Ишекләр
Фәрхуллин Әмир - Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы. Әмир шундый әйбәт шигырь язган.
Ишек безне җилләрдән,
Эссе-салкыннан саклый,
Җилләтәсе булса гына
Кеше ишекне япмый.
Төнгә каршы ябыла,
Көндезен, иртән ача.
Кунаклары күп килсә -
Ишекләрен киң ача.
Ишек күп төрле була:
Агач, тимер, пыяла.
Кайсы җиңел ачыла,
Кайсы авыр ябыла,
Кайсы этешле була,
Я үзйөрешле була,
Я ул пинкодлы була,
Я ул гел ачык була.
Шундый ишекләр була.
Син аны ачып кергәч,
Күңелгә моңсу була,
Я күңелең шат була.
Әдәп белән япмасаң,
“Тешләүче” ишек була,
Бармакны кыстыручы
Бик “җилле” ишек була.
“Исән генә йөреп кайт” –
Дип калган ишек була,
Күркәм сүзне әйтергә
Каян алырга була?
Ишекләрне ача – ача
Зур юллар үтеп була!
Төрле ишекләрне ачсаң –
Үз юлың табып була!
Күңел ишеген ачсаң –
Матур сүз табып була!
Комментарии
0
0
Очень красивое стихотворение! Молодец Амир!
0
0