Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кызыл носки

Шул хәлдән соң, мин киемнәр, һәм аларның төсләренә, укучылар сүзенә игътибар итми башладым...

Кыш. Без, 6-7 нче класс укучылары, физкультура дәресе өчен киемнәрне алыштырабыз. Безнең дәресләр тагын бергә буласы. Мин үземнең кышкы чалбарымны, мәктәп чалбарымны, икенче кат трикомны салдым. Әйе, мин шулай калын киенәм. Кыш бит. Автобус салкын. Ә мин укырга автобус белән барам. Автобусның салкынлыгы мәктәптән кайтканда барганга караганда да салкынрак тоела миңа. Инде күптән чишенгән һәм спортивкасын кигән классташым миңа карады да, минем кызыл носки кигәнемә игътибар иткән, һәм:

– Ха-ха-ха... Карагыз, Кәрим кызыл носки кигән! – дип көлде дә, бүлмәдән чыгып китте. Шунда ук “җиде”ләрнең алтысы да килеп керде, миндә “матур” носки булганлыгын күреп, бәйләнә башладылар:

– Карале, кем монда кызларски носки кигән...

– Кәрим, син чо, кыз чтоли?

– Бу бит малайларски түгел!

– Ичмасам сары носки кигән булсаң, яхшырак булыр иде!

– Малайларски ул бит кара, яки соры носки була, кызыл түгел.

Уратып алдылар. Нәрсә әйтергә дә белмим. Кызарып беттем...  Ачуым килә башлады. Чынлап та кызыл носкилар икән шул.

– И, тагын алны ки идең!..

Алар чыгып киттеләр. Ә мин һаман җавап уйлап табарга тырышам. Кара носки... Ник мин бүген карасын кимәдем икән? Эм-м... Миндә бүген нинди носки соң?!

Карыйм. Өченче каты – кызыл, икенчесе – сары, эчтәгесе – ал... Бетте баш. Нәрсә соң бу?...

...Әйе, мин ул вакытта кайбер нәрсәләрне аңлап бетерми идем әле һәм мин һәр кеше, һәр бала сүзенә ышана идем. Һәр кеше сүзе, минемчә, дөрес шикелле иде. Физкультура укытучысы безгә: “Тагын бер капчык бәрәңге!” – дип әйткән шикелле, безнең класста мин төрле кешеләрнең фикерләре, әйтик – бәрәңгеләре белән тула идем. Берәр стереотиплы һәм үпкәләтүчән фикер, зур һәм черек бәрәңге сыман атылып керә икән, мин капчык төсле авам. Һәм мине яңадан торгызалар. Һәм мине торгызып, андагы черек бәрәңгене алып капчыкны кире җиргә бастырып куйган кеше – ул әни була.

...Кайттым. Ул хәл баштан чыкмый. Әниемә әйтәм:

– Әни, нишләп безнең шкафта кызыл, ак, сары, әллә нинди күбәләкле носкиләр генә бар ул?

– Ник алай дисең, улым?

– Малайлар мине хәзер “кыз” дип саный. Алар миңа бәйләнделәр!

– Игътибар итмә син аларның сүзенә. Аларның сүзенә ышансаң, икегә ике – ул биш булып килеп чыга. Алар синнән көләр өчен, дөрес әйберне дә ялгыш булганлыгына ышандыра.

– Ярар, әни. Тик, нигә безнең кара носкиләр юк дәрәҗәсендә соң?

Әни әзрәк уйлап куйды. Гәрчә шкафтагы носкилар бүлемендә кара төстәгеләре дә булса да, ул мине кара төстәге носки тапмаганым өчен битәрләмәде.

– Кибеттән алмаганыбыз. Җитмәсә, безнең авыл кибетенә җылы кара төстәге носкилар кызыл кар яуганда гына кайта. Улым безнең кибеткә нинди носки кайтса, без шуларны сатып алабыз инде. Носки өчен генә дип шәһәргә чыгып чабып булмый инде.

– Иртәгә мин кара төстәгесен киям, ә кимәсәм, син миңа кисәтерсеңме?

