиҗә бирде. Авыл урамнарын, барлык чатларын бишәр кат ураганда тәкәнең хәле китә башлады. Хәсби апаның йорты капкасына сикереп килеп аның бер калаен бөккәч кенә башын җиргә терәп хәл җыеп тора башлады. Шул мәлдә аны зәңгәр футболка иясе Равил тотып алам гына дигәндә, Кәкә арткы ике аягына күтәрелеп, сикереп телепортация ясыйсы иде, тик Равил кечкенәдән бозаулар, сарыклар, тәкәләр куып тотып үскән кеше буларак шул елгырлыгын онытмаган иде.

Равил Кирлемин өчен ят булган ниндидер алым белән һавага сикереш ясап тәкәне тотып алды да, ике мөгезен эләктереп өстенә менеп тә атланды. Тәкәнең кыяфәте мескен иде. Дүрт аягын каршы терәп күпме генә каршы килсә дә, Равилнең юан йодрыкларыннан ул инде ычкына алмады.

— Кәкә, тәкәңне Сабантуйга дигәнгә каршы килмисеңдер бит?
— Равил абый, әйттем бит сезгә, Кәкә ул тәкәнең исеме. 
— Иии, беләсең бит, кәкә сүзе бездә генә якын итеп, теләсә кайсы кешегә әйтелә. Менә күршедәге Түбән Кикрикүк авылын гына ал, алар бер-берсенә эндәшер өчен «олан», «наным» һәм тагын әллә нинди күңелгә ятышлы сүзләр куллана. Бездә андый сүз берәү генә, ул «Кәкә». Син риза булсаң әйдә без бу малны минем лапаска куеп торыйк бүгенгә. Акчасын сиңа хисапчы бирер.

— Ярар, — дип кенә әйтә алды Кирлемин. Аңа бу мал белән хушлашу никтер бик кызганыч иде. Аның үзенең кыяфәте дә кызганыч иде шул, битендә һәм кулларында тәкәсе бүләк иткән күгәргән урыннар, фингаллар күп иде. Башта өч сәгать буена шул «башбирмәс җенне» куалап талчыккан, йөгергәндә ташка абынып, соңыннан машина белән куалап аның әйтерсең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде.

Төнлә йоклаганда да төшендә тәкәсен күреп саташты. Лапасындагы калган маллар тәкәббер тәкәнең тавышы булмавына рәхәтләнеп калдылар.

Иртәгә Сабантуй буласы көн, мөгаен авыл кешеләре өчен иң тынгысыз, ләкин иң күңелле көндер. Көн бары авыл башлыгы һәм Кәкә өчен тыныч үтмәде. Тәкәне тотып күп тә үтмәде, Равилгә шалтыраттылар «авылга важный кунаклар киләчәк», шуңа күрә Сабантуйга һәм кунакларны каршы алуга әзерлекне яшен тизлеге белән көчәйтергә кирәк иде. Лапастагы тәкә турында бәлки оныткан да булыр иде, тик ул тәкәббер зат онытырга ирек бирмәде. Аның бер сәгать чамасы акырганын Равилнең тирә-як күршеләре рәхәтләнеп «тыңлады». Бу тавыш тагын да дәвам иткән булыр иде, тик аңа элеккеге хуҗасындагы кебек су да, азык та бирүче булмагач, тәкә җиңелүен таныды, хәлсезләнде.

Авыл башлыгы тиз генә бюджет эшчеләрен чакыртып бер өлешенә авылның әйләнә-тирәсендәге чүп үләннәрен чабарга, олы юлдан авылга килүче юл буендагы баганаларны акшарларга, урамдагы торбаларны буярга, берләренә Сабантуй аланы янәшәсен чүпләрдән чистартып, юып, уеннар өчен кирәкле корылмаларны әзерләргә, тәртипләргә, бизәкләргә, кычыткан һәм шуның ише үләннәрне барысын яхшылап җыеп алырга, басмаларны барларга, кайсыларына Сабантуйга бүләк җыю һәм аларны уеннар өчен билгеләргә, кайсысына бәлеш, чәк-чәк, коймак, бавырсак һәм тагын әллә нәрсәләр әзерләргә, кайсыларына тәкә торасы урынны барларга, оста алып баручыларны, гармунчыларны һәм җырчыларны барларга әйтте.

Шулай итеп бу авылга — җәһәннәмнең олы тишегенә килүче «олы кунакларны» Сабантуй көнне каршы алу тагын да күбрәк җаваплылык өсти иде. Ниһаять, ул көн үтте, бәйрәм һәм кунаклар өчен бар нәрсә дә әзерләнеп бетте кебек.

Сабантуй көнне дә авыл иртәсе һәрвакыттагыча иртәнге сәгать дүрттә сыер һәм сарык көтүен көтүлеккә куу белән башланды. Инде елның иң тантаналы көне башка мәшакәтьләр белән дәвам итте. Сабантуй мәйданы тирәсенә оештыручылар җыелып музыка аппаратларын түргә, бүләкләрне мәйдан уртасына диярлек тезделәр. Палаткалар корылды, учаклар ягылды, табыннар тезелде.

Әлбәттә, мәйданга авылга кунакка кайткан балалар да килгән, бүген никтер бик иртүк торганнармы, әллә аларны таң тишегеннән уятканнармы, әллә алар кичке дискотекадан соң бөтенләй йоклап тормаганмы билгесез, тик күңеле булган һәркем мәйданга иртәрәк җыела башлады.

Шыр ач тәкәне дә мәйданга алып төшеп якын колгага бәйләп тә куйдылар. Колонкалар тавышы шулкадәр акыртып куелган иде ки, музыка тавышы авыл өстенә дә җәелде, инешкә дә кушылып та акты, җилләр дә туктап калды ахры. Тау битендәге каеннарның ботаклары шул музыка тавышына җил белән кушылып биеделәр. Су буйларында, кайбер урамнарда гармун тартып моңлы көй сузган бабайлар да үтеп-сүткәләде. Кайвакытны җил көчлерәк исеп микрофонга бәрелгәндә, шуның аркасында музыка өзек-өзек итеп ишетелә башлый. Бу какофонияле тавыш кайберәүләргә ошамаса да авылда бәйрәм көн булгач түзәләр иде, тик тәкәббер тәкәгә генә бу бер дә ошамады, ачудан аның күзләрен томан каплады, үзен иксез-чиксез болынлыкта дип хис итте, ул егылды, күзләрен йомды. Бер көн буе ашамый-эчми тору да тәэсире иде бугай.

Шул вакыт аның күз алдына хуҗасы килгән кебек тоелды. Ул аның көдрә йоннарын сыйпап иркәләде. Күпмедер вакыттан хуҗасы китеп барды, ә аның урынына зәңгәр футболкалы авыл башлыгы Равил күренде. Кисәк кенә ул күзләрен ачып җибәрмәкче иде тик кояш нурлары аның күзенә килеп бәрелгәч, бик күп халыкны күрде һәм алар гөжли иде. Сабантуй тәмамлана... Көрәш тә беткән. Тәкә Сабантуй мәйданында көне буе колгага бәйләнгән көенчә ашамаган-эчмәгән да килеш йоклаган.

Менә көрәшнең батырын билгелиләр, алкышлыйлар. Ул батыр шулкадәр таза, хәтта бер кулы белән өч кешене күтәрә алыр иде кебек. Хәзерге минутта дүрт кеше җитез генә тәкә янына килеп аны батырның җилкәсенә алып барып салырга тиешләр. Тәкәнең колагы чыңласа да, күзләре күрә. Аны дүрт кеше күтәреп алды, батырның иңенә алып барып салабыз гына дигәндә, ул андагы төп батырны мактап гүэлдәгән халыкны, агып ятучы инешне, иркен тау битләрен, андагы бертукаусыз ботакларын болгап сәламләп торучы каеннарны, ерак та түгел бер авылны да күреп алды шул мизгелдә. «Ничек әле бишәр метр биеклеккә сикерерлегем белән ниндидер бер бик таза батырның иңенә менеп ятаргамы? Шушы да булдымын минем язмыш?! Мин бит ирекне яратам. Миннән ирегемне тартып алдылар!!! Тукта әле нәрсә көтәм мин? Берсе дә мине нормальный тотмый» — дип уйлады Кәкә.

Тәкәнең ачудан косасы килде, ләкин ул түзде. Гәүдәсе калтырый һәм тыпырчына башлады. Дүрт кеше алып килеп батыр иңенә салабыз дигәндә, аның гәүдәсе ирекне тоеп алды, ул үзен очкан кебек хис итте, шуннан соң бик каты итеп башы белән дүрт кешенең берсенә бәрде дә, тегесе авыртудан кычкырып җибәрде, башкалары каушады. Шул мизгелдә бар халык көтмәгән хәл булды: тәкә авыр гәүдәсен бик җитез генә читкә тотып атты һәм алтышар метрга үзен телепортация ясап сикерә башлады. «Ашамаган-эчмәгән дә килеш каян килә икән аңа мондый көч» — дип бик гаҗәпләнде председатель Равил.

Тәкәне куалап карадылар, күрсәгез! Тик берсе дә тота алмады. Тәкә күрше авылга таба сикерә-сикерә чапты. «Олы кунаклар» да, мәйдандагы барлык кешеләр мондый әкәмәт сәер итеп, биек итеп сикерүче тәкәне үз гомерләрендә беренче күрүләре иде. 

— Иии Сабантуйның ахыры тагын да кызык бетте, — диештеләр. 

Ул елны батыр тәкәсез калды. 

Тәкәббер тәкәбез Түбән Кикрикүк авылына кадәр чапты. Анда Ирек исемле бер бабай сарыкларын көтеп йөри иде, ул шулар көтүенә кушылды. Бүгенге көндә дә Кәкә шулар лапасында матур гына яшәп тора. Аның каравы Ирек исемле яңа хуҗасы иртәнге биштән кичке бишкә кадәр матур болыннарда көтә. Ирек исемле хуҗасы да бик ирекне яратучы кеше, бер нәрсәдән дә, бер кешедән дә курыкмый, әйтәсе килгән сүзен әйтеп кайберәүләрнең аңын ала. Тәкәббер тәкә хәзер зәңгәр күкне дә, яшел болыннарны да бик ярата, котырып чапмый. Тик кайчагында гына Югары Кикерек авылы ягына карап куйгалый.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев