Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кирәкле әйберне табу

Кирәкле әйберне табу

Хикәя

Әлеге вакыйгага август аеның сүлпәнәйгән кояшы гына шаһит булды: тыкрыктан тәгәрәп төшкән велосипедтагы малай ашлык төялгән зур Камазның  алгы тәгәрмәченә килеп бәрелеп, юл кырына егылып төште. Мизгелнең яртысы да җитә калды, малайның миеннән “Гафу ит мине, Зәлифә” дигән уй сызылып үтте. Аннан ул саргылт нур бөркелгән яп-якты коега чумды. Малай шоферның үзен күтәреп алып кабинага салуын һәм авыл очындагы медпунктка очуын тоймады – баш мие, бүтән яссылыкка күчеп, үткәнен сүтә иде...

Иң башта аңа Бөек Тереклек каршында ни өчен гафу үтенүен аңлатырга туры килде. Әйе, әйе – Аллага түгел, ә Тереклек каршында. Чөнки Аллаһыга берни дә аңлатырга кирәкми, ул безнең барлык гамәлләрне күреп, белеп тора...

Шуклыклары белән укытучыларны аптыратып бетергән Әмирнең күзенә классташы Зәлифә кайчан чалынгандыр, ул анык кына хәтерләми. Кыш башланмаган иде әле. Мәктәп тирәли утыртылган юкәләрдән коелган яфракларны җыйганда, Зәлифә алар янында капчык тотып йөрде. Әмир ике дусты белән яфракларны себереп, өемнәрне шул капчыкка тутырып бардылар. Малайлар тулган капчыкны чүплеккә илткәндә, Зәлифә башкалар янына китә ала иде; Әмир аны кире яннарына чакырды:

 – Зәлифә, безнең бригаданы ташлама, алдынгылар вымпелын бергә алырбыз, – дип шаяртты. Кыз капчык күтәреп, тагын алар артыннан йөрде. Җиденче “а”да малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк, шуңа кызлар урамдагы эшләрдә ярдәм генә итәләр. Аның каравы, малайлар бар эшне дә белә! Агач төпләрен дә казыйлар, түтәлләрне ясыйлар, көзен яфракларны җыялар. Ә бүген яфрак җыючылар арасында Әмир эшләгән төркем иң күп капчык алып килгән булып чыкты – аларны мактадылар.

 – Зәлифә, синең аркада җиңдек! Капчыкны тота беләсең дә икән үзең, – дип көлгән Әмирнең сүзләрен кыз шаяруга санады.

Ә бер тәнәфестә дус кызы белән коридордан атлаганда, Әмирнең арттан килеп чәч толымнарыннан тартуыннан гаҗизләнеп калды:

 – Юләрлек билеты оттыңмыни? – диде ул кырыс кына. Зәлифә чәчен, башка кызлар кебек, резинкага җыеп йөрми, калын толым итеп үреп куя. Юк, әнисе әйткәнгә генә түгел, үзенә шулай уңай: икенче көнне тараганда чияләнмәгән ефәк чәчләре бармаклары арасында шуып, бик тиз толымга кереп яталар. Берзаман Зәлифә дә үрми генә койрык итеп йөрткән иде, тарарга кыен да булды инде – чәчләре, әллә җилдән, буталышып беткәннәр. Башка кызларга җайлыдыр ул, аныкы кебек билдән түбән түгел шул аларның...

     Әмир шушы көннән Зәлифәнең игътибарын җәлеп итәрлек берәр адым ясый торган булды. Зәлифәнең төртмә теле аңа ошый иде. Китап-дәфтәрләрен икенче партага кую, ручкасын идәнгә төшерү, урындыгына акбур белән сызгалау кебек гамәлләр кызны бик үртәми, ә менә арттан килеп берәр малайга таба этеп җибәрсәң... иллә дә кызык. Зәлифә, егылмас өчен, теге малайга чат ябыша. Аннан, кызарып, гафу үтенә. Мондый чакта кем эткәнен белми дә кала хәтта, арттан килүче укучылар күп вакытны туры китерә бит Әмир...

Соңгы вакытларда Әмир дәрестә тәртип бозмый башлады, элекке кыбырсык малайдан җилләр исте. Үзе, алай, башлы да икән: бер-бер артлы “дүрт”ле, “биш” леләрне букчасына тутыра гына!

– Менә боргаланып утырмагач, барысын да исеңдә калдыргансың, афәрин! Болай булса, алдынгылар рәтенә чыгуың бик ихтимал, – дип, укытучылар дәртләндереп тора. Чыгар, билгеле, алдынгылар белән бер рәттә булыр (Зәлифә гел “биш”кә укый бит).

Шулай тырыша-тырыша укыгач, вакыт сизелми икән ул. Чирекләр кулга кул тотышып, артта кала бирделәр, тиздән җәй дә килеп җитәр...

Әмирнең мәктәптән кайтканда тагын да кызыклырак уен табасы килде. Зәлифә дус кызы белән мәктәпкә якын йортта яшиләр, Әмир – ерактарак. Малайлар арттан кайталар иде. Шунда Әмир, малайларга шауламаска ымлады да адымнарын кызулатты һәм Зәлифәнең танкетка табанына китереп басты. Исәбе: кыз туктап кала да Әмир аны егылып китмәсен өчен кочаклап ала... Әмма һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Танкетка, билгеле, күннән тегелмәгән, ә Кытай полуфабрикаты иде. Тартылып, алдагы каешлары өзелеп тә китте, кыз йөзтүбән җиргә ауды. Бөтенесе “Ах!..” итте. Дус кызы Зәлифәгә торырга булышты, Әмир, кереп китәр җир тишеге тапмый, як-ягына каранды. Бик тә начар шаярту булды бу: кызны аяк киемсез калдыру бер хәл, аның борын өсте сыдырылган, саркып каный башлады. Күрәсең, егылганда ташка туры килгән. Ярый, бәхеткә, зуррак бәла килеп чыкмады. Зәлифә кесәсеннән кулъяулык чыгарып, инде бите буйлап ага барган канны сөртте, борындагы җәрәхәтен каплады. Шуннан ул Әмиргә борылып карады. Күз карашы белән яндыруның нинди булуын малай шул мизгелдә аңлады. Элек “пүчтәк сүз” дип, юкка йөргән икән... Зәлифә ни өчендер русчага күчеп (ә бит гел татарча сөйләшеп йөри үзе):

–Ты уже достал! – диде.

Әмиргә бик кыен булып китте. Шаяруы фаҗигагә әйләнүе өстенә, таныш булмаган сүз аны гасабига әйләндерде. Шунда ул, бер сүз әйтми, өенә таба чапты. Малайлар да тиз-тиз кызларны узып киттеләр.

Зәлифә бер атналап борынына пластырь ябыштырып йөрде. Аны алып ташлагач, борыны өстендә җөй калды Зәлифәнең. Әмир аңа туры карарга куркып, иң арттагы партага күчеп утырды. Тәнәфесләрдә әллә кая китеп югала торганга әйләнде. Ярый әле тиздән уку елы тәмамлана, таралышачаклар.

Теге көнне өенә кайту белән Әмир әнисе каршына килеп:

– Әни “достал” нәрсәне аңлата ул? – дип сораган иде.

Башта аңламаган кебек торса да, әнисе, артыгын төпченми генә, сөйләп китте:

– Исеңдәме, улым, бер җәйдә әбиеңнең сепараторы ватылган иде, сөт аерта алмый тордык. Шуңа бер деталь кирәк булды, кибетләрдән таба алмадык. Әтиең ял көнендә базарга барган иде, “достал!” дип кайтып керде. Бик кирәк әйберне табу була инде ул “достал”.

“Зәлифә нинди кирәк әйберне тапты икән соң? Миңа бик ачулы карады, мин басканны шунда ук белүен әйт әле син аның! Күзләрендә – нәфрәт. Менә нәрсә тапкан ул. Миңа карата эзләгән әйбере “нәфрәт” булган, ягъни, мин үзем аңа шуны табып биргәнмен булып чыга: “достал”, диде бит.”

Бар да бетте – иң матур озын чәчле, сөйкемле бу кыз аны күралмый. Шулай булгач, күзенә чалынмавың хәерлерәк...  Ерактан ук борынындагы җөенә күзе төшә дә, Зәлифәне кызганудан Әмирнең җаны үрсәләнә. Аңа булышасы, йөзендәге бу эзне шомартасы килә. Нинди мазь кирәк икән?

Майның соңгы ялында бәрәңге утыртырга кайтканда, әти-әниләре Әмирне дә үзләре белән алдылар. Шунда бер җай туры китереп, Әмир әбисеннән тәндәге җәрәхәт җөен ничек бетереп булуын сорады.

 – Каз маен сөртергә кирәк, улым. Казның эчке маен. Әллә берәр дус малаең җәрәхәт алдымы?

– Әйе, әбекәй, бик кирәк иде. Биттә әле, җитмәсә.

 – Битнекен дә бетерә, зрә файдалы. Миндә бар ул май. Сөртер алдыннан бераз җылытыр, мамык белән генә тигезсен. Хәзер, хәзер... менә монда бәләкәй шешәм дә бар иде, салып бирермен. 

Биш-алты минут үтмәгәндер, әбисе шешә тотып килеп тә керде:

– Хәтер төбе тишек бит, улым... йә онытып ташлармын. Мә, бәбкәм, сумка ишеңә тыгып куй, китә башласагыз аның кайгысы булмас, – дип кулына тоттырды. Сөенеч Әмирнең күңелен тутырды. Оныта буламы соң? Файдасы гына тисен! Әллә нәрсәләр алып кайтырга риза ул, менә хәзер үк җәяүләп китер иде...

Икенче көнне мәктәптә соңгы дәрес беткәнче, Әмир Зәлифә янына килә алмады. Кыюлыгы җитмәде. Әмма “ятып калганчы, атып кал”, диеп, кайтканда тәвәккәлләде:

 – Зәлифә, кичләрен шушы майны җәрәхәт эзенә сөрт әле, яме. Каз мае ул, кичә әбием бирде. Гүпчем, файдасы тия, диде.

 Кыз шешәне кулына алды да кире бирмәкче булып сузды:

 – Минем бар инде дарулар... Әни алды.

– Ә син монысын сөртеп кара... элек бит, дарулар булмаганда, әбиләр бөтен җирне дәвалый торган булганнар. Мин әбигә ышанам – файдасы булыр, – дип, Әмир  кызның кулын кире этәрде.

Каникуллар башлану белән Әмирне әбиләренә кайтарып куйдылар. Йорт-җирне карашырга да, әбисенә иптәш диеп тә, ә иң мөһиме – шәһәр урамнарында трай тибеп йөрмәскә инде... Әтисенең әйтә торган сүзе бар:

– Бөтен әшәкелек – эшсезлектән. Файдалы шөгыль белән мәшгуль булган кеше начарлык юлына басмый ул.

 Әмир авылда эшкә өйрәнеп үсә, уйнарга да вакыты кала. Чөнки биредә телефонның кирәге юк, интернет та юк. Әниләренә шалтыратырга кирәк булса, әбисенең өендә кап-кара телефон түр башында кукыраеп утыра. Ә дус малайларга монда шалтыратасы юк, капка төбенә чыгып сызгырсаң, кәтүк җебен тарткандай, тәгәрәп килеп тә җитәләр. Ике ай буе саф һавада эшләп, яланда уйнап Әмир тутык төсенә кереп бетте инде, кул-аяклары да ныгыдылар – ярыша-нитә калсалар, авыл малайларын бер дә өскә чыгармый.

– Сәпидең белән, улым, су буенда гына йөре. Анда сабантуй вакытында йөгерешчеләр өчен ясалган зрә әйбәт юл салдылар бит, аякларыңа да көч килмәс – тәгәрмәчләр үзе әйләнерлек, – дигән иде әбисе, бүген чыгып киткәндә.

Тик (шайтан коткысы булдымы) Әмир тауга менеп китте. Менә тыкрыктан очып төшкәндә һәлакәткә очрады да инде. Медпунктта аны шәфкать туташы җентекләп карады, терсәктән аста кулы сынган – шин салды. Инде аңына килгән малайдан әти-әнисенең телефонын сорап шалтыратты. Бер сәгать тә үтмәде, алар кайтып, улларын шәһәр шифаханәсенә алып киттеләр.

Каникуллар тик ятып бетәр микән, дип, башта кайгырган иде, әнә бер өем китап китерделәр – укы да укы. Программа буенча киләсе уку елына әдәбияттан кирәкле әсәрләр!

– Бер начарның, бер әйбәт ягы була аның, – дип, әнисе күңелен күтәреп китте әле.

Кинәт палатаның ишеге ачылды да, бүлмә якты нурга тулды: елмаеп Зәлифә килеп керде. Тәрәзә янында утырган Әмирнең кулыннан китабы идәнгә төшеп китте. Кемне-кемне, ә Зәлифәне килер дип көтмәгән иде.

– Исәнме, космонавт! – дип, кып-кызыл алмалар сузды кыз. Әмир сау кулы белән кызның кулына йомшак кына кагылды:

– Рәхмәт... зур рәхмәт сиңа... Гафу ит мине, Зәлифә, – дип, айдай балкыган йөзгә текәлде. Зәлифәнең борын өсте шоп-шома, җәрәхәт җөенең эзе дә юк иде.

Метки хикәя

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев