Шәкүр карак чокыры
Нурдидә әби бүген безгә өч керде. Минем әбекәй белән вак-төяк сөйләшә-сөйләшә өченче тапкыр самавыр бушаталар инде.
Әбекәйнең ахирәтләре өчен дип кенә тотыла торган җиз самавыр бар бездә. Раритет!
Сизеп торам: күрше әбинең миңа йомышы төшкән. Нидер әйтергә дип авызын ача да туктап кала. Сәер шундый. Әллә нинди дәүләт серен чишәргә җыенамыни? Бүлмәгә кереп барганда түзмәдем, үзем дәштем:
– Нурдидә әби, кибеткә барып киләсе түгелме?
Еш кына сөт-шикәр алып кайтып бирәм мин күрше әбиләренә. Аларга да ярдәм, миңа да берәр туңдырмалык акча тама. Мин, әдәп йөзеннән, «юк-юк, кирәкми» дим инде үзе. Кесәгә үк тыккач, каршы килеп тормыйм инде. Мин аларны, алар мине шатландырып яшәп ятабыз шулай.
– И рәхмәт төшкере! Бигрәкләр акыллы бит оныгың, ахирәт, — дип, Нурдидә әби башта әбекәемнең кәефен күтәрде, аннары, тавышын акрынайта төшеп, миңа дәште:
– Белмим инде, Рөстәм балам, ничек итеп әйтергә дә. Менә әбиең белән сөйләшеп утырдык та, бер борынгырак хәл искә төште бит әле. Башка малайларга әйтимме икән дигән идем дә, синең кебек ярдәмчел күршем булганда, башка малайлар белми торсын әле, дидем.
Минем колаклар антенна кебек торды: йөрәк сизгән бит, малай! Тучны сер!
– Әйе, Нурдидә әби, кайда, кайчан, нәрсә, нишлим?
Үземнең әбекәем кеткелдәп куйды:
– Әйтәм ич, ахирәт, оныгыма гына әйт дип, хәзер башкарып чыга ул аны!
– Кемгә әйтәсен белеп әйтәм шул мин аны, ахирәт!
Башым түшәмгә тигәндәй булды; буем ярты метрга үсеп китте.
– Балам, эшләр болайрак тора. Заманында безнең тирәдә Шәкүр карак качып яткан.
– Кем-кем? — Бу исемне беренче ишетүем иде.
– Бик атаклы ат карагы булган ул. Әнә тилифуныңнан сора, хәзер җавап бирер. Менә шул Шәкүр карак, безнең бакча башында баз казып, шунда качып яткан, дип әйтеп сөйли иде минем бабай мәрхүм.
– Шуннан? — дидем мин, берни аңламыйча.
– Шуннан шул! Бик ашыгып китәргә туры килгән дә, капчык-капчык алтынын шунда базда калдырган ди ул. Тапмасыннар дип базны томалаган, ди.
– Алтыннарын? Капчык-капчык? — Мин сызгырып җибәрдем.
– Сызгырма, шайтан чакырырсың, — дип шелтәләп алды әбекәй.
Нурдидә әби исә, сызгыруга исе дә китмичә, үзе күргән шикелле итеп, миңа Шәкүр каракның байлыгын саный башлады. Вәт, малай, ә! Вәт, тапсам!
– Белмим инде, балам, бик тирән булган ди ул баз. Үзең генә төбенә кадәр төшә алырсың микән?
– Ә Харисны чакырсам?
– Менә Харисны чакырсаң, бик әйбәт булыр. Дуслык шундый вакытта сынала ул.
Нурдидә әби бакча башында күрсәткән урынны сыйныфташым Харис белән ике көн буе казыдык. Киң итеп казыгыз, диде әбекәй. Иңе ике, буе өч метр булгандыр. Ардык, шыбыр тиргә баттык; көрәк берәр катырак нәрсәгә тиюгә, чын археологлар шикелле, куллар белән сак кына кызыл балчыктан араларга тырыштык. Тапкан әйберләребез йә чүлмәк ватыгы, йә көрәк сыныгы, йә без исемен дә белмәгән ниндидер тимер кисәге иде.
– Тирәнрәктер ул, балакайлар, — диде безнең эшебезне күзәткәләп торган Нурдидә әби. — Әллә урынын бутадыммы икән? Менә шул урынны күрсәткән иде кебек бит инде бабай мәрхүм. Әллә ялгыштыммы, рәхмәт төшкере?
Без аптырашып Харис белән бер-беребезгә караштык. Авыз ачып сүз әйтерле хәл калмаган иде инде.
– Ярар, бер дә борчылмагыз, балалар. Бәрәңге базы итеп кулланырмын мин аны. Атаң өстен каплап бирер, кая, әйтеп чыгыйм әле. Ә сез барыгыз, ял итегез инде, аргансыздыр. Иртәгә бәрәңге тәкәсе пешерермен, сыйланырга керерсез, балакайлар.
Күрше әби безнең өйгә таба теркелдәде. Ә без сөялләр чыгып кызарып беткән учларыбызга карап, ни көләргә, ни еларга белмичә басып калдык.
Харис кына бераздан:
– Вәт Хуҗа Насретдин! — дип куйды.
– Хуҗия Насретдинә! — дидем мин, бездән ераклашкан әбигә таба ымлап.
Шуннан икебез дә көлә башладык. Шүрәле кытыклыймыни! Эчкә кату чыкканчы көлдек, малай! Кемнәнме? Кемнән булсын, үзебездән инде! Безне кәкре каенга терәткән Нурдидә әбидән булмас бит инде.
Нет комментариев