Принцесса – кобра
Испан халык әкияте (Зимфира Исламова тәрҗемәсендә)
Яшәгән, ди, дөньяда мәрхәмәтле патша белән бик гүзәл патшабикә. Алар бер-берсен бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Уллары принцны батыр һәм кешелекле итеп тәрбияләгәннәр. Һәм менә җәйге бер матур иртәдә бу гаиләдә принцесса – гүзәл кыз туган. Патша белән патшабикә моңа бик шатланганнар, патшалыктагы кешеләргә күчтәнәчләр өләшкәннәр.
Әмма аларның шатлыклары озакка бармаган. Сарайга беркөнне явыз сихерче килгән. Ул усал һәм көнчел икән: бәхетле парларга нинди дә булса яманлык эшли торган булган. Шулай итеп аларның бәхетләрен җимергән. Сихерче кечкенә принцессаны караган булып иелгән дә аны күзлекле еланга (кобрага) әйләндергән. Сабыйга шундый куркыныч сихер салган: елан яңа туган балага кагылса гына яңадан кеше рәвешенә кайтачак.
Елан үз бишегеннән шуышып төшкән дә сарайдан чыгып киткән. Ул малайлар уйнаган җирләрне урап шуышкан. Гаиләле кешеләр янына бармаган. Кем инде еланга үз сабыен тоттырсын?!
Сарайдан ерак түгел кечкенә кызы белән бер крестьян гаиләсе яшәгән. Кыз кечкенә булса да бик акыллы һәм эшчән икән. Ул җәнлек-кошларны ашаткан, авырган булсалар, дәвалаган. Тирә-якта кызның мәрхәмәтле булуына сокланганнар. Кобра шушы кыз яшәгән урынны эзләп киткән.
Крестьян гаиләсенең сарыклары булган. Кыз көн дә болында сарык көткән. Менә ул үләндә еланны күреп алган: шундый сөйкемле һәм кояшта алтын кебек ялтырый, ди.
Кыз еланга иелгән икән, тегесе телгә килеп:
– Мине үзең белән ал син! Тик беркемгә дә күрсәтмә. Мин сиңа дус булырмын, күп файда китерермен, – дигән.
Еланны кыз өенә алып кайта да әти-әнисеннән яшереп тота. Тал чыбыгыннан капкачлы кәрзин үреп, еланны шунда сала. Аны үзе ашата, үзе эчертә. Ә көтү көтәргә киткәндә чүпрәк букчага салып алып бара да җиргә төшерә икән.
Вакыт үтә торган, кыз да, елан да үскәннәр. Бервакыт елан кызга әйткән:
– Әтиең шәһәргә барып кайтсын. Син аннан кием-салым сандыгы алып кайтуын сора.
Крестьян үз кызын бик яраткан, шуңа кызының үтенечен тыңлап, икенче көнне үк шәһәрдән зур сандык сатып алган.
Өйгә алып кайткач, ачып җибәрсәләр – сандык алтын-көмеш, асылташлар белән тулы, ди. Ярлы гаилә моңа бик шатланган инде: тау битендә иң матур урыннан җир сатып алганнар да зур сарай төзегәннәр. Хәзер алар байлыкта-муллыкта яши башлаганнар. Кыз да инде көтү көтмәгән, көннәр буе укыган, чигү чиккән йә мавыктыргыч уеннар уйнаган; үзенең яраткан еланын караган.
Менә бервакыт елан тагын телгә килгән:
– Үзеңнең иң матур күлмәгеңне әзерләп куй. Иртәгә патша ауга чыга. Сезнең өй турыннан принц узачак.
Иртәгәсе көнне принц бу урыннан узганда бик матур сарай күреп гаҗәпләнгән. Якынрак килгән дә, тәрәзәгә караган. Ә бүлмәдә – искиткеч матур күлмәктән, зифа буйлы сылу кыз.
