Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кызларга, малайларга: минем күзәтүләрем

***

Мәктәптә унбер ел буе уку дәверендә, берничә төрле мәктәп укучылары белән аралашкач, төрле тип укучылар булуын ачыкладым. Нинди төрдәме? Әйдәгез аңлатып китим.

Робот кебек

Беренче төре: гел дәрес әзерли, китап-дәфтәрләрен онытмый, ул аларны тышлый, һәр дәрескә дәфтәрен йөртә, өй эшен көндәлеккә яза, көн калдырмый. Бу укучы теләсә ничек сөйләшеп йөрми, чөнки вакыты юк. Авырып китсә, ике-өч көннән килә, укытучының кушкан бер генә эшенә дә каршы килми, арып-талып булса да бөтен җиргә өлгерергә тырыша, ярышларга, конкурсларга, олимпиадаларга, газета чыгаруда, макулатура җыюда, концерт номерларында һәм класс белән бәйле булган барлык чараларда катнаша. Бу тип укучы әйтерсең робот кебек, конфликт тудырмый, андый укучыны барлык укытучы да үз ярышларына йөртергә тели.

Шомарган

Икенче төр укучы: дәресләргә сайлап кына әзерләнә, фәненә карап әзерләнә. кайсы укытучы усал, шуның дәресенә әзерләнә, кайсы усал түгел аннан өй эшен дә язып тормый. Авырса, берәр яки икешәр атна килми, мәктәптә нәрсә тели шуның турында гына сөйләшә, олимпиадаларга йөрми диярлек, барса да әзерләнмичә бара. Болар — күчерергә шомарган укучылар, гадәттә аларга билге куйганда алар гел әрепләшә башлый, андыйлар үзе кебек дуслар табып мәктәп коридорында һәр тәнәфес саен очрашалар, аларны нәрсәгә булса да күндерү авыр, андыйлар үз иркендә йөреп торалар.

Гел гаеп эзли

Өченче төр укучы: дәресләрдә тыңлап утыра, өй эшләрен эшләп килми, йә бик сирәк кенә эшли, тәртипне бозмаска тырыша, бернинди төркемгә иярми. Укытучы андыйларны ярышларга сирәк алып бара. Бу төр класс эшләрендә катнаша, дәресләрне калдырмый, сүз көрәштерми.

Дүртенче төр укучы: дәресләрне юньләп тыңламый, өй эшләрен кайбер фәннәрдән генә эшли, ансын да каяндыр күчереп. Бөтен нәрсәдән гел гаеп эзли, тәнәфесләрдә андыйлар төркемнәргә җыела, аларның җыела торган урыннары берничә була, алар кызык эзләп йөриләр, андыйларның көчләре күп, куллары гел кычыта кемгәдер бәйләнәселәре килеп тора, сирәк булса да спорт ярышларына йөриләр, тик җиңмиләр.

Сирәк очрый

Бишенче төр: күбесенчә спорт түгәрәгенә йөрүчеләр, сирәк булса да җиңәләр, укудан артта калмаска тырышалар, тәртипсезләрне күзәтәләр, әмма аларга иярмиләр. Аларда юмор хисе көчле була, башкаларны хөрмәт итә беләләр, активлар, андыйлар мәктәптә сирәк, андыйлар төркемнәргә ияреп йөрми.

Алтынчы төр: дәреслекне дә, дәфтәрне дә йөртми диярлек, күп сөйләшә, гел ашыга, кызык эзләп йөри, сирәк кенә булса да команда белән төрле ярышларга эләгеп катнаша. Аның кулында гел телефон, мәктәптә үз төркемнәре бар.

Мин санап киткән барлык төр укучы да бер үк сыйныфта очрарга мөмкин, ә гадәттә класста бер, йә ике, йә өч төр укучы ешрак очрый. Мәктәп укучыларының төрлелеге нидән килеп чыга соң? Минем фикеремчә, һәр төр укучы үзенең әти-әнисе биргән тәрбиясе нәтиҗәсендә формалаша. Бу әлбәттә, бары тик минем күзәтүләр генә, минем фикер.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев