Кондыр маҗарасы
(Гадрозаврлар җирендә)
1.
Малайларны бәхет басты! Бәхетнең дә ниндие әле! Урал аръягыннан ук кунакка кайткан Туган абыйлары аларны да үзе белән алып китәргә булды.
-Тимерханга да иптәш булырсыз, дөнья да күрерсез. Әле Яшел Үзән белән Казаннан ераграк киткәнегез дә булмагандыр, әйеме, малайлар?
-Минем Мәскәүгә барганым бар, - дип куйды Илназ.
Нәфиснең, чынлап та, әле үз якларыннан ары киткәне юк иде. Өлгерерсез әле, диләр олылар. Имеш, икенче сыйныфны гына тәмамлаганнар, башлары яшь. Әтисе белән кунакка кайткан Тимерханның да шатлыгы эченә сыймады. Шулай булмый ни: бер ай эчендә инде тәмам дуслашып өлгерделәр бит.
-Урррааа! - диде ул, куллары белән җилпенә-җилпенә.- Здорово, малайлар, шулай бит?!
-Татарчасын да шомарта төшерсез, - дип куйды әтисе аңа карап, - алайса Тимерханнан Тимошага әйләнә дә куя.
-Ну, ати-и-и, - Тимерханның канәгатьсезлеге тавышына чыкты, - мин татарча белям бит.
-Камиллекнең чиге юк, улым. Әлегә булганына шөкер инде.
Әти-әниләре ерак юлда алҗырлар инде бу балалар дип борчылып озатып калсалар да, малайлар өч көнлек юлны бик җиңел үткәрделәр. Машинада кайсы малай арый инде! Юл йөрүнең иң рәхәте машинада да, малай чактадыр әле ул.
Өченче көн кичкә авышканда, Туган абыйлары юл кырыендагы “Кундур” дигән язуга ымлап:
-Менә безнең Кондыр шул була инде ул, килеп җиттек, егетләр, - дип куйды.
“Кундур” сүзен ишетүгә, Илназ белән Нәфиснең колаклары үрә торды. Икесе бергә:
-Кундур??? – дип суздылар. -Бу...динозаврларлар яшәгән Кундурмы?
-Ну да, - дип куйды Тимерхан, артык гаҗәпләнмәгән кыяфәттә. Хәзер инде ул биредә үзен хуҗаларча тота иде. – Находкалар таптылар монда.
- Әйе, - дип җөпләп куйды малайның әтисе. – Гадрозаврларның иң зур каберлеге бу тирәләрдә, диләр.
-Гадрозаврлар?? - кунак малайларның сөенечләренең чиге юк иде. Хәер, Туган абыйлары “тираннозавр” дисә дә, я булмаса “стегозавр” дисә дә – кайсы гына төрне атаса да барыбер иде. Малайлар динозаврлар яшәгән җиргә килделәр! Динозаврлар! Илназ да, Нәфис тә динозаврлар турындагы бөтен китапны укып бетерделәр бугай инде, бөтен фильмнарны карап бетерделәр. Ә хәзер үзләре менә шул кәлтәсыман җанварлар яшәгән җирдә йөриячәкләр.
- Шәп башланды әле бу каникул, - диде Илназ.
- Шәп! - дип куйды Нәфис.
- Ну да! – дип кушылды Тимерхан. – Әйттем бит кызык булачак дип. Вот күрерсез!
Икенче көнне малайлар иртәдән үк Тимерханны динозавр сөякләре табылган урынга әйдәкләделәр. Җәяүләп ерак барасы булганга, өчесе дә походка баргандай ныгытып әзерләнделәр. Рюкзакларына су, бутербродлар, бәлки кирәге чыгар дип фонарь, өйдәгеләрдән яшереп кенә юл пәкесе, шырпы кебек нәрсәләрне дә салдылар. Тимерхан калынрак свитерларны да салырга кушты.
- Бик озак йөрмәгез, ерак китмәгез, - дип калдылар өйдә.
Аларның бу йөреп кайтуларына, бер экскурсия булыр дип, каршы килеп тормадылар. Туган абыйлары “якшәмбеләрдә, эштән бушагач, бергә барырбыз” дигән иде дә, кая ул! Динозаврлар яшәгән җиргә кил дә, бер атна буе шул җирне күрми түзеп тор, имеш. Менә әкәмәт!
Авылдан чыгып ярты сәгатьләп баргач, Тимерхан тимер юл станциясенә таба ымлап күрсәтте дә:
- Әнә шул якта тапканнар скелетларны...ну ничек әле...позвоночнигын гадрозаврның.
- Умыртка сөяген, - дип булышып җибәрде Нәфис.
- Ну да... муртка суяген.
Малайлар елмаешып куйдылар. Тимерханның татарчасы көлкелерәк иде.
- Ну без анда бармыйбыз.
- Ни-и-ик?
- Суякләр-то уже юк анда. Мин бер другой...урын белям. Вот шунда барабыз. Анда интереснее...ыыы...кызык!
Тимерхан малайларны яр буйлатып алып китте. Ярдагы сукмак урыны-урыны белән урман эченә кереп китә, урыны-урыны белән аланлыкка килеп чыга. Ерактарак куе урман белән капланган сөзәк кенә тау күренеп тора.
- Там пещера бар. Ничек әле пещера?
- Мәгарәме? Чып-чынмы? – кунак малайларының күзләре очкынланып китте. – Без чып-чын мәгарәгә керәчәкбезме?!
- Ну да, - диде Тимерхан. – Кызык анда. Күрерсез вот!
ДӘВАМЫ БАР
Комментарии
0
0
Кызык
0
0