Принц бу кызга бер күрүдән гашыйк булган. Егет янына сарай хуҗасы – кызның әтисе чыгып, аны өйгә чакырган. Принцны зур хөрмәт белән кунак иткәннәр һәм өенә озатканнар.
Шушы көннән принц тынычлыгын югалткан, гүзәл кызны сагынып моңсуланган. Патша белән патшабикә улларының сагышлануына кайгыра башлаганнар.
Ә елан кызга:
– Өч көннән монда вәзирләре белән патша килер, сине үз улына кәләш итеп сорар, – дигән.
Өченче көн дигәндә, чынлап та, боларга патша килеп кергән. Кызны күрсәтүләрен сораган. Мондый гүзәл һәм тәрбияле кызны патша бик ошаткан. Түбәнчелек белән баш иеп, хуҗадан кызын үзенең улына кияүгә бирүен сораган.
Кызның әтисе шатланып риза булган һәм алар туй көнен билгеләгәннәр.
Туй алдыннан елан кыздан тагын үтенгән:
– Иртәгә сине патша каретасында шәһәргә алып китәрләр. Мине пыяла савытка салып, үзең белән ал.
Кыз шулай эшләгән дә. Тик аны принц күреп алган. Кыз еланның бик акыллы һәм үзенең дусты булуын сөйләгән. Кобра принцка да ошаган һәм ул елан белән уйный башлаган. Савыт эчендәге кобра бөтерелгән – зурайган да пыяла савыт чатнап ватылган. Елан тышка чыккан, кыз янына шуышып килгән дә пышылдаган:
– Сөекле дускаем минем! Бәби табар вакытың җиткәч, бакчага караган тәрәзәне ачып куй һәм бернидән дә курыкма! – шуннан каретадан шуышып төшеп калган.
Менә алда патша сарае күренгән. Кызны карарга бөтен сарай әһелләре каршы чыккан. Барысына да сылу кыз ошаган.
Тиздән яшьләргә матур итеп туй ясаганнар һәм кияү белән кәләш бәхеткә күмелеп яши башлаганнар. Аларның бүлмәләре шау чәчәкле бакча ягында булган. Кичләрен принц һәм аның хатыны тәрәзәне ачып куеп, еланны көткәннәр, тик ул күренмәгән.
Инде яшь хатынның бәби табар вакыты җиткән. Бүлмәдә ул имче хатыннар белән калган. Шул чакта елан сызгыруы ишетелгән дә ачык тәрәзәдән кобра шуышып кергән. Бүлмәдәгеләр куркып чыгып качканнар. Яшь хатын үзенең дустын танып алган һәм бик шатланган. Күзлекле елан аның янына шуышып килгән дә яңа туган бәбигә кагылган. Елан шунда ук бик матур кызга әверелгән.
Бүлмәгә принц килеп керсә ни күрсен: хатыны бәхетле елмая, ә аның янында кулына сабый тотып, бик тә чибәр кыз утыра, ди. Шулчак патша белән патшабикә дә килеп керәләр. Бу кыз патшабикәнең коеп куйган яшь чагы бит инде! Ул сабыйны принцка бирә дә елмаеп әти-әнисенә карый:
– Усал сихерченең тылсымы бетте! Әти, әни, мин яңадан кешегә әверелдем!
Патша белән патшабикә кызларын кочаклап, шатлыкларыннан елап җибәрәләр. Бик куаналар инде. Алар өчен иң бәхетле көн була бу! Кызлары табылу һәм оныклары туу хөрмәтенә сарайда зур бәйрәм оештыралар. Тәмле-тәмле ризыклардан табыннар сыгылып утыра, ди. Агачлардагы сайрап утырган кошларга кушылып, җырчылар җырлаган, музыкантлар төрле уен коралларында уйнаган – патша сарае күңелле аһәңгә тулган. Атна буе дәвам иткән бәйрәмгә шәһәрдәге һәм тирә-яктагы авыллардан бөтен кеше килгән, ди. Тик сихерче генә бу якларда бүтән күренмәгән, башка патшалыкка киткән, ди.
Нет комментариев