Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кайсысы иң-иң...

Кайсысы иң-иң...

Әдилә Гашыйклар көненә дусларына матур йөрәк-открыткалар ясап, исемнәрен язып чыкты. Бер дус кызын да калдырмады – сыйныфта алар сигезәү. Өстәлдә, аның осталыгына сокланып, кечкенә кәрзин эчендә уенчык аю елмаеп утыра. «Ә мине кемгә бүләк итәсең?», ди инде.

Әдилә аны, иң-иң якын дустына дип, әнисе белән бергә сатып алган иде.

–Икене алам, – дигән иде дә, әнисе:

–Кызым, якын дус бер генә була. Сер сыяр, авыр чакта яныңа йөгереп килер дустың бармы соң? Иң яшерен хыялыңны кемгә сөйләр идең, уйла да, бу бүләкне аңа бирерсең, – дип, акыллы киңәшен әйтте.

Уйлый инде Әдилә. Тәнәфесләрдә «ду» килеп уйнап йөргән иптәшләре күп инде аның. Ә менә берәр җиргә барырга кирәк булса, Алия белән Илүсәне чакыра бит ул. Озын тәнәфестә дә алар бергәләп китапханәдә төсле журналлар актарып утыралар. Әдилә мәктәпкә әбисе пешергән сумсаларны алып килгәндә, Алия белән Илүсәгә дә өлеш чыгара. Кызлар да аны суыра торган кәнфит белән бик еш сыйлыйлар. Ә кайсысы иң якын сердәше икән соң аның? Алияме? Әллә Илүсәме? Икесе дә әйбәтләр бит... Әллә әнисе, сердәш бер генә була дип, ялгышамы? Бәйрәмгә чаклы ике көн бар әле. Ачыклар ничек тә...

И-и... вакыт ничек тиз узган! Әдилә торып, бүлмәдә утны кабызды. Тиздән әти-әнисе эштән кайтыр. Бу йөрәкчекләр белән көннең кичкә авышуы сизелмәгән дә... Әле татар теленнән күнегү эшләнеп бетмәгән бит!.. Бу теманы узганда, Әдилә авырып калды шул, күнегүне элеккечә җәһәт кенә эшли алмады. Сүзләрдәге төшеп калган «ъ» һәм «ь»билгеләрен куярга кирәк иде. Кайсын кайсы сүзгә куярга кирәк икән соң инде? Җирәбә салып кына язып чыгып булмый ич, берәр сере бардыр аның. Бер.юлы, ар.як, ...

Әдилә алай да әйтеп карады, болай да әйтеп карады – «ъ» һәм «ь»билгеләренең кайсын куйса да дөрес кебек. Анысы, сүзлектән ә дигәнче карап яза ала инде, әмма диктант язганда укытучы апасы сүзлектән каратмаячак бит... Дәреслектә бу темага бер аңлатма да юк иде, бары биремнәр генә. Укытучы апалары Инзилә Сәлимовна дәрестә үзе аңлатып сөйли шул... Нишләргә, дип утырасы юк инде – Әдилә җыенды да, ишекне бикләп, Алия янына чапты.

–Алия дустым, менә бу күнегүне аңлат әле миңа, һич төшенмим, – диде ул, ишектән кереп түргә узгач.

Алия телевизор каршында утыра иде: бик кызык мультфильм бара икән, Әдилә үзләренекен ачып та карамаган иде.

–Әйдә, Әдилә, башта мультфильмны карап бетерәбез.

Алиянең әнисе бүлмәгә кереп, телевизорны сүндерергә теләде:

–Бүгенгә җитәр инде, кызым, телевизорга текәлеп утыруың ике сәгатьтән артты.

–Сүндермә, әни, хәзер монысын гына карыйбыз да аннан үзем сүндерәм. Кил, Әдилә, якынга утыр.

–Мин озак утыра алмыйм шул, хәзер әниләр кайта. Кая киткәнемне белмиләр, борчылырлар.

–Хәзер шалтыратабыз соң...

–Юк, барыбер яхшы түгел... озакка калмыйм. Син миңа аңлат кына инде...

Алия, йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, торды да сумкасыннан дәфтәрен чыгарды:

–Мә, күчер инде алайса.

Әдилә күнегүне тиз генә күчерә башлады. Алиянең хәрефләре тигез, матур – бар сүзе дә аңлашыла. Ләкин бер сүздә «ъ» билгесе ь билгесенә төзәтелгән. Кыз, билгеле, дөресен сайлады. Күнегүне күчереп бетерде һәм:

–Ни өчен соң бер урында «ъ» билгесе, икенче урында«ь»билгесе языла?– дип сорады.

Мультфильмның иң кызык җире иде булса кирәк, Алия аның ягына борылып та карамады.

Әдилә Алиянең әнисе белән саубуллашты да боегып кайтып китте.Илүсәләрнең дә өйләре бу урамда. Тик ул бераз ераграк. Ни булса да, барып карыйм әле, дип, Әдилә аларга юнәлде.

–Нигә караңгы төшкәч ялгызың йөрисең? – дип, Илүсә аны залга чакырды.

–Мин... аңламаган идем... бер күнегүне генә...

Илүсә шунда дустына текәлеп карады. Әдиләнең күзләрендә мөлдерәмә яшь.

–Ни булды, дустым? Әйдә әйт, хәзер булышам, – ихлас кайгыртучанлык белән Илүсә Әдиләне кочаклап, диванга утыртты. Әдилә дәфтәрен ачты:

–Менә... ник шулай бер урында«ъ» билгесе, икенче урында «ь»билгесе языла?

Илүсә күнегүне карап чыкты да шатланып:

–Соң син барысын да дөрес эшләгәнсең ич! – диде.

–Мин күчердем генә, тик аңламадым.

–Хәзер аңлатам. Ул бер дә авыр түгел. Кара, монда кушма сүзләр бирелгән. Беренче тамыр тартыкка бетә, икенче тамыр нинди хәрефтән башлана, күрәсеңме?

–Әйе. я, ю, е хәрефләре белән башланалар.

–Менә без билгеләмәнең яртысын әйттек. Хәзер беренче тамыр калынмы, нечкәме – шуңа гына игътибар итәргә кирәк. Калын булса –«ъ»,нечкә тамыр булса,«ь»языла. Аңлашыламы?

Әдиләнең йөзе айдай булды, дустын кочаклап алды:

–Аңладым, аңладым! Рәхмәт, дускаем! Мин йөгердем.

Икенче көнне алтынчы класста татар теле дәресе алдыннан Инзилә Сәлимовна, гадәттәгечә, тәнәфестә өй эшләрен тикшереп, дәфтәрләренә билгеләр куеп чыкты. Алиянең дәфтәрендә солдаттай төп-төз «дүрт»ле, Әдиләнекендә елмаеп «биш»ле балкып утыра иде. Алия дәфтәрен шап итеп өстәлгә куйды, укытучыга бүселеп карады. Билге белән аның риза түгеллеген укытучы апалары сизде, билгеле. Ләкин ул һәрвакыт пөхтәлекне таләп итә, гел «биш»легә укыган укучыдан бигрәк тә.

–Син, Алия, күнегүне язганда, барысын да беләм, диеп ашыкма. Дәрестә дә, өй эшен әзерләгәндә дә игътибарлы булырга кирәк. Бер сүздә әнә ялгышлык җибәргәнсең, төзәткәнсең. Димәк, икеләнү булган. Үзең төзәтүең әйбәт, әмма һәрвакыт хатасыз язарга тырыш, – дип укытучының әйтүе Алияне кыздырды гына.

–Әдиләгә ни өчен «биш»ле булырга тиеш? Ул бит миннән күчерде.

Класс тынып калды. Әле кемдер пеналдан ручкасын алып, кемдер дәфтәрен ачып карап утыра иде, барысы да туктап калдылар. Менә сиңа дуслар! Моңача беркем дә күчерешкән турында әләкләми иде.

Инзилә Сәлимовна хәзер иң кыены Әдиләгә төшкәнен аңлады. Ул аның бу теманы үткәндә авыруын да хәтерли. Шул ук вакытта күчергән өчен яхшы билгене калдырса, башкалар белән мондый очрак чыкканда,ничек акланыр? Хәзер аның алдында бердәнбер чара булып, Әдиләнең хаклы рәвештә «биш»ле алуын раслау тора. Укытучы бу тырыш кызга ышана.

–Ярый. Мин аңладым сине, Алия. Без хәзер менә ничек итәбез: Әдиләгә мин биремле карточка бирәм, ул төшеп калган хәрефләрне куеп бу сүзләрне тактага язар. Ә без бу вакытта күнегүдәге сүзләр белән телдән җөмләләр төзибез.

Әдиләнең эшен тикшергәндә класс җиңел сулап куйды. Кыз биремне бер хатасыз үтәгән иде. Ул, елмаеп, Илүсәгә карады.

–Афәрин, булдырдың! Әдилә, син «биш»ле билгесен дөрес алдың, урыныңа утыр,– диде укытучы апалары.

Класста гадәти эш атмосферасы туды, алтынчылар дәфтәрләренә тигез хәрефләр белән бүгенге числоны яздылар.Гашыйклар көненә бер көн калган. Шунда Әдиләнең күз алдына булачак хуҗасын көтеп торган аю уенчыгы килде. Ул елмайды да партада яткан кәгазь битенә «Илүсә» дип язып куйды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев