Шулай беркөнне...
Көз. Салкынча. Ял көне. Иртә белән җылы урыннан торып китәсе дә килми.
Ялкаулыгымны җиңеп, торып утырдым. Әти ясап куйган алмалы чәйнең хуш исе бүлмәгә таралган. Әнинең яңа гына өлгерткән коймаклары табынга чакыра. Юынып алгач, иртәнге табын янында ашыкмыйча гына коймак белән хуш исле чәй эчтем. Мм-м, тәмле, йокылар да ачылып китте!
Урманга утынга киттек
Баскыч төбендә яраткан мәчем утыра иде. Аның белән бераз уйнап, назлы гына мырлаганын тыңлагач, әтигә булышырга кирәклеге искә төште. Маллар карап, йорт тирәсен җыештыргач, әти белән атна башында ук планлаштырган эшебезне тормышка ашырырга булдык. Без урманга утынга менәсе идек.
Тукай абый язганча
Урман. Агачлардагы төрле төстәге яфраклар үзләренә чакырып торалар. Җәй – чәчәкләре, көз төрледән-төрле яфраклары белән матур шул!
Балталарны алып, әти белән сукмак буйлап эчкәрәк кереп киттек. Аяк астында яфраклар кыштырдый. Агачлардагылары, җил исеп китүгә, күбәләк-күбәләк булып, җиргә коелалар.
Әти белән эшкә керештек. Тукай абыебыз язганча: «Алны-артны, уңны-сулны белмичә» утын кистек. Эшли торгач, бер олау утын әзерләгәнбез.
Әллә поши инде?
Шунда бераз ял итеп алырга уйладык. Термостагы кайнар чәйне әкренләп кенә эчеп утырганда, якында гына агач шартлап сынганы ишетелде. Әллә поши инде, белмим, болан да булырга мөмкин шунда. Тавыш бетте, без әти белән яңадан эшкә керештек. Эшли торгач, аударган агачлар да бетте. Мин кулыма балта тотып урманның эченәрәк кереп киттем. Урманда без генә түгел идек, чөнки шакы-шокы килгән тавышлар икенче яктан да ишетелә иде.
Урман эчендә – өй
Агач башларына карап, гел башымны күтәреп барганда, ерактан күзгә нидер чагылып алды. Аяклар шунда таба атлады. Ә анда өй! Урман эчендә – өй. Мондый нәрсәне беренче тапкыр күрүем. Тизрәк әтине чакырасы идем, тик кире уйладым. Мин моны башта аучы өе дип уйлаган идем, якынрак кергәч аңладым. Кырыйдарак умарталык, аның янында кое. Өйләр дә берәү түгел, ә өчәү иде. Кызганыч, алар янында бер кеше дә очрамады. Бераз шулай кызыксынып карап йөрдем дә килгән юлдан кире борылдым. Кабан дуңгызлары актарган эзләргә карап алга атладым. Әти инде мине адашкан дип уйлап, кычкыра-кычкыра эзләп йөри иде. Мине күргәч, җиңел сулап куйды, шелтәләп тә алды. Ә мин аңарга күргәннәремне сөйләдем. Әти бу умарталык турында белә икән. Аның хуҗалары Чаллыда яши, ялларда гына монда килеп йөриләр, ди.
Без җыенып кайтыр юлга чыктык. Шул вакытта гына арыганлыгыбызны сиздек. Әмма... рәхәт иде.
Инсаф Гатауллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 9нчы сыйныф.
Нет комментариев