Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Матурлык сере

Матурлык сере

парча

Чулт-чулт-чулт... Челтер-челтер... Туган авылымны уратып алган ефәк чәчле, бәбәй итәкле тау битенә якынайган саен, челтер чишмәнең моңлы тавышы көчәя, матурая бара. Дулкынланып, сукмак буйлап аның янына атлыйм.

Бүген серләрем күп минем – кечкенәдән мине аңлаучы ягымлы әниемә дә, хис-тойгыларымның сандыгына әйләнгән көрән тышлы көндәлек-дәфтәремә дә чишмәдем әле аларны – самими балачагымнан ук дустым булган көмеш сулы чишмәгә сөйләргә телим.

– Исәнме, гүзәлләрнең гүзәле, көләчләрнең көләче, садә җанлы, саф күңелле, чиста сулы пакъ чишмә! Син көттеңме мине? Көткәнсең... беләм. Мин дә, син җырлаган кебек, яңгыравыклы көмеш тавыш белән көләм икән бит... Менә, имтиханга әзерләнгән җиремнән китап-дәфтәрләремне бер читкә куеп, ашкынып, синең яныңа килдем. Бик сагынып килдем. Күрешмәгәнгә байтак гомер үтте. Салкын кышлар инде йөгерек кар суларында агып китте. Хәзер синең тирә-ягыңны йомшак каз үләне каплаган – искитмәле булып чибәрләнгәнсең! Улагыңнан агып чыккан шифалы суың, елан кебек бормаланып, шомарып беткән түгәрәк ташларга ышкылып, каз-үрдәкле кечкенә инешкә шуыша. Ә инеш буен ике яклап үги ана яфракларының сап-сары чәчкәләре каплап алган. Гүя кояшның бәбкәләре сибелгән – күзләр камаша! Улакның уң ягындагы сыгылмалы талда нәфис яфраклар яшькелт күзләрен ачкан. Инде алар лепер-лепер синең белән сөйләшеп ята. Чишмәкәй, син яфрак телен аңлыйсың: яныңда зифа талың үскәнгә тавышың шат синең; көннәрең – аяз, төннәрең – айлы. Куанып, челтер-челтер җырлыйсың...

Минем дә бүген җырлыйсым килә! Сиңа кушылып, яшерен хисләремне бар дөньяга моң итеп сибәсем килә. Йөрәгем түрендә якты кояш балкый, күңел күлемдә пар аккошлар йөзә; җан тирәгемдә былбыл сайрый. Ә үземнең биеккә-биеккә, зәңгәр күкләргә очасым килә.

...“Син көлгәндә чишмә чылтырый!” – диде Ул бүген. Көлүемнән туктап, мин Аңа борылып карадым: күзләрендә йолдызлар бии, ә йөзе кояштай балкый иде. Шунда мин гүя кошка әйләндем – карлыгач булып Аның күңел күгендә очтым, аккош булып карашының нурларында коендым, тургай булып керфекләрендә канат кагындым... Мин бәхетле, бик-бик бәхетле!

Бүген барысы да матур, чишмәкәй: син дә, таулар да, инеш һәм таллар да! Барлык дусларым да, таныш һәм таныш булмаган кешеләр дә. Хәтта өрә-өрә каршыма чыккан крендил койрыклы, җирән төстәге күрше урам маэмае да матур. Сөлек кебек сылу гәүдәле, диңгез суыдай зәңгәрсу-яшькелт күзле, елгадагы дулкындай кара бөдрә чәчле, чишмә кебек саф күңелле Ул – иң матуры!!!

Әнием әйтә: “Матурлык ул яшьлектә була. Әнә әтиегез бик чибәр иде дә... ә хәзе-ер...” Юри генә, шаяртып кына әйтә; үзе, сөйкемле елмаеп, каз мамыгыдай йомшак куллары белән әтиемнең җыерчыклы битеннән сыйпый. Мин, сокланып, аларга карап елмаям. Әтием дә, әнием дә бик матурлар минем!

Мин беләм, чишмәкәй, матурлык яшьлектә генә булмый. Мин матурлыкның серен беләм! Син дә беләсең аны, әйеме? Матурлык ул – яратуда һәм яратылуда. Бүген мин сиңа шуны әйтергә килдем: мин яратам! Мин бу тауларны, туган авылымны, әти-әниемне, укытучыларымны, дусларымны яратам; сине, чишмәкәй, бик яратам; мин Тормышны яратам; барлык кешеләрне һәм... Аны өзелеп яратам! Шуңа миңа дөнья матур һәм... үзем дә бик матур, әйеме, сердәшем чишмә?!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев