Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Коткару

Коткару

ХИКӘЯ

Мәктәптән кайтып барам. Аяк астындагы ефәктәй кар баскан саен шыгыр-шыгыр килә. Мин нинди бәхетле! Шушы гүзәллекне күрә, тоя алуым, үз авылымда үз аякларым белән атлап, кышкы саф һаваны сулап баруым белән бәхетле! Шундый матур уйлар белән өйгә дә кайтып җиткәнмен.

Әни пешергән тәмле ризыкларны ашагач, әзрәк эшләп тә алырга кирәк бит инде. Әти белән мал карарга чыгып киттек. Әти җылы сарайга яңа туган бозау янына кереп китте. Мин аны көтеп тормадым, тиз генә сарай түбәсеннән печән төшердем дә бакча башына таба киттем. Шулчак койма почмагында ниндидер бер «түмгәк» күзгә чалынды. Ул йорт куянының баласы булып чыкты. Аның күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Яшьле күзләре белән миңа: «Коткар мине, зинһар» дигән сыман карап тора. Дер-дер килгән бу сөйкемле җан иясен кулыма алдым да өйгә йөгердем.

Әти дә, әнием дә – яхшы кешеләр минем. Алар инде гел нинди дә булса маҗараларга юлыгып торуымны беләләр. Хәзер дә миңа сораулы күзләрен текәделәр. Мин куенымнан куян баласын алып күрсәттем. Дәрес әзерләп утырган җиреннән энем дә йөгереп килде. Без аның белән чиратлашып куян баласын җылытырга булдык. Әни ниндидер май сылап, куянкайның аякларын бинт белән бәйләп куйды. Бераздан аның калтыравы кимеде.

Шулвакыт энем: «Абый, Мәхмүт абыйлар куян асрый бит, аларныкы түгел микән?» – диде. Куян баласын куеныма яшереп, энем белән күршеләребезгә чыгып чаптык. Диләрә апай белән Мәхмүт абый тәмләп кенә чәй эчеп утыралар иде. Без дә аларга кушылдык, чөнки табында тәмлүшкәләр күп иде. Ашый-ашый куян баласын онытып җибәргәнбез. Мәхмүт абыйга аны күрсәткәч, ул аны танып алды, безгә рәхмәтләр укыды, ә Диләрә апа тәмле-тәмле күчтәнәчләр биреп чыгарды. Мин үз эшемнән бик тә канәгать идем.


 

Метки хикәя

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев