Сайлау. Үпкәче
Яңа шигырьләр.
Сайлау
Карыйм телефоныма.
Басам гел экранына,
Ачасы килә аны.
“Тукта”, – диям кулыма.
Ә карамыйча торсам,
Я нидер булган кебек,
Белмичә калган кебек,
Сүндергәндә бик арсам.
Күз салам башкаларга.
И, яна алар анда.
Я ни бирә инде ул?
Я бирәме ашарга?
Сеңде теләк каныма.
Тотасы килә аны,
Ачасы килә аны.
Кирәкме шул җаныма?
Башымда янды учак.
Эшләрменме боларны:
Апкайтылмаган көтү
Һәм җыелмаган борчак.
Карыйм бакча фонына.
Эшләргә кирәк аны.
Эшләмәсәм мин аны,
Ыштыр каплар оятыма.
Уйладым: болар мәңге,
Эшләмәсәң – кар ява.
Эшләргә кирәк бүген,
Чөнки алар - бүгенге.
Катып калдым уйларга.
Хис, акыл арасында.
Я зинһар, булышыгыз!
Кайсын миңа сайларга?
Үпкәче
Я әйт нигә бик тиз үпкәлисең син?
Әллә хәйләсезме, я тыйнакмы?
Я күңелкәең синең бик яралы,
Я тиз аерасың карадан акны.
Яралый ала һәркем күңелеңне
Атылып чыккан тәмсез сүз белән.
Тишкәли алар синең күңелеңне,
Гаепле монда килбәтсез сөйләм.
Өзә синең мөнәсәбәтләреңне
Салкын үзәннең бер сихри борыч.
Борыч түгә синең диңгезләреңне,
Эх, диңгезләрдә булса иде көч!
Син – боз шул, ә янәшәдә синең ут,
Син кеше, ә алар уйлыйлар чүп.
Башкага чәчмәсәң дә хәйләле ут,
Елап ал да, яңа үрләрне үт.
Нет комментариев