Нишлибез инде?
Хикәя.
Самат хәзер кепкасын кигәндә дивардагы түгәрәк көзгегә аяк очына басып карамый, болай да бер дигән күренә! Зур малай инде ул – көзен мәктәпкә бара. Бакча белән саубуллашкач, башта бераз моңсу йөрде дә, әти-әнисе аны дәү әниләренә кунакка кайтарды. Ә монда күңелсезләнеп утырырга вакыт юк.
– Без җәйге ялга чыкканчы, монда яшәп торырсың, улым. Атна азагында әтиең белән килеп йөрербез. Син дә тик ятма, йорт эшләренә өйрәнә торсаң, дәү әниеңә зур ярдәмче буласың, Самат улым, – дигән иде әнисе. Шулай менә икәүләп йорт-кураны карыйлар авылда, чөнки дәү әтисе дә көндез эштә була.
– Оныгым белән бергәләп дөнья көтәбез, – дип кеткелди дәү әбисе. Дөнья көтү ничек буладыр, Самат менә әнисен көтә инде. Анысы, саный белә ул: биш көн үткәч, атнаның ял көннәре җиткәнен дә белә. Әмма, дәү әнисе әйтмешли, күңел бит ул бигрәк нечкә – газиз кешесен көтә дә тора инде менә... Самат әтисен дә ярата, билгеле. Тик барыбер әнисе якынрак кебек. Аны гел шатландырып торасы килә. Әнисе куанып көлгәндә зәңгәр күзләреннән җиргә йолдызлар сибелә. Әйе, әйе!.. Самат учларын куеп карады бер. Якты, җылы йолдызчыклар учына елмаеп коелды. Чын менә... Шуңа, көннәр шимбәгә якынайгач, “Әнине бу юлы ничек шатландырырга?” дип баш вата Самат. Дәү әнисе белән түтәлдәге әрсез чүп үләннәрен утый; кичен кыяр, кишергә су сибә – болар өчен, һичшиксез, әнисе мактаячак. Ләкин бу эшләр һәрдаим башкарылгач, әнисенә ул кадәр шатлык китерерме гел?.. Саматның әнисе гөлләр ярата. Тәрәзә төпләрендә кышын да чәчәк атып утырган гөлләре бар. Ә бүләккә чәчкәләр бирсәң, тагын да шәбрәк. Әтисе бүләк иткәч, әнисе канатлы кошка охшап кала: елмая, көлә, гөл бәйләмен күкрәгенә кысып әйләнеп ала. Аннан сулы вазага утырта да анда-монда үткәндә сыйпаштырып та куя әле. Аның гөлләре дә бит әнинең кулы тигәч иркәләнеп, башларын селкеп алалар. Самат: – Әнием, гөлләр җанлымыни ул? – дип сораган иде. – Әйе, улым. Гөлләр кешенең кәефен сизеп торалар, яратканны да беләләр. Яхшылап тәрбияләсәң, үзләренчә рәхмәт әйтәләр, – дип, әнисе бераз шыттыра да бугай анысы... Бер дә рәхмәт әйткәнгә охшамаган алар. Әнисе күрмәгәндә Саматның сыйпап караганы бар – башларын да селекмиләр, рәхмәтнең “р” хәрефен дә ишетмәде Самат. Ә шулай да, әнигә чәчәкләр бүләк итәргә кирәк. Саматның гөлләрне кибеттән сатып алырга акчасы юк, әмма дәү әнисенең бакчасы тулы чәчкә. – Дәү әнием, әйдә, мин әнигә бу чәчәкләрне өзеп бирәм, – диде ул, су сипкәч пычранган аякларын ләгәндә юып торганда.
– Кирәкмәс, улым. Өзгәч гөлләр бик тиз сулалар – матурлыгын җуялар. Ә болай бөтен ишегалдын чибәрләп утыралар бит, сөбхәналла. Әниең белән икәүләп яннарына чыгып утырырсыз, гүзәллек күзләргә бик әйбәт ял ул. Әниеңә дә һава сулау сихәт бирер, атна буе дүртпочмакта кампитеры алдында эшләп арый бит инде балам... Дәү әнигә каршы әйтеп булмый инде – моны гына аңларлык Самат! Яз җиткәч тә өйдәге тартмаларыннан күчереп утырта бит ул аларны. Аннан соң, үзе әйтмешли, бәби караган кебек тәрбияли... Ярый, әни кайтканчы йөреп килим дип, аягына артсыз башмакларын эләктереп, Самат велосипедына утырды: – Су буенда берәр матур әйбер булмый калмас. Урамга чыгып ике йортны узган иде, күзе шау чәчәктә утырган чалмабашларга төште. Беркемнең ишегалдында түгел, урамда! Менә кайда ул чәчәкләр! Боларны әнигә бирсәң... Шатлана да шатлана инде! Самат бик тәвәккәл малай да ул тагын (монысын әтисе мактаганда әйтә). Тиз генә велигыннан төште дә биш чәчкәне өзеп тә алды, сабаклары кыска булды булуын, ярар инде... Үзләренең ишегалдына кереп, сулы таска салып куйды – шиңмәсеннәр. Әбисе күренми. Бигрәк шәп – сюрприз булыр. Хәзер малай, күңеле күтәрелеп, әнисен утырткан автобус килгәнче рәхәтләнеп уйнарга була дип, су буена очты гына... Инде автобус та килер чак җиткәндер, дип кайтып керсә... таш мозаикалы күтәрмә төбендә күзләрен кысып әнисенең матур туфлиләре черем итә. “Килгән!” Саматның йөрәге кош кебек талпынып куйды. Әй бу вакытны... Күтәрмәдә генә утырып көтсәңме... үтми дә үтми инде – Саматның сынаганы бар. Ә су буенда... Кай арада кич булган? Ну, ярый, бераз ярдан суга таш атты; аннан озын таяк табып, ала ата казны куып йөртте. Беркөн муенын сузып бик ыслап калган иде – абзасына бүтән борын сузмас... Күлмәге озын җиңле булса да, велосипедта йөрергә җайлы дип, кыска чалбар кия бит Самат – бу усал каз шәрә ботыннан умырып алса... Тагынмы?.. Күктә кечкенә бер кошның сайраганын тыңлап басып торды. Биектә-биектә үзе, ә тавышы... гел яндагы кебек менә – шундый яңгыравык! Бәләкәй кошны ничек күргән дисезме? Самат әйбәт күрә ул! Җидегән янындагы кечкенә йолдызны да күрә әле. Әтисе әйтә, элек ул йолдызны күрә алган егетләрдән иң мәргән укчылар чыккан, ди... Самат та армиядә иң шәп солдат булачак! Аннан... су буеннан велигында бер-ике урады да кайтты. Ә әнисе инде өйдә!.. Самат йөгереп тас янына килде. Шул чак шатлыгын аҗдаһа йотты: кичке кояшның сүрән нурларында тастагы су гына ялтырап ята, чәчкәләр юк иде. “Алганнар!.. Дәү әнисе бүләк иткән. Мин әзерләп куйганны...” Елардай булып килеп кергән Саматны дәү әнисенең әрнүле тавышы сагайтып, ишек төбендә үк туктатты. Бүлмә түреннән ишетелгән һәр сүз бездәй чәнчеп ала иде. Самат үрелеп караса... әнисе тәрәзә янында басып тора, дәү әнисе иң кыйммәтле бәллүр вазасына чәчкәләрне (Саматның!) ипләп кенә утырта. (Бу вазаны башка чакта алмый да ул. Беркөн кырдан икәүләп акчәчәкләр җыеп кайткач, чәшке кебек ясалган вазасына куйган иде...) – И Илаһем... урамга чыгарлыгым калмады. Ничекләр Сания күршемнең күзләренә карарга инде? Оят бит... оят! Минеке кебек кенә түгел бит аның чалмабашлары! Ул бит гөлләрнең орлыкларын элемтә бүлеге аша яздырып кайтарта, иң затлысын, эреләрен. Исе генә дә ни тора!.. Самат бусаганы атлап керде. Чынлап та, бүлмәнең һәр почмагын хуш ис тутырган. Ә ап-ак пионнар шар күзләрен Саматка төбәгән. Әнисе ник шатланмый соң? Шундый матур чәчкәләргә дә... Күзләре моңсу, дымлы. – Улым, нишлибез инде хәзер? Бу гөлләрне бит күрше апаң тырышып үстергән. Урамны ямьләсеннәр, үткән-сүткән кешеләргә матурлык өләшсеннәр, дип. Ә хәзер алар юк. Чәчкәләрсез калган куаклары да моңсудыр. Күрше апаң бик кайгырадыр... Саматның башында кырмыскалар кузгалды, тыз-быз чабышалар гына! “Нишлибез... нишлибез?” – Мин аларны хәзер үзенә кертеп бирәм. – Ул шатланыр дисеңме? – Әйдә, икәү керик, син әйтерсең... – Алай дөрес булырмы? Сания апаң бөтен үпкәсен миңа ташлар, авыр сүзләр әйтер. Соңыннан әйткәненә үзе үкенер. Күршеләр ямьсезләнеп яшәргә тиеш түгел, улым. Яңа күңелсезлекләр килеп чыгар бит... – Алайса... алайса... мин үзем гафу үтенәм. Самат сулыгып елап җибәрде: – Әни... мин бит белмәдем... Чәчәкләр бит урамда үскәч... Сиңа, дип өздем, бүләккә... шатлан, диеп... – Урланган бүләк бервакытта да шатлык китерми, улым. Бүлмәдә тынлык... Ара-тирә Саматның борынын тартканы ишетелә һәм күлмәгенең җиңе белән битен сөртеп алганы гына тынлык пәрдәсен ерта... – Гафу ит мине, әнием! Син дә, дәү әнием, борчу китергәнем өчен гафу ит, яме? Сания апа янына хәзер үзем барам, әрләсә әрләр... Азатка менә бу машина ошаган иде, аны бүләк итәм. Самат тиз-тиз уенчыклар салынган тартмадан өр-яңа, кабина ишекләре ачыла торган, алга да, артка да йөргән тимер машинаны табып алды. Ишеккә атлаганда аның күңеле инде тынычланган, ялгышын төзәтә алуына ышаныч туган иде. Әтисе гел: – Ялгышлар була ул, улым. Йөргән җирдән ат та абына. Ә менә хатаңны төзәтергә көч табу – монысы авыррак, – дип әйтә. Ул дөрес әйтә... Саматны әбисе туктатты: – Балам, бу чәчкәләрне дә Сания апаңа бир инде – шулай дөресрәк булыр.
“Нишләргә икәнен зурлар һәрвакыт белеп торалар шул. Ярый, мин дә тиздән барысын да беләчәкмен!” дип, күңел болытлары таралган Самат капкадан киң урамга атлады.
Комментарии
0
0
Хикәяләрегез бер сулышта укыла торган, бик тәрбияви, рәхмәт
0
0