Кормышъяр (әкият)
(Даниярның Кырмышъярдан Кормышъярга әйләнү тарихы)
Данияр, иренеп кенә киерелеп алды да, өстендәге бизәкле юрганы астыннан идәнгә шуып төште. Яртылаш кына ачылган күзе аша дивардагы сәгатьнең кече теле унбер тирәсендә икәнлеген күреп алды. Өйдә – тынлык. Әти–әнисе, мөгаен, Яңа ел өстәленә тәм-том алырга чыкканнардыр. Чаңгыга, я булмаса шугалакка булса, Даниярның ай-ваена карамый уятып алып киткән булырлар иде. Ә кибет-базар тирәсенә малайларын ияртергә яратмый алар. «Тыныч колагым», ди әнисе.
Әти-әнисенең юклыгыннан файдаланып, Данияр, юыну бүлмәсенә кереп тормый гына, аш бүлмәсенә юнәлде. Өстәлдә әнисе аңа дип әзерләп калдырган ботка белән эремчекне күрүгә, йөзен чытып, «фууу» дип сузды. Аннары өстәл тартмаларыннан тәмлерәк нәрсә булмасмы дип эзләнә башлады. Бер тартманың эчкерәк ягыннан шоколад кәнфитләр чыкты. Ике кәнфитне тиз-тиз генә ялтыравык кәгазьләреннән арындырды да авызына озатты. Суыткычның арткырак өлешенә этебрәк куелган тәмле суны голт–голт итеп йотып куйды, берничә кисәк казылыкны ашказанына шудырды.
Эче тулса да, күзе туймады әле. Ул урындык алып, киштәдәге яшерен тартмаларны тикшереп карарга булды. Рәт-рәт тезелеп киткән ярма савытларын эткәли башлаган иде дә, урындыкның кырыенарак басты булса кирәк, идәнгә килеп төште. Башка вакытта булса, ачы тавыш белән үкереп, әнисе янына жәлләтергә йөгергән булыр иде дә, бүген ай-яй-яйлап, үзалдына зарланырга гына калды. Егылган урыныннан кузгалмыйча бер-ике минут ятты Данияр. Тез башы да ярыйсы гына бәрелгән, терсәк тә сыдырылып киткән, баш та гүли. Инде тәмам йокысы качкан малай авырткан башын сулга таба борган иде дә, күзе җилкәсенә менеп баручы бер кырмыскага төште. Кап-кара, шактый эре гәүдәле бу җан иясе бик җәһәт адымнар белән башта муенына, аннары битенә теркелдәде, тагын бер мизгелдә инде Даниярның борын очында пәйда булды. Малай ике күзенең алмаларын борын очына юнәлтте. Аңа карап торган кырмысканың күзләре зураеп, ике кара ут булып бораулый башладылар.
– Аһ, әле син шулаймы? – диде дә Данияр, бер селтәнүдә кырмысканы учына эләктерде. Очып барган озынборыннарны шулай оста тотып, малайларны шаккатырган кеше ул, бик беләсегез килсә!
Авыртулар онытылды. Малай тиз генә сикереп торды да кырмысканы өстәлдәге пыяла тартмачыкка салып куйды. Өстен дә япты.
Аның башына инде, үзе уйлаганча, бик шәп уй да килеп җиткән иде. Әтисенең эш бүлмәсенә кереп, зурайткыч-лупа алып чыкты да кырмысканы өйрәнә башлады. Юкка гына аны «ботаник – 2» димиләр ич. Дөрес, көләләр инде, әлбәттә. Укырга яратмаганына төрттерәләр.
Зурайткычны әтисенә уйлап табучы дусты бүләк иткән иде. Әйтүләре буенча, бик хикмәтле, тиңдәше булмаган нәрсә икән. Данияр, җайланманың сабындагы саннарга баскалады да тоткынына якын китерде. Пыяла артыннан аңа бик усал итеп карап торучы кырмысканың кара күзләре шулкадәр якын һәм зур иде ки, ул хәтта куркуыннан арткарак чигенеп куйды. Зурайткычсыз гына караганда энә башыннан аз гына зуррак бер мәхлүк җанның тартмачыкта биктәлеген аңлауга, тынычланып куйды. Тагын зурайткыч аша карады. Бу юлы кырмыска күзләрендәге мыскыллауга кадәр күргән кебек булды ул.
– Син нигә масаясың соң әле? Мин бит теләсәм, сине хәзер үк юк итә алам! – дип кычкырды Данияр, зурайткычны тизрәк күз алдыннан алып.
Зурайткычны күзеннән ераклаштыргач та, кырмыска аңа үртәп, мәсхәрәләп карап торадыр кебек тоелды. Ачуыннан аның йөзе бүртенеп чыкты, пыяла тартманы алды да бар көченә селеккәли башлады.
«Шулай була ул, телләшсәң» димәкче иде дә, кара чутырның берни дәшмичә чекерәеп каравы гына искә төште. Тагын зурайткычны тартмачыкка якынайтты. Теге Мыскыллы күз хәзер инде аңа зур гаебе өстендә тоткан укытучы кебек шелтәләп караган кебек иде. «Бу ни хәл соң бу!» дип, Данияр кырмысканы гипноз белән җиңәргә уйлады. Ул гел шулай. Берәрсенә ачуы чыкса, үзенең кысык соргылт күзләрен тагын да кыса төшеп, «гаепленең» күзләренә текәлә. Иреннәре бер сызык булып кына кала, кашлары үзара бәрелешергә җыенган таулар кебек бер–берләренә килеп терәлә. Күзләреннән очкыннар чәчри. Шулай күз алдына китерә ул үзен. Әкияттәге кебек. Бу ысулы, гадәттә, сыйныфташларына нык тәэсир итә. Бигрәк тә, кызларга.
Данияр зурайткычны пыяла тартмага китереп терәде дә, «гипнозына» кереште. Аңа текәлеп карап торган иләмсез күзләр бераздан тагын да зурая, тоныгая башлады. Күзләр урынына караеп торган чоңгыл пәйда булды. Аннары ул кисәк кенә үзенең кечерәя баруын тойды. Ниндидер көч аны шул чоңгылга таба тарта башлады. Бу көч шул кадәр зур, шулкадәр куркыныч иде, малай аякларының идәннән күтәрелүен, гәүдәсенең мамык кебек җиңеләеп калуын һәм үзен ниндидер зилзилә эчендә калып, кара авызлы чоңгылга таба якынлашуын сизде. Юк, ул хәтта бу хәлне сизәргә дә өлгерми калды бугай. Бер мизгелдә аны кара бушлык үзенә суырып алды, икенче мизгелдә үзенең каршында алагаем зур гәүдәле бер нәрсә басып торуын күрде. Өченче мизгелдә үзенең ябык тартмачык эчендә икәнлеген аңлап алды.
ДӘВАМЫ БАР
Нет комментариев