Сезнең заманда тусам
Зимфира Исламованың яңа хикәясе.
Рөстәм күзләрен ачып җибәргәндә, кояш малае тәрәзә төбендәге алсу чәчәкле яран яфраклары арасында кичтән кереп калган чебен белән куышлы уйный иде. Рөстәм сикереп торды да тәрәзәне ачты: чебен, рәхмәт әйтергә дә онытып, иртәнге нурга күмелгән бакчага очты.
– Менә шулай!.. Шунда яшә... монда кермә бүтән, – дип сөйләнә-сөйләнә, малай урын-җирен җыеп куйды. Киерелеп-сузылып, алга-артка бөгелеп, иртәнге күнегүләр ясады. Шулай кирәген белә ул – спортчылар иренмиләр! Рөстәм быел дзюдога йөри башлагач, үзенә бик ошамаган әйберләрне дә башкара. Остазы өйрәтә.
– Ялкаулык бик хәйләкәр нәрсә – син аны җиңмәсәң, ул сине бөтереп сала, – ди. Ә Рөстәм җиңелергә яратмый. Аның билбавында инде өч кара тасма бар! Үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән ярышларда ала ул аларны. Дәү әтисе әле аны армиядә иң шәп солдат булачаксың – десантник булып хезмәт итәрсең, ди. Рөстәм, анысы, разведчик булырга хыяллана – ул да көчле, тәвәккәл, кыю булып үсәчәк!
Кояшның гел уйнарга яраткан малае, әллә иш иткән чебенен юксынып, бүлмәдә Рөстәм артыннан калмый, әле анда, әле монда йөгерде; әле күзгә кереп, керфекләрне тибрәтте; әле күнегүләр ясаган малайның керпе чәчләреннән шуып, колак яфракларын кытыклады...
– Ярый, ярый, шаян нур, хәзер тышка чыгам. Күрерсең, синнән качар урыннар җитәрлек анда, – дип, Рөстәм ишегалдына атлады. Ә анда!.. Кояш төшмәгән бер генә урын да калмаган – комлыктагы экскаватор-машиналары да, утырып атынган таганы да, картәтисе ясап биргән турнигы да; аны көтеп, күтәрмәгә сөялеп торган автоматлары да алтын нурга коеналар. Сарай түбәсеннән яшелчәләр бакчасы ягына гына күләгә сузылган. Ә анда дәү әнисе борынлап килгән кишер-суганнарын әфсенләп йөри. Үзе шулай ди ул – Рөстәмнең аның мәгънәсен бик беләсе килә. Өйрәтермен, дигән иде дәү әнисе, менә бүген өйрәнсә дә була...
– И-ии... тордыңмыни, улым? Әйбәт булган, әйбәт!.. Алайса, бал кортлары мине: “Рөстәм кайда, Рөстәм кайда?” – дип, тинтерәтеп бетерделәр. Әйдә, башта баллап чәй эчик, коймагым да газ мичендә суынмагандыр...
Дәү әнисе оныгы янына үзе чыкты. Рөстәм ишегалдындагы юынгычта бит-кулларын югач, өйгә кергәндә, аш бүлмәсе, хуш исләр таратып, аны көтеп тора иде.
– Иртәнге якта эшләве рәхәт шул, кояш өткәндә бакчада карачкы гына түзә ул... Без синең белән өй күләгәсендә кичәге китапны укырбыз. Ничек атала әле ул?
Кайнар коймакны зур-зур кабып, чәй тәлинкәсеннән мәтрүшкәле, баллы чәйне чөмергән Рөстәм дәү әнисенең хәйләсен белә: онытмаган ул китапның исемен, юри әйтә. Шулай аны сыный ул – хәтере яхшымы, кичә укыганнарны “тозлап, чормага киптерергә элмәгәнме” янәсе... Кызык инде аның дәү әнисе, китапның өч битен укысаң да күккә чөеп мактый, ә телефоннан әллә никадәрле очколар җыеп уйный Рөстәм – кашын гына җыера.
– Акылга өйрәтми бу уеннар, – ди. Белми шул, анда шундый кызык!.. иде... Чөнки бер атна элек әти-әнисе аны авылга кайтаргач, иң беренче соравы шул булды:
– Телефоны белән калдырасызмы?
Әнисе җавап бирүне әтисенә тапшырды: “ син әйт” дигәндәй, аңа карады.
– Ну... яңгырлы көннәрдә... күңелсез булганда уйнар инде, – диюенә, дәү әнисе, елмаеп җавап бирде:
– Монда аңа күңелсез була диме? Яңгырлы көндә дә шөгыль табарбыз – менә миңа шашка-шахмат уйнарга иптәш юк. Бер өйрәнеп китсә, гел ул гына җиңәр әле.
Шулай... телефонны кире алып кайтып киттеләр. Әй, бер дә кирәге юк икән аның – болай кызыктырып тормый. Вакыт та муеннан... көне буе әллә нәрсәләр эшләргә өлгерәсең – шәһәрдәге кебек, күзләр арыганчы шуңа төбәлеп утырмагач.
– Без, дәү әни, Виталий Бианкиның “Урмандагы өйләр” китабын укый башладык. Бик матур көчек турында. Дөресрәге, аның маҗаралары турында. Ул әле берни дә аңламый, кечкенә бит. Көчек ауга чыккан да, бернәрсәне дә тота алмады – кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр аннан бик оста качтылар.
– Әфарин, улым Рөстәм! Болай булгач, хәтерең бик яхшы, күз тимәсен. Икенче сыйныфка баргач, гел “биш”леләр генә алырсың, иншалла... Әле карлыгач турында да, куян малае турында да укырбыз – алары да бик кызык.
– Дәү әни, син мине бүген яшелчәләрне әфсеннәргә өйрәт әле? – Рөстәм ак кепкасын башына киеп тә куйды – мин әзер, дигән сүзе инде.
– Бик рәхәтләнеп, улым. Без икәү булсак, “ә” дигәче, әфсенлибез болай булгач, – диеп, алдан атлаган дәү әнисе артыннан Рөстәм түтәлләр янына килде.
– Монда суганнар үсә. Ләкин, аларга комаучалап, чүп үләннәре дә баш төрткән. Әгәр аларга ирек бирсәң... суганнар эчәсе суны да, алар тукланасы файдалы азыкларны да шул чүп үләннәре йотачак. Суганнар үсә алмый да калыр – кышка безгә уңыш та булмас. Менә, әфсенләп, шушы чүпләрне йолкыйбыз инде!
Рөстәм капрон чиләккә дәү әнисе күрсәткән чүпләрне тутыра башлады. Түтәлнең каршы ягына дәү әнисе чүгәләде.
– Суганнарын ялгыш йолыкма, улым. Таныйсыңмы аларны?
– И танымаган кая? Мин бит аларны төсеннән дә, йөзеннән дә таныйм, – диде Рөстәм, әбисе кебек җортелләнеп.
– Рәхмәт төшкере, минем иң зур ярдәмчем булырсың әле, улым, иншалла...
Шулай бик җай гына эшләп ятканда, Рөстәм кинәт, “а-аа” дигән авазлар чыгарып, сикереп торды. Дәү әнисе, куркынып:
– Ни булды, нәрсә тешләде? – дип сорады.
– Әнә... очалар. Минем янга да очалар, – Рөстәм һавада безелдәгән бөҗәккә төртеп күрсәтте.
– Ай, котым калмады... Очсыннар, улым, алар бит бал кортлары – очарга яратылган. Бал җыялар алар, әнә теге яктагы тузганаклар янына ашыгалар.
– Алар миңа тияме?.. тешлиме?
– Аларда синең кайгың юк. Үз эшләре муеннан. Бер дә курыкма. Тыныч булсаң, очарлар да китәрләр. Бал кортлары тешләми, чага. Ләкин бик кискен хәлдә генә. Чөнки ул угын калдыра, ә үзе һәлак була. Бу инде солдатларның сугышта иле, халкы өчен үз гомерләрен корбан итү белән бер.
Берара тыныч эшләделәр. Тик озак түгел. Рөстәм тагын курку авазлары чыгарып, бакча капкасы ягына таба чапты. Ул әле генә торган урында май коңгызы пырылдап оча иде... Дәү әнисе эш бияләйләрен салып, ишегалдына чыкты. Рөстәм күтәрмәгә барып утырган. Еламый. Ләкин шул халәттә.
– Үрмәкүчтән курыкканыңны белә идем... Улым, һавадагы һәр бөҗәктән куркырга кирәкми. Менә бусы – май коңгызы иде, ул бөтенләй тешләми дә...
Рөстәм күзләрен җиргә төбәгән килеш пышылдады:
– Ә нигә яман тавышлар чыгара?
– Аның канатлары һава дулкынын ярып, шулай гөҗли. Ул әле үзе синнән курыккандыр, шуңа канатлары белән тиз-тиз җилпенгәндер.
– Барыбер куркыныч... – Рөстәмнең боек кәефен күтәрергә теләп, дәү әнисе аның башыннан сыйпады:
– Син теге көчек кебек, табигатьтәге бар тавыштан да курыкма, балам. Табигать бик серле ул, ләкин үзенә зыян салмаганнарга бик мәрхәмәтле. Бөҗәкләр дә табигать балалары, үзең тимәсәң, тешләмиләр.
Дәү әнисе оныгының батыр булып үсүен бик тели. Рөстәм янәшәсенә күтәрмәгә утырып, үрнәк мисал булсын, дипме, сөйләп китте:
– Без үскән заманда малайлар бик кыю иде, улым. И... алар сугышлы уйнап үстеләр шул!.. Кайсы – очучы, кайсы – диңгездә йөзүче, кайсы – разведчик булырга хыяллана иде. Кая аларга май коңгызларыннан куркып тору! Алар үзләре коңгызларны җыеп, шырпыларга тутыралар иде дә без – кызларны өркетергә теләп, безнең янда шуларны һавага җибәрәләр иде. Кулларына тотып та йөрделәр...
– Ә сез... сез курыктыгызмы?
– Юк, балам, безнең заманда кызлар да башка камырдан булгандыр – бер дә курыкмадык, көлешеп, чыркылдый идек шунда...
Шулчак Рөстәм, авыр сулап, әйтеп куйды:
– Сезнең заманда тусам, мин дә курыкмас идем... Әле барысына командир булып йөрер идем!
Нет комментариев