Ул борчылган кыяфәттә иде. Әзрәк уйлады да, әйтте:

– Ярар улым.

Минем сорауларым калса да, алар белән әнине борчыйсым килмәде, шуңа күрә мин өй эше эшләргә киттем. Хәзер уйлап йөрим, кара әле ничек кызык әйткән әни, мине сүкмәгән, үзең гаепле, ник кимәдең димәгән. Кара төстәге носкилар бар бит ул шкафта, бары тик мин аларын кимәгәнем, ә ачык төстәгеләрен сайлап алганым. Гомумән, иртән торгач мин носки төсенә бик игътибар итеп тормыйм шул.

Шул көннән соң буран чыкты. Мин мәктәпкә бардым. Бу юлы инде бер кат кына кара носки кидем. “Бүген инде бәйләнмәсләр” – дип сөенеп куйдым.

Безнең мәктәп – салкын, һәм мин гел анда туңам. Шул көнне дә, мин каттым. Аяк турында сүз юк. Гәүдә – шыр боз. Мин уйлана башладым. Ник мин катам соң, ә башкалар – тирли? Ачу килә.

Биш дәрес үтте.

– О-о, ниһаять карасын эзләп таптың, м-да?

– Әйе.

– Вот син кичә күп кат кигән идең. Җитмәсә носкиләрның шундыйлары.

– Ага...

– Ул синең танк шикелле кабарып тора иде. Анда кимендә бер өч кат бар иде бугай, име?

– Шулай иде шул.

– Прям шулай ук булды мени? – дип көлә башлады берсесе. – Син нигә шуның кадәр киенәсең соң?

– Мәктәп салкын бит!

– Уф, бред сөйләмәле. Монда бит эсс-се!.. Тәнәфес буе чабып кара, уйный-уйный мышнап беттем, сыртым лыч су. Менә битемә кара. Битем янып тора. Хәзер менә Илмирне куып тотасым бар да, аңа берне “тондырасым” бар.

Кинәт бөтен ачуымны җыеп:

– Сез үзегезнең носкиларыгызны карагыз яме. Кешенекен күрү рәхәт ул.

– Чо?

– Бернәрсә дә түгел...

Шуннан соң, алар киттеләр. Алар киткәннән соң, кинәт бөтен һава миңа тагын да суыграк тоела башлады. Минем башымда әллә нинди төер барлыкка килде. Каткан суык кулым белән башны тотып карадым. Класс җитәкчебез мәктәптә юк иде, аңа авыртуым турында әйтә алмадым ...

...Мин өйгә көчкә кайттым һәм шунда ук ятып йокладым. Минем кичкә температура күтәрелгән икән. Мин уяндым да, әни миңа дару бирде. Аны эчкәч,  кайнарлык әзгә генә булса да кимеде. Күземне йомдым, һәм йоклаган шикелле сабыштым. Әни үз-үзенә сөйли.

– Эх, уйладым бит, чирли ала дип уйладым! Тик бер сүз дә әйтмәдем. Шул бер катын гына киеп, чалбарын гына киеп, өстенә күлмәк кенә киеп китте дә ул, менә нәтиҗәсе шушы булды инде...  Ул бит башкалар минем киемем турында я тегеләй, я болай дип әйтерләр дип гел борчыла. Гел-гел әйтеп торып булмый бит тегене ки, моны ки дип. Ул бит үсеп килә.

Мин йокыга талганым. Мин уяндым. Кич җиткән. Әни килде һәм миңа су һәм дару бирде. Без йокларга яттык.

Һәәй, күз кабакларым авыр булса да, йомдым.  Дарудан соң җиңел дә кебек, әмма мин инде тагын йоклап киткәнем. Икенче көнне хәлем яхшырган, кәефем дә әйбәт иде. Температурам юк иде. Мәктәпкә дә барасым килә. Инде нишләргә, барыр идем – дәресләр кичтән әзерләнмәгән. Бер генә тапкыр да әзерләмичә барганым юк иде. Бу юлы тәвәккәлләргә уйладым. Дәресне дә калдырасы килми, әти-әни гел әйтеп тора: “Без мәктәпкә авыртсак та бара идек, температура булса, төшүгә бара идек.” – дип.  “Барма, әле хәлең юк!” – дип әйтсәләр дә, мин киттем.

Мәктәптә яңалык: яңа укучы килгән. Минем андагы яңалыклардан кәефем тагын да яхшырып китте. Ничектер ул көнне укытучылар миннән сорамады, билге дә куймады. Бәлки класс җитәкчесе аларга авыртуым турында сөйләгәндер. Ул көнне мин игътибар үзәгендә түгел идем. Класстагы күзләр яңа укучыны күзләделәр. Тик ул моны сизми. Коридорга чыкса да, аңа андагы барлык башка күзләр берьюлы төбәлә. Бәлки, ул яңа укучы ул карашларны сизәдер инде. Менә икенче дәрес, барлык укучы яңа укучының ничек итеп җавап бирәчәген, тавышы ничек чыгачагын, дәрес темасын белгәнен – белмәгәнен бәяләргә дип көтеп тора. Яңа укучы ничектер сынаулы карашларга бирешмичә генә үзе белгәнчә җавап бирде. Класстагы укучыларга гаепләрлек нәрсә табылмагач, җиңелчә генә пышылдап сөйләшеп алдылар. “Иии, күп белә торган булып чыкты әле бу, менә аңа бишле куячак иде укытучы” – дип, үзләренчә нәтиҗә дә ясап куйдылар. Ул көнне безнең өчен тагын бер яңалык булды. Безне, һәр классны аерым- аерым фотога төшерергә дип фотога төшерүчене чакырганнар икән. Көткән фотога төшү өченче дәрестән соң башланды.

Безнең классның чираты, әлбәттә, биш класс төшкәч кенә җитте. Менә без тезеләбез. Укытучыбыз килгән һәрберебезне үзе тиеш дип тапкан урынга бастыра бара. Әгәр без үзебез теләгәнчә бассак, андый фото көлкеле чыгар иде. Мине дә алга беренче рәткә утыртты укытучыбыз. Беренче рәттә урындыкка утырырга, ә икенче рәткә басып, ә өченче рәткә озынрак буйлылар басачак иде. Соңыннан, чират яңа укучыга җитте. Укытучы аңа беренче рәтнең уртасына урындыкка утырырга диде. Аның килеп утыруы гына булды, чалбар балагы күтәрелде һәм аның аягындагы носкилары күренде. Ә моны иң беренче булып фотограф абый күреп алды һәм ни өчендер түзмичә: “Че, только красные носки что-ли у вас в шкафу или ты отличник?” – дип сорап куймасынмы?! Мин бу сүзләрне миңа әйттеләрме әллә дип, үз носкиемә карадым. Юк, кызыл төстә түгел. “Мин түгееееел, икән!” – дип уйлаган арада, минем классташлар, кайсы башын артка ташлап, эчен тотып көлә, кайсы пышылдый, кайсы үрелеп карый ук башлады. Кызыл носкилар яңа укучыда иде. Бу хәл класс җитәкчебезне ялыктыргандыр, ул түзмәде. “Менә хәзер! Объективка карыйбыз барыбыз да, берничә секунд сөйләшми торабыз! Әле бездән соң тагын биш классның фотога төшәсе бар!” – дип кычкырып диярлек әйтте.

Шул хәлдән соң, мин киемнәр, һәм аларның төсләренә, укучылар сүзенә игътибар итми башладым. Мәктәптә һәм автобуста (кайтканда бигрәк тә) ник туңганымны белдем. Үземнең тәнәфесләрдә чабып уйнап йөрмичә, ә дәрескә әзерләнеп укый-укый, дәресләрне бик тырышып тыңлап һәм борчылып җавап биргәнгә туңганымны да аңладым. Тик хәзер мәктәпкә барганда “күбесенчә” гел кара төстәге носкилар киям.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев