Компьютерсыз заманнарда...
Мәктәптән кайткач, әтием белән утын өяргә чыгып киттек.
Кызып кына эшләп ятканда, кадерле әнием яңа гына пешкән кайнар өчпочмакларын алып чыкты. Саф һавада ашавы бигрәк тәмле икән бит! Сыйланып ял иткән арада, әтием шундый кызык иттереп үзенең балачагын сөйләп китте:
– Улым, без бала вакытта интернет, кесә телефоннары, планшетлар һәм башка гаджетлар юк иде. Ул вакытлар, уйлавымча, иң гадие, иң кызыгы булгандыр. Без уеннар гына уйнап үстек. Сезнең төсле компьютерда утырмый идек, малае да, кызы да шәл бәйли иде. Урамда төрле кызыклы уеннар уйнарга да вакыт таба идек. Аларны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, – диде әтием.
Утынны кертеп тутыргач, өйгә кереп җылы чәй эчтем дә ятып тордым. Кояш баеганда йокларга ярамый дип әйтелгән ырым дөрес булып чыкты, ахры. Әллә төш шунда, әллә саташуым – үзем дә аңлый алмыйм. Урамга чыксам, ишегалды борынгыча дип әйтимме?! Бар нәрсә дә үзгәреп беткән. Олы агач капка, ә безнеке тимер иде, әтинең автомобиле урынында җигелгән ат басып тора. Ул миңа, бусы кем инде, дигән кебек, зур күзләрен тагын да зурайтып карап куйды.
Башта капканы ачалмыйча тилмердем, соңыннан аңладым - аны этеп кенә ачасы икән. Гөр килеп тора урамыбыз. Балалар мин белмәгән уеннар уйныйлар. Анда агач өйләр. Хәзерге шикелле калай белән тышланмаганнар. Ярты сәгатьләп бу тамашаны күзәттем. Өемә кердем.
Табын янында әби-бабаларым, әти-әниләрем гөрләшеп чәй эчеп утыралар иде. Мин туганчы ук вафат булган бабаем да шунда. Бабаем белән «егетләрчә» куллар биреп күрештем. Аның белән бик кызык, күңелле икән.
Әдәбият дәресеннән әкиятләр, шигырьләр язарга өйрәткән укытучыма рәхмәт әйтәсем килә, чөнки үзем язган шигырьләрне бабакайга укып күрсәттем. Ул мине мактап, бер башка үстереп җибәрде. Бабаем миңа бер якташ язучыбыз Әхәт Гаффар турында да сөйләде. «Син дә, улым, аның кебек күренекле язучы булырсың», – диде . Бабайның сүзләре мине тагын да дәртләндерде: илһамланып язарга тотындым, Күгәрчен авылыннан чыккан беренче язучыга әйләнәсем килде.
Эхххххххх!!! – дидем соңыннан, уянып киткәч. Бу бары тик төш кенә булган икән дип, күңелсез уйларга бирелдем. Әмма язуымнан туктамам, чөнки мин аны бабай хөрмәтенә дә язачакмын. Аның сүзләре минем колакта хәзер дә чыңлап тора: «Үскәч, син,һичшиксез, язучы булырсың, улым!»
Комментарии
0
0
Син точно язучы булырсын пожалуй
0
0
0
0
Инсаф, эйдэ тагын берэр нэрсэ яз инде. Язмаларынны укырна кызык бит. Котеп калам)))
0
0