Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Саруың кайнаса...

Зимфира Исламовадан яңа хикәя.                                                                                 

Әлбидә, зәңгәрсу смартфонын кулына кысып, су буеннан атлавын дәвам итте – юлының яртысы үтелде! Ара-тирә телефонга күз ташласа да, тегесенең йөзендә бер балкыш та күренмәде. Каршысына да беркем очрамады. Анысына кыз аптырамады – караңгы төшеп килә бит, бу вакытта кем йөрсен?.. Көзнең соңгы ае шул, кичке эңгер синең сәгатең дүрт тә тулмаган дип тормый, кинәт кенә дөньяны каплый да куя – нәкъ чибәр апасының тәрәзәләрендәге көрән төстәге  пәрдәләр инде. Ике ел элек аларны Рәшидә апасы Төркиядән алып кайтып элде. Үзләре калын, авыр булса да, бик матур һәм затлы! Рәшидә апасына кунакка баргач, Әлбидә бик ошатты аларны: эссе җәйдә төш вакытында шул пәрдәләрне тартып куюлары була – ялт иткән бүлмә караңгылана да куя! Кояшның бер шук нуры да үтеп керә алмый – урамнан тирләп кергәч, тәнгә рәхәт җиләслек бөркелә...

      Таныш сукмак буйлап атлаганда, Әлбидә сирәк кенә үскән агачларның сулышын тойгандай булды. Алар инде, салкын кышка әзерләнеп, саргайган яфракларын койганнар, ачы җилләргә каршы торырлык рух туплаганнар – шәрә ботакларындагы өзелми калган берничә коры яфракны җай гына селкеп, горур басып торалар. Агачлар гүя, кулларын сузып, ялгыз атлаган бу кызыйга: “Кая киттең, сылукай? Су буйларын урар булсаң, көннең беренче яртысын сайла, хәзер караңгы төшеп килә”, – дияләр, Әлбидәгә кире борылырга ишарә ясыйлар. Алардан үзгә соргылт болытлар, күктән елгага иелеп, бит-кулын юа; әйтерсең, кызны үзләре янына чакырып тора.

     Әнә алда, киң колачын җәеп, моңсу карт өянке суга төбәлгән – елгадан бөркелгән салкыннан калтырап, көзге кичнең күксел эңгер пәрдәсенә төренергә ашыга. Әй... төренсә ни –  аны Әлбидә күзләрен йомып та таба ала – җәй буе ничә урыйлар ул төшне!.. Елганың нәкъ текә борылыш ясаган ярында үсә ул. Ул урында су тирәнрәк булгангамы, әллә шушы талның куе ябалдашлары эссе кояштан зур күләгә ясап торгангамы, авыл балалары су коену урынын шушында сайладылар. Һәр яз олырак малайлар, озын саплы көрәк, сәнәкләр белән коралланып, суның төбен тирәнәйтәләр; чокыйлар, чүптән арындыралар. Үпкәләгән төсле болганып алган елга бераздан тына, тигез итеп тын ала башлый. Бу урындагы су да үтә күренмәлегә әйләнә – әйдәгез, киемнәрегезне салып ыргытыгыз, чумыгыз миңа – кем өлгеррәк, дигәндәй, өстендә җемелдәгән алтын кояш нурлары малайларның күзләрен чагылдырып, үзенә чакыра. Бар... түзеп кара, суга керми!.. Рәхәтләнәләр генә! Әле батырраклар үзле балчыклы ярда җәелеп үскән карт өянкенең елга өстенә чыгыбрак торган юан ботагына үрмәләп менәләр дә кем башы белән, кем (үрә катып) аягы белән суга сикерәләр. Тирә-якка су тамчылап түгел, чүмечләп чәчри – кызлар, чыелдашып, читкәрәк кача...

      Сикерү дигәннән, бер елны чак фаҗига булмый калды...  Авыл малайлары казылган чокырның чикләрен шәп тоемлый. Шулай булмыйни, үзләре ясаган чокыр бит! Шуңа аның нәкъ уртасына – тирән төшкә сикерәләр. Кунакка кайткан Вадим, алардан кызыгып, маймыл кебек өянкегә менеп тә китә (әллә үзенең өлгерлеген күрсәтергә, әллә биеккәрәк ымсынып, гадәттәге сикерү ноктасыннан югарырак менә), кемдер авыз ачып кисәтү ясаганчы, шап итеп сикерә дә!.. Ярый аякларына! Баш белән сикергән булса... Хәтсез вакыт аксап йөрде. Шуннан, әтәч кебек кодрәтләнгәннәрне айныту өчен, зур малайлар, ботакның өске өлешен бүлеп, кызыл буяу белән “ТУКТА!” дип язылган такта беркеттеләр. Үзен күрсәтергә теләп шаяручылар бүтән булмады.

         Әлбидә сәгатенә карап алды да, йөзендә алсу нур балкытып, елмаеп куйды: ул андадыр инде... көтәдер. Сәгыйть гел шулай итә – үзе вакытны әйтә, үзе очрашуга ун минут иртәрәк килә. Елмайса да, кызның күңелен кырып торган  пошыну бар. Әллә бармыйммы, дип тә уйлаган иде башта. Мәктәптән кайтышлый, дус кызы Илсөягә дә:

     – Менә Сәгыйтьне беләм дип йөрим инде... Кара нинди смс салган, үзе шалтыратмаска кушкан. Янәсе сюрприз ясый, – дип, телефоныннан соңгы хәбәрне укытты. Ә элек яраткан кешесенең бер сүзен дә читләргә белгертергә теләми иде. Илсөя – күңеле шар ачык илгәзәк кыз – гаҗәпләнүен эчендә калдыра алмый, хәбәрне икенче катында кычкырып укыды:

“Сине җәен су коенган урындагы үзебезнең тал төбендә көтәм. Сәгать дүрттә. Беркемгә дә әйтмә, миңа да шалтыратма, лутшы очрашкач сөйләшербез. Хәбәрне укы да сөртеп ташла, матурым. Сюрприз кебек булсын – беренче  күрешү кебек.”  

     – Кызык... Нигә анда? Башка урын беткәнмени? – дип, Илсөя карлыгандай күзләрен Әлбидәгә төбәде. – Барасыңмы?

     – Барам! Чынлап, кызык бит...

     – Курыкмыйсыңмы? Алай дисәң, кем йөрсен анда? Бүреләр юк бит инде авылда, – дип елмайды Илсөя. Үзенең дә маҗаралар күрәсе килеп китеп:

     – Шулай да... әйдә, икәү барабыз! – дип куйды.

     –  Юк инде... алайса сюрприз буламыни ул... Соңыннан сөйләрмен яме? – дип, телефонын коңгырт букчасына шудырды да өенә ашыкты Әлбидә. Әнисе кайтуына йорт эшләрен карап куясы бар,  кич пешерәсе ашка бәрәңге, суган әрчисе...  Әнисенең күңеле булсын дип, камыр басып, токмач та кисеп куйган булыр иде, тик рус әдәбиятыннан:

     –  Иншаны иртәгә алып килегез. Кем дәфтәренә язып өлгерми, карамаласын кабул итәм, –  дип, укытучылары шаяртып та, җитди итеп тә әйтте шул. Әлбидә өчен башланган эш – беткән эш, биремне ярты юлда калдырмый инде, соңгы ноктага чаклы язды – шактый вакыт сарыф ителде. Аннан аш бүлмәсенә кереп, суган, бәрәңге әрчеде дә турап, бәрәңгене, кызармасын өчен, суга салып куйды. Юл озын булганга, ярты сәгать алдан җыена башлады ул. Кичкә җил чыгарга тора, әнә бакча ягындагы тәрәзәдән миләшнең ялангач ботаклары селкенүе күренә. Тын бүлмә эчен сагышка төреп, (инша язасы булмаса, Әлбидә хәзер радиоалгычны кушып, кечкенәдән яратып тыңлаган матур татар җырларын яңгыраткан булыр иде) морҗадан сызылып моңлы җил көе килеп керде. Димәк, җылырак киенергә кирәк, дип, йон башлыгын алды да ак пәлтәсенә үрелде. Берара Әлбидә яңа пәлтәсен кимәскәдер, диеп, туктап калды. Аннан: “яңгыр-фәлән юк, пычранмас әле”, –  диеп, пәлтәне иңенә салды.  Кызның исәпләве буенча, әнисе кайтканчы ул өйдә булачак – шуңа, элекке гадәтеннән каерылып, бер язу-хәбәр калдырмады. Берәр җиргә киткәндә язу калдыру әнисенең үтенече буенча кертелгән иде – әле смартфоннар булмаган вакытта ук; инде хәзер барысының телефоны булса да, гадәт сакланып калды... Әнисе идарәдә эшли –  хисапчы, биштә кайта; әтисе фермадан – бер сәгатькә соңгарак. Яшьләр су буенда озак юанмаслар инде: Сәгыйть белән күрешкәч, тиз генә борылырлар да бергә кайтырлар... аз гына капка төбендә сөйләшеп утырырлар...

                                               ***   

         “Сәлам, егетләр))) Җәй буе күңелле яшәдегез, сез супер!!! Хәзер дә маҗаралар эзлисезме? Җавап көтәм. Ралина”  Район чаңгы ярышларына бергә йөргән Каланча кушаматлы күрше авыл егетенә классташы Сайрановадан бүген шундый хәбәр килеп төште. Аларның авылындагы мәктәпне япканга,  укучы балалар күрше авылга йөреп укыйлар. Газәл автобусы йөртә. Шамил тугыздан соң мәктәптән китте, ярты ай районда механизаторлар әзерли торган училищега йөрде дә, аны да ташлады. Армиягә көзге чакырылышта китәсе кыска буйлы әшнәсе Роберт белән авылдагы төрле эшләрдә йөри, җәй буе ике авылның клубын бер иттеләр. Ике чабата бер кием инде. Ралина белән бу егетләр арасында дуслык ук булмаса да, ниндидер уртаклык бар иде: балыкчы балыкчыны ерактан күрә бит. Аларга бар нәрсәдән кызык табу хас иде.

     “Конеч!”  дигән хәбәрне алу белән, Ралина күрсәтмәләрен тәфсилләп язды. Су буендагы талны тегеләр үзләренең биш бармагы кебек белә. Вакытны бутамаска,  Әлбидәнең ак пәлтәсен арттан пычратсалар, шул җитә – артыгын кыланмаска! “ Юк! арттан түгел, алдан пычратыгыз (((“ дигән соңгы хәбәрне алгач, Шамил бу ике классташ кызның борчаклары пешмәвенә төшенде, тик артыгын төпченергә яратмый ул. Җавап язды. “Юлыңа аркылы төшкән икән, кисәтү ясарбыз, әҗерен соңыннан түләрсең. Бурычлы булып йөрмәсеңне беләм” дигән хәбәре Ралинаны һич борчуга салмады. Акчасы бар аның, күпме сорасалар да риза. Тиздән туган көне – әти-әнисе, туганнары бүләкләрне күптән акчалата бирәләр. Бу сары томшыкларның андый акча төшләренә дә керми. Эшләсеннәр генә кушканны...  

         Нидән башланды соң Ралинаның бу мәкерле планы? Ул бит электән үк Әлбидә белән эчтән генә ярышып, аннан алдарак булу өчен бөтен көчен куеп яши. Укуда гына түгел, төрле конкурсларда, хәтта киенүдә дә...  Әмма мондый адымга бару уена да керми иде. Чөнки Ралина үзен Әлбидәдән өстен итеп тойды: сыйныфта гына түгел, бөтен югары класс укучылары арасында иң модалы, яңа фасонлы киемнән кем йөри, дисәң – Ралина! Кызлар аның артыннан, чыш-пыш килеп,  кызыгып калалар! Әниләреннән Ралинаның курткасына, чалбарына охшаган киемнәр алдыралар.

     Ул көнне дә Ралина мәктәпкә, гадәттәгечә, алдан ук килде. Мәктәпнең беренче катындагы чишенү бүлмәсе ачылып, кизү укучылар киемнәрне ала башлауга карамастан, Ралина чишенмәде (кызыл төстәге яңа пәлтәсен әлегә чаклы күреп өлгермәгәннәр дә “бәяләсен”!)  Аның сүзеннән чыкмаган Аринаны каршыдагы тәрәзә янына тартып китерде дә икәүләп айфоннарына кадакландылар. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың – Арина да өс киемен салмады. Менә торалар алар шулай, үз дөньяларына бикләнеп.  Янәсе, аларың беркемдә эше юк... Тик Ралина үзенә борылып-борылып караган кызларны, малайларны астан гына шәйләп торды. Бу аны чиксез рәхәтлек диңгезендә йөздерде...

         Мәктәп ишегеннән, көлә-көлә, күңелле сөйләшеп кергән Әлбидә белән Сәгыйть Ралинаны кисәк кенә телефоныннан аерды, кызның ике күзе дүрт булды: Әлбидәнең өстендә гадәттәге яшькелт пәлтә булмый, өр-яңа аксыл пәлтә иде! Мондый пәлтә авыл кызларының берсендә дә юк, ул сөтле кофе төсендә!.. Һәм ул Ралина өстендә булмый, көндәше Әлбидә өстендә?!  Шундый килешеп тора – әйтерсең, фәкать шушы мөлаем, чибәр кыз өчен генә тегелгән!.. Ралинаның бөтен тәнен чәнечкеле салкын куырып алды, каядыр – бик тирәнгә (аны бәгырь дип атыйлар бугай) очлы ук килеп кадалды. Кызның заманча киңәйтеп буялган кашлары җәядәй тартылды, зәңгәрсу күзләрендә хыянәтче шайтаннар биешеп алды, болай да нечкә иреннәре җеп кебек калды.  Көнләшү уты ялмап алган Ралина бу мизгелдә яфракларын җил йолкыган каенга охшаган иде. Теш арасыннан сытылып чыккан сүзләр кеше өчен булмый, үзе өчен генә әйтелсә дә, ике-өч адымнан ишетелерлек яңгырады:

     –  Кара инде йөрешләренә. Фу... шушы Әлбидәгә саруым кайный, – Ралина, битенә берьюлы җиде бал корты кунгандай, сытылып, тәрәзәгә борылды. Шундый минутларда үзенә дустының көен көйләү, күңел күлендәге дулкыннарны тындыру бурычы йөкләтелгәндәй, Арина тиз-тиз сөйләп китте:

     – Иии... исең китмәсен шуңа, бер атна да кимәс, төсе көлгә әйләнер әле. Хәзер яңгырлар явып китсәме... Берәр машина яныннан үтеп китсәме – акка ләпек тиз ябыша.

      –Тилемсә син!.. сөйләгән буласың!.. китсәме... китсәме... Машина синең яныңнан үтсә ни дә, минем яннан үтсә ни!.. Кызыл төс әллә пычранмый? Миңа аның акны сайлавы ошамый, беләсең килсә!.. Юри мин алганны көткән инде. Башта ул алса, мин аннан да аграгын алдырган булыр идем! Париждан кайтартыр идем! Их!..

      Әлбидәнең шушы ак пәлтәсе Ралинаның уртына сылашты да куйды. Хезмәт дәресендә бакчага эшкә чыккандамы, өйгә кайтырга җыенып киенгәндәме, төрле төстәге пәлтә-куртка кигән унынчылар янында алсу йөзле, кара күзле Әлбидә ак йолдыз булып балкый бит... Гел беренче булырга теләп, иң матур киемнәр генә киеп йөргән Ралинага эчкерсез елмаеп сөйләшкән Әлбидә хиссият оппонентына әйләнде. Юк, болай гына калдырмас ул аны, җае чыгар әле...

     Менә бүген соңгы дәрес итеп куелган физкультурада аның яшерен ниятен тормышка ашырырга форсат чыкты! Сәгыйть исеменнән Әлбидәне берәр кая чакырырга һәм бераз шөрләтергә – кикриге шиңсен –  пәлтәсен бүтән кимәслек итәргә! (билгеле, хәйләкәр Ралина утлы күмерне кеше кулы белән көрәячәк!) Бу дәрестән дә уңайлырак мөмкинчелек булмас ул, чөнки дәрес беткәч өйләргә тараласы, ә әлегә укучыларның телефоннары чишенү бүлмәсендә ята... Ярый әле, ата-аналар җыелышында физкультураны соңгы дәрес итеп куюны сорадылар. Мәктәпнең укыту бүлеге мөдире аңлатып тирләп чыкты – ата-аналар үзенекен такыды. Физкультура соңгы елларда йә икенче, йә өченче дәрес була иде – имеш, устав... имеш, уку планында шулай каралган. Балалар, күнегүләр ясагач, манма тирләп салкын кабинетларда утырганчы, өйгә кайтып, өс киемнәрен алыштыру, туклану һәм ял итү дөресрәк булачак диелгән ата-аналар комитетының тәлабенә әти-әниләрнең күпчелеге тавыш биргән. Һәм физультура дәресе соңгы итеп куела – кайсы мәктәп ата-аналарның теләгенә каршы чыксын?.. Үзенә кара тамга аласы килми  бит аның.

     Ралинаны бер нәрсә генә борчыды: ничек малайларның чишенү бүлмәсенә үтәргә һәм җибәрелгән хәбәрне Әлбидә уку белән, сөртеп ташларга?.. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, җае үзе чыкты тагын... Дәрес бетәргә биш минут кала Азат Кәримович укучыларны рәткә тезеп бастырды. Дәресне йомгаклап, кызларны киенергә җибәрде, ә егетләрне спорт залын тәртипкә китерешергә чакырды.

     –  Матларны ташып, тигезләп өясе иде, егетләр. Сезнең белән, ә дигәнче, эшлибез аны, шулай бит?

     Егетләр шатланып ризалашты – физруг күпләрнең кумиры; аның белән бөтен проблемалар турында сөйләшеп була. Гомумән, мәктәптә Азат Кәримович укучыларга, шәхес итеп, хөрмәт белән карый торган укытучылардан санала.

     Кызлар киенгән арада, Ралина мыштым гына чыгып, икенче бүлмәгә керде. Кирәкле смартфонны Сәгыйтьнең костюм кесәсеннән чыгарып, башында күптән туган хәбәрне җибәрде. “Укы!.. укы тизрәк!..” дип,  кулларын йодрыкка төйнәп өскә-аска селекте Ралина. Әйтерсең, Әлбидә аның каршысында гына, ә ул аннан бик мөһим нәрсәне сорап басып тора... Хәбәрдә Ралина “матурым” дигәнне куярга онытмады, чөнки ул берчак тәнәфестә янәшәдәге Әлбидәнең телефоныннан укыган язуда күз кырые белән шушы сүзне абайлаган иде. Ә хәбәр кемнән килсен – билгеле, Сәгыйтеннән!.. Ниһаять, көтелгән ике зәңгәр сызыклы тамга – Ралинага хәбәрне сөртергә сигнал! Булды, эш пеште! Тизрәк моннан парга әйләнергә!..

                                      ***

         Тал төбендә ышык – Әлбидә салкынны тоймады. Әпәгә әйләнгән телефонын тагын кабызып карады: ике минуттан дүрт тула! Ә Сәгыйть һаман юк. Нәрсә бу? Ник ул һаман килми? Бу бер шаярту булдымы әллә?  Кызның фаразлавынча, күптән монда булырга тиеш иде бит... Шулай шаярталар димени... Әлбидә шулчак зур юлдан бу якка атлаучы икәүне күреп алды. Чокырлы юлдан алар туры монда киләләр. Ара хәтсез булса да, “Сәгыйть берәр дусты белән киләме әллә?” дигән сәер уй шунда ук эреп юкка чыкты, чөнки килеш-килбәтләре белән икесенең берсе дә киң күкрәкле төп-төз сынлы Сәгыйтькә охшамаган иде... Әлбидәнең йөрәге кысылып куйды: “Ник алар да нәкъ шушы өянке янына килә? Авылга кергән юлны кисеп атлыйлармы соң... кемнәр булыр?.. Аның ак пәлтәсен күреп, берәр нәрсә турында сорарга телиләрме әллә?” Кинәт кызга “телиләрме?” сүзе коточкыч фаҗигагә ишарә булып яңгырады. Баш миенә тимер чүкеч белән “телиләрме???” диеп, китереп суктылармыни – кинәт һәр күзәнәгендә тереклекнең үзен саклау рефлексы уянып, Әлбидә килгән юлына борылып чабып китте. Хәзер аның башында “ни өчен?” дигән сорау тукран кебек миен чүки иде. Кыз үзенең мәкерле тозакка эләгүен җанының иң нечкә кыллары белән тоемлады. Агарынган иреннәре: “Илаһым, ярдәм ит” диеп пышылдады. Үзеннән алда сикереп чабарга җитешкән йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә; класста шәп йөгерүчеләрдән саналмаса да, аяклары җиргә тисә тия, тимәсә юк – кыз гүя оча.

     Тукта әле... тынычланырга кирәк: әллә юкка курыктыммы? Аларның миндә, бәлки, эшләре юктыр, диеп,  бераздан кыз артка борылып карады һәм... чак абынып егылмады: теге икәү арттан чабалар! Берсе озын, арткарак калышып чаба – күрәсең, үпкәләре (тәмәкене күп тартканнан) бу көчергәнешле тизлеккә күнекмәгән. Ә тәбәшәгрәге туп кебек тәгәри дә туктап, иптәшен көткәндәй, артына карый... 

         Әлбидәнең куркуы отыры көчәйде. Башында бер уй да калмады, алай гына түгел, аңы томаланды. Шулай да, “йә, Аллам, коткар!..” дигән уй күктән килеп төшкәндәй, бөтен вөҗүдендә бөтерелеп тора. Никләр картәнисеннән бер дога да өйрәнеп калмады икән ул, их... Менә хәзер укыр иде дә Аллаһ аны ишетер иде... “Картәнием, мин ялкауга рәнҗемә инде...” дип, иреннәр үзеннән үзе пышылдады. Хәзер... су буен уза алса, алда тыкрык... Аннан урам күренә... Тик урамнан үткән кеше бу яктагы кызны шәйләрме соң? Инде күз бәйләнеп килә... Кыз тегеләрнең юньле ният белән йөрмәүчеләр икәненә төшенгән, аның сизгерлеге иң югары дәрәҗәдә – аралары бик якын булмаса да, мыш-мыш тын алганнарын ишетә хәтта. Әллә тоела гына...

                                      ***

     Ишектән янып-пешеп кайтып кергән Ралинаның әтисен танырлык түгел иде. Гадәттәгечә: “Әнисе, мин кайттым! Ачыктым, бүген нәрсә белән сыйлыйсың?” –  дигән сорау да, бераз көлемсерәп: “кызым, ни хәлләр?” –  дигән эндәшү дә яңгырамады. Закир өс-башын салып чөйгә элде дә мич янындагы артлы урындыкка барып утырды.

     –  Уффф... гомерем бетмәгән икән, Аллага шөкер, – диде. Өйдәгеләрнең йөрәге жу итеп китте. Кечкенә бүлмәдән Ралинаның әбисе Фәхрия килеп чыкты:

     –  Ни әйттең, улым? Бер-бер хәл булдымы әллә?

     Табын янында кайнашкан Ралина да, майлап торган коймакларын калдырып, чәчкәле яулыгын артка чөеп бәйләгән әнисе дә Закир янына килеп бастылар. Йөзләргә борчылу сарылды.

     –  Бүген чак үлемнән калдым. Сыерларга прививкаларны ясап бетергән идем инде, утарга чыгуыма Марс  үз абзарыннан чыккан, каршыма килеп ята! Нәсел үгезе ул, бик гайрәтле. Капкасын сөзеп ватканмы, биге ычкынганмы – киереп ачылган иде. Гадәттә, миңа һөҗүм итми иде ул. Таный бит инде – бәләкәйдән карап үстердем. Бүген әллә ни булган – әллә сыерлар утары юлында булганга, туп-туры өскә килә... Миңа чыгар юлны бикләде. Артта почмак кына – үрмәләп менәр җир дә юк, текә стена. “Бетүем шушы икән” дигән уй йөгерде. Шунда икебезнең арага Хатип кордаш килеп басмасынмы!.. Ничек күреп калган да, ничек йөгереп килеп җиткән! Гади мал караучы булса да, барлык сыерларның, үгезләрнең холкын шәп белә ул. Аның үзендә дә әкияттәге алып көче бар. Ничек эндәшкәнен дә ишетмәдем, үгезнең борынындагы боҗрасыннан эләктереп тә алды, “Бар, чык тизрәк!” дип миңа кычкыруы булды – капкага  очтым. Марсны сараена кертеп япты. Менә бит, әҗәлем җитмәгән булган...

    Фәхрия әби ике кулын кушып өскә күтәрде дә шыбыр-шыбыр авыз эченнән дога укып алды. Битен сыпырып:

     –  Алаһымның кодрәте бу, улым, Ул саклаган. Коръән ашы уздырыйк, Хатыйпҗанны чакырып хөрмәт күрсәтергә кирәк, балам. Савабы зур булыр, – диде.

      –  Әйе, әйе, инәй!.. Мин дә уйладым аны, –  диде Закир, тирләгән маңгаен хатыны сузган сөлге белән сөртеп.

     –  Әле ярый Хатип дус булды! Ул булмаса... – дип, алар тагын нидер гапьләшеп, авыр һәм җиңел сулашып калдылар, Ралина үзенең бүлмәсенә кереп китте дә телефонына ябышты. Мал караучы Хатип – Әлбидәнең әтисе!.. Менә шуннан соң “дөнья түгәрәк” дими кара! Хатип абый әтисен үлемнән коткарган, ә Ралина аның кызына начарлык кылырга маташа... Кызның таштай күңеле йомшарганнан йомшара барып, каз мамыгына әйләнде. Җанында нидер әйләнде-тулганды – Ралина үзендә барган кичерешләрне аңламый, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. Ниндидер энәле йомгак тамак төбенә кадалды – үкенеч, дигәннәре шушымы әллә? Нишләде ул? Шундый ук түбәнҗан микәнни ул дөньяда? Мондый хисләрне элек тойганы булмады бит аның! Бу ачыну һич үтмәс кебек. Йә, Хода... туктатырга кирәк... әле соң түгелдер...  Ралина тиз генә Шамилның номерын җыйды, озын гудоклар китте, ләкин җавап бирүче булмады. “Их... кайда соң син?.. ал инде телефоныңны!” дип, тагын, тагын шалтыратты кыз. “Нигә бу хәл бүген килеп чыкты? Нигә кичә түгел?” терсәген тешләргә җиткән Ралина: “Әлбидәгә тимәгез!!! Сүзләремне кире алам, тимәгез! Анда бармагыз!!!” дип, Шамилга хәбәр салды. Үзе, елардай булып, әле тәрәзәгә, әле телефонга карап тик утырды. Ике ут арасында калу шушылай була икән... Хәбәр һаман укылмаган, ә сәгать  дүрткә якынлаша... Чөнки тегеләр матоцикл белән инде юлда булып, телефон шалтыравын ишетмәделәр. Матоциклны авыл башында калдырып, су буенда үскән өянке янына җәяүләп чаптылар.

                                      ***

         Тын юллары буылып, пәлтәсенең чабуына уралып йөгергән Әлбидәнең күзенә кинәт алда бер әби сурәте шәйләнде. Әйе, әйе... таякка таянган әби-әбекәй!.. Ак яулыгы ерактан күренә, таягы да яктырып тора.  Кыз әбинең каршына очып дигәндәй килеп җитте, тыны китеп:

     – Әбекәм... зинһар... – гына дия алды. Сулышы шунда ук тигезләнеп китте. Каршында аңа таныш Мөршидә әби басып тора иде. Ул ике ел элек вафат булган картәнисенең әхире булып, гел бер-берсенә кунакларга йөрешеп яшәгән Әлбидәнең яраткан ягымлы баләбисе иде. Гел тәмле-тәмле күчтәнәчләр алып килгәнгә, кечкенәдән Әлбидә аңа “баләби” дип дәшә иде...  Әлбидә тәмам тынычланды. Мөршидә әби кулын сузып, тыкрык ягына күрсәтте:

     –  Бар, кайт, балам. Бер дә курыкма! Бар, бар... – диде.

Әлбидә әбинең артына чыкканын сизми дә калды, ләкин хәзер аны Мөршидә әби өчен курку алды:

      – Ә син... Баләби, алар сиңа тимәсме? Әйдә, бергә кайтабыз, –  дигәненә, йомшак кына кеткелдәү ишетте:

     –  Тимиләәәр!.. Беркемгә дә тимиләр алар, кызым. Өеңә кайт, яме, –  дигәндә, әби соңгы сүзләрен җитдирәк итеп әйтте. Рәхмәтен әйтергә дә онытып, гайре табигый көчкә буйсынып,  Әлбидә алга йөгерде.

         Инде тыкрыкның уртасына җиткәч, кыз артка борылып карады. Күксел эңгердә теге ике егетнең килгән юлларыннан җан-фәрманга кирегә чапканы шәйләнде. Тик Мөршидә әби күренмәде. “Кайсы якка китте икән әбекәй?” диеп, кыз тирә-якны кыбырсып караса да, анда беркемне күрә алмады. “Рәхмәт, баләби! Әле дә син очрадың, мең яшә!” – дип кабатлый-кабатлый, Әлбидә инде чәбәләнми генә атлады. Ниһаять, сулышы тигезләнде, йөрәге урынына кайтты.

                                      ***

    Әлбидә тыкрыкка килеп кергәндә, арттан куучылар да әби янына килеп җиткән иделәр. Алар юлга аркылы төшкән карт әбине этеп кенә алга ыргылмакчы иделәр лә ул! Шул чаклы араны узып, инде максатларына ирешергә күп калмаган “аучылар”га бу әби киртәме инде?! Үзе ябык кына, үзе таяклы – чабышчыларга шул тиңдәшме?!.. Ләкин...  әби янына бер-ике адым кала, аларга каршылык куеп юнәлгән көчле басымга бирешеп,  егетләр шып туктады. Әбинең күзләре ут бөркеп аларга төбәлгән иде.

     –  Көчебез күп, дисезме? Яклаучысыз кыз баланы җәберсетергә булдыгызмы?

     Бу сүзләр, яңгыр кебек, кайдандыр шыбырдап өстән коелдылар. Ул да булмый, әбинең кулындагы таягы, яңа елда чыршы бизәргә эленгән лампочкалар бәйләме кебек, гөлт итеп кабынды. Таягы да каз бәпкәләрен кугандагы гади таяк түгел икән – үзе шома гына, үзе буынланып тора. (Бамбук шулай үсә, диләр – ул бит үлән икән! Агач дип сөйләгән булалар...) Менә әби таягын өскә күтәрде. Кадакланган кебек шым калган егетләрнең күз алдында яшен чатнады:

     –  Мәелегездән[1] һаман кайтмадыгызмы? Тагын ни кирәк сезгә? – дигән сүзләр бу юлы күкрәү булып ишетелде. Бая гына үзләрен арыслан итеп тойган егетләр шунда ук мөшкел куянга (бәлки, тычканга?) әйләнеп, кирегә атылдылар.

                                      ***   

      Әлбидә тыкрыктан урамга килеп кергәндә, аны Сәгыйть куып җитте:

     – Уффф... Әлбидә!..

     Кыз башта Сәгыйтьнең болай усал шаяртуын гафу итмәскә, аңа бүтән беркайчан да эндәшмәскә диеп (кайчан өлгергәндер?) сүз биргәнгә, туктап та тормыйм дип уйлаган иде, эчке тавышы: “ул алай эшли алмый”, – диеп пышылдады.

      – Син яздыңмы моны? – дип, Әлбидә тиз генә телефонын кабызып классташына тоттырды. Ярый әле, хәбәрне бетереп ташламаган!

     Сәгыйть язуны укыгач, аптыравыннан әйтер сүз тапмады. Хәбәрне, номерына карасаң, ул җибәргән. Ләкин ул мондагы бер генә сүзне дә үзе язмады – ничек аңларга моны?

     –  Моны мин язмадым, Әлбидә, ышанасыңмы? Чынлап әйтәм. Тик аңламыйм. Минем телефон... гел кесәмдә йөри бит. Ә син кайчан алдың бу хәбәрне?

     –  Физра беткәч. Киенгәндә... Сез залда калган идегез әле. Мин сине махсус чишенү бүлмәсенә кереп язгансыңдыр дип уйладым. Кеше күрмәгәндә. Сюрприз ясарга... Шәп сюрприз булды!.. – Әлбидә хәзер генә нинди бәлагә тарыганына төшенеп елап җибәрде. Урам шәмнәренең яктысында кызның ак пәлтәле иңсәләре күтәрелеп-күтәрелеп китүе Сәгыйтьнең бәгырен өзеп алды. Ул йомшак кына итеп кызны кочагына алды:

     – Йә... йә... Тынычлан, Әлбидә. Гафу ит, мине. Мин шалтыратырга тиеш идем. Гомердә булмаганны... Бүген әллә нәрсә булды, вакыт чыкмады. Спортзалдан соң тагын бер кабинетта парталарны күчердек. Аннан өйгә кайткач, абзарны чистартып, малларга су эчереп йөрдем. Тагын... ул инша... язып та бетерә алмадым әле. Гафу ит, яме?

     Әлбидә инде тынычлана төште, егет кочагыннан чыгып:

     –  Ярар, син гаепле түгел алайса... Кемнеңдер ачы шаяртуы булган бу, димәк. Әйдә кайтыйк, –  диде. – Мин үзем юләр, шалтыратасым килгән иде бит, сорыйсым...

     Яшьләр калган юлны, кулга кул тотынышып, сөйләшми генә атладылар. Әлбидәләрнең өе янындагы эскәмиягә килеп утыргач, Сәгыйть әле һаман кулында тоткан Әлбидәнең телефонын кабызды да теге хәбәргә текәлде. Бераздан ул, сөенеп, зур ачыш ясагандай дулкынланып:

     – Лутшы! – дип кычкырып җибәрде. – Ура! Белдем, кем икәнен белдем!

     – ???..

     – Кем булсын?! Ралина... 

     – Ралинааа?.. – дип сузды исенә килгән Әлбидә. Шунда ук аскы иренен тешләде: “Ралина...  Ни өчен? Нинди начарлык эшләде ул Ралинага?..”

     – Мөмкин түгел! Ышанмыйм, – дисә дә, шунда аның күз алдына үткән атнада татар теле укытучысының Ралинаны такта янына чакыруы килеп басты. Хаталар өстендә эш башкарганда. Шушы сүзе өчен. Ничек Әлбидә башта ук бу сүзгә игътибар итмәде икән? Димәк, телефонга  көтелмәгән хәбәр килгәч, бу сүз үзкыйммәтен югалткан, иләнеп төшеп калган. Югыйсә, төшенер иде...  Гүзәлия Таһировна бик ипле укытучы, беркайчан да укучыларны уңайсыз хәлдә калдырмый; соңыннан мәзәк яраткан малайларның теленә күчермәс өчен, көлкеле хатаны укучының үзенә  генә әйтә. Әнә саескан авызлар көтеп кенә утыра, кемгә нинди “мактау” явар...

     Бу юлы да Гүзәлия Таһировна тыныч кына:

     – Сайранова, бирегә кил әле. Менә бу сүзгә карата бер әйткән идем сиңа, әдәби татар телендә бу сүз юк. Икенчедән, хаталы итеп язгансың. Әгәр алынма сүз итеп кулланабыз икән, рус телендәге язылышын калдырырга кирәк, – диде.

     Ралина исә бер аягыннан икенчесенә басып кымшанды да, ваемсыз тавыш белән бер тында әйтте дә куйды:

     – Ник булмасын, бар ул сүз татар телендә. Бөтенесе дә “лутшы” дип сөйләшә. Сез үзегез җирле сөйләмне ничек бар, шулай калдырырга кирәген әйттегез бит!

    Гүзәлия Таһировна кулындагы каләмне бер кулыннан икенчесенә күчерде. Бушап калган кулы белән маңгаена төшеп торган чәчен сыпырып куйды.  Сыйныф тынып калды –  бу хәрәкәттән алар укытучыларының дулкынлануын тоемлый иде. Ул такта янында торган укучыга караганда, күбрәк класска (тагын кемдер шундый хата ясамасын дип инде...) нәсихәт бирде:

     – Әйе, Сайранова, без иҗади эшләребездә җирле сөйләмне куллана алабыз. Аның белән безнең эшләребез матур әдәбиятка якыная бара. Әмма җирле сөйләмне, үзгәртмичә, туры сөйләмдә генә куллану мәслихәт[2]. Геройларның үзеннән әйттертеп. Ә тулы язмада автор үз фикерләрен, татар әдәби теленең кагыйдәләрен бозмыйча, матур итеп җиткерергә тиеш...

         Сәгыйть белән Әлбидә менә хәзер шушы вакыйганы күз алдыннан үткәрделәр. Иртәгә нишләргә? Ралинага берәр сүз әйтергәме әллә класс җитәкчесенәме?.. Әллә берни булмагандай, сиздермәскәме?

     –  Юк, мин моны болай гына калдырмыйм! Мин хәзер аларның өйләренә барам, –  дип, Әлбидә урыныннан сикереп торды. Сәгыйть тә басты, кызның беләгеннән тотты:

     –  Тукта, Әлбидә, ашыкма – ашыккан ашка пешкән, дигәннәр борынгылар...  Монда ныклап уйларга кирәк. Йә ул да түгелдер... Сабыр булыйк! Сабыр иткән – морадына җиткән, ди минем картый. Ә ул тормышта күпне күргән.

     –  Әйе... сиңа әйтү җиңел. Минем, беләсең килсә, йөрәгем чак шартламады, тегеләрнең артымнан кууларын күргәч. Йә, нишләргә? Иртәгә бөтен класс алдында йөзенә бәреп әйтергәме, мин кайчан аның ашына таракан булып төштем?

     –  Бәлки, безгә сер бирмәскәдер? Әйдә, аның башы авыртсын, беләсе килеп... Кызыксынуыңны баса алмаудан да газаплырак әйбер юктыр ул – син элеккедәй шат йөре, ул утта янсын.

       Әлбидә бар нәрсәне төптән уйлый торган кыз – борынгылар әйтмешли, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торганнардан. Хәзер үзе дә дуамаллык[3] кылуның ялгыш гамәл булуын аңлады. (Бу минутларда алар иртәгә Ралинаның, үзе Әлбидә янына килеп, күз яшьләре белән гафу үтенәсен фаразлый да алмыйлар иде...)

     – Ярый, Әлбидә, башкача мондый хәлгә төшергә язмасын, Аллаһ сакласын! Һәр начарның бер яхшы ягы була: икенче вакытта безгә туп-туры шалтыратышып хәлне ачыкларга кирәк. Син ризамы? Нәрсә генә булса да. Сиңа да, миңа да...

     Инде тынычланып,  яшьләр гадәти тормыш хәлләренә күчеп кенә беткәннәр иде, Әлбидә янәдән исенә төшкәндәй, җәлт сорап куйды:

     –  Ә син нигә су буйлап килдең ул? Телефоныңда хәбәр калган идемени?

Сәгыйть кызны иңбашыннан кочаклады һәм көлемсерәп:

     – Юк, акыллым, минем телефонда бу хәбәр юк. Аны Ралина шунда ук сөрткән булырга тиеш – башы эшли бит аның. Миңа Илсөя әйтте, – диде дә Сәгыйть үзенең ни өчен су буйлап йөгерүен сөйләде.

     Һәрвакыттагыча, Сәгыйть кичен мәктәп янына килә. Кызлар белән басып торган Илсөя аның янына килеп:

     – Әлбидә кайда? Син нишләп монда? – дип, классташын аптырата. Сәгыйть андый сорауга үзе гаҗәпләнеп:

     – Килмәде әле, көтеп торам, – ди. Шунда Илсөянең куркуы йөзенә чыга:

     – Ничек килмәде? Син бит аны үзең су буендагы тал төбенә чакыргансың, Әлбидә ул хәбәреңне миңа да укытты!  Ул бит хәзер сине анда көтә. Син нәрсә?.. Юри кыланасыңмы?

     Катып калган Сәгыйть бер сүз дә эндәшмәгәч, Илсөя, кычкырыбрак:

     – Алло?! – дигән иде, бу Сәгыйтькә ярыш алдыннан әйтелгән “марш!” сигналы кебек тәэсир итте, ул уктай елга буена атылды. Башында: кем аңа шулай язган? Кем алдаган? Кемнең эше булыр? сораулары бөтерелә. Үзе юлдагы чокыр-чакырларны да урап тормый, турыга элдерде.

     – Су буеннан үзем шулай чабам, үз-үземне тиргим... “ник шалтыратмадым?” дип.

        Әлбидә су буеннан аның йөгерүен, аннан соң үзенең ничек куркып чабуын, теге икәүнең куып килүләрен күз алдыннан үткәреп, шаркылдап көлеп җибәрде:

     – Ну... бүген су буенда чын марафон булган!

Сәгыйть җитди калып:

     – Мин тал янында беркем дә булмагач, туры сезгә чаптым инде, – дип дәвам итте. –  Шунда каршыга ике малай чаба, озыны – элеккеге классташ Шамил, икенчесен танымадым... кыска буйлы. Күрше авылныкылар. Миңа кул болгыйлар, телләре көрмәкләнеп:

      – Анда барма! Җен... җен корткасы бар анда! Күзләре күмер!... – диеп, узып та киттеләр.

     Әлбидәгә әлеге хәлләр мәзәк тоелганга, эсселәнгәч  салып куйган алсу башлыгын йөзенә терәп, тагын  көлә башлады:

     – Мөршидә әбидән шулай курыкканнар, вәт, геройлар! Калай әтәчләр!

    Сәгыйть:

     – Мөршидә әбидән курыкканнармы? – диеп, шулай ук көләргә тотынды.  Һәм шулчак кинәт Әлбидәнең телефоны шалтырады:

     – Кызым, син өйдәме әле?

     –  Мин капка төбендә, әни, Сәгыйть белән сөйләшеп утырабыз.

     –  Кызым, син, алайса, өйгә кер инде. Ашны салып җибәр, ите пешә торсын. Әтиең кайтуга, кичәге ашны җылытып табын әзерлә. Мин Мөршидә әбиеңнең хәлен белим дип кергән идем – ятып кына тора икән. Кичәдән бирле тора алмыйм, ди, кан басымы күтәрелгән.

         Әлбидә кисәк куырлып китте:

     – Гел-гел тора алмыймыни??

     –  Дарулары бар аның, кызым, хафаланма, эчә ул... Өй эчендә йөри алай. Тик мин ашарына әзерләп, үзем ашатыйм, дим. Менә чәй дә кайнады – хәзер мәтрүшкәләп чәй эчерәм. Син аңладың инде, әйеме, кызым? –  дип, әнисенең борчылуына Әлбидә ашыгып җавап бирде:

     –  Әйе, әнием, барын да аңладым. Хәзер кереп барысын да әзерлим, борчылма. Баләбигә сәлам әйт, терелсен берүк! Ә... әни, Сәгыйть тә аңа изге теләкләрен җиткерә. Ярый, әнием, әлегә...

     Бу көтелмәгән яңалыктан Әлбидә күзләрен зур ачып, егеткә төбәлде:

     –  Мөршидә әби... кичәдән бирле беркая чыкмаган... Авырып ята, дип әни шалтыратты.

     – Ә син чынлап аны очраттыңмы?

     – Әйе инде!.. Баләбине танымаска...

     Әлбидә әллә куркынып, әллә гаҗәпләнүеннән калтыранып куйды. Сәгыйть каршысына очраган егетләрнең “җен бар анда” дигән сүзләрен тагын исенә төшерде. Тик бу “җен” мәрхәмәтле булган – Әлбидәне коткарган. Димәк, ул кыз бала өчен борчылганга килеп чыккан.

     – Менә нәрсә, Әлбидә, ул фәрештә булган. Синең картәниеңнең фәрештәсе сине коткарырга килгән. Ул бит әбиең сурәтенә керә алмый – син куркыр идең, шуңа үзенең ахирәте сурәтенә кергәндер. Син аны якын иткәнеңне белгән бит ул...

     – Картинәем кыен чакта Аллаһка таян дип өйрәтә иде...

    Урамда инде караңгылык пәрдәсе җәелеп килә. Әнә ике-өч баганада утлар кабынды. Күрше йортның капкасы ачылып ябылганы ишетелде – эштән кайтучыдыр... Сәгыйть, сөйләшү озакка сузылса, Әлбидә өчен яңа күңелсезлекләр килеп чыкмасын дип, урыныннан торды:

     – Менә нәрсә, Әлбидә. Бу турыда әлегә беркемгә дә сөйләмә яме? Безнең генә баш җитми монда... Мин картыемнан сорашыйм әле, ул бит биш намазын калдырмый – бәлки, бу табышмакның серен чишәр? Элек тә аның сугышта үлгән әтисе турында “авыр чакта ярдәмгә килгәне булды” дип сөйләгәне хәтердә... Син бар, матурым, кер инде  – әниең күп эшләр кушты...

      Әлбидә әнисенең шалтыратуын исенә төшереп, тиз генә саубуллашты да өйләренә кереп китте.

     Сәгыйть бераз басып торды, Әлбидәләрнең өе тәрәзәсеннән яктылык урамга бөркелгәч:

     –  Могҗиза!.. – диюдән башка сүз тапмый, кайту ягына таба атлады.


[1]мәел = ният (синоним)

[2] мәслихәт = яраклы, кулай

[3] дуамаллык – уйламый кылган гамәл

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев