Гел бергә
***
Бүген бөтен эшенең аркылы-торкылы киләсен баштан ук белде Илгизәр. Белде! Белмәскә. Кем инде иртәдән күлмәген кирегә кия? Ә математика китабы урынына ботаника китабын кем ала? Ярый да күлмәкнең тырпаеп торган җөйләрен теш чистартканда күреп, дөресләп киде. Ә китапларның ни теле юк, ни җөе юк – менә утыр инде хәзер бөтенесе математикадан бирем эшләгәндә, ботаника китабына карап. Әле мышнап-мышнап, ручкасын авызына кабып-кабып алган була. Уйлый, имеш! Әбүзәр Нариманович шул вакытта гына аны тик утырмый дип уйлаячак. Иң арттагы партада утырган Илгизәрнең мәсьәләне ни рәвешле чишкәнен белә ул, әз генә үз эшләреңә тотыныр хәл юк, сизеп ала, очлыкүз!
Дәреснең яртысы узып бара, шөкер. Укытучы такта янына берәм-берәм яхшы укучыларны чыгара башлады. Супер бу! Авыр тема булганда, шулай итә ул, башта Дамирларның, Алинәләрнең аңлавын тикшерә. Алдагы дәрестә генә кәкрүшкә «өчле»не эләктергән Илгизәр җиңел сулап, ботаника китабы астына яшергән телефонын чыгарды. Бүген барыбер аңардан сорамаячак Нариманыч, аңа кадәр Дилүс бар әле. Сто пудово, Дилүс бүген тагын бер «икеле»гә байыячак, бер төн эчендә даһига әйләнмәс бит! Әләкче капчыгы! Әзер булмавыңны белеп алса, шундук җиткерергә тора. Кичә генә «башка беркайчан да синең исемне телемә дә алмам!» дигәнче кәҗә маен чыгарырга туры килде үзенең. Малай башы белән йөрмәсен телен тыялмыйча.
Илгизәр тыныч күңел белән уенын кабызды. Биш минут үтүгә, аның өчен инде дәрес «тәмамланган» иде – уен торган саен мавыктыргычрак була барды...
Ә бу вакытта, яхшы укучыларның теманы үзләштерүен күреп алган «Нариманыч», сыйныфны артка сөйрәүчеләрне чират буенча такта янына чыгара башлады. Беренче партага мәҗбүриләп утыртылган Дилүс, теләсә-теләмәсә дә, исемлектә беренче иде. Хәер, «икеле»ләр саны ягыннан да беренче иде ул. Сыйныфка каш астыннан гына күз ташлап алды да, гадәтенчә, «нигә мине генә күрәсез, әнә...Ил... и...» дип тукталып калды Дилүс. Кичәге сабак исендә иде әле. «Шулай инде, беренче парталарны гына күрәләр, арттагыларны күрмиләр дә» дип мыгырданды ул, тактага таба атлаганда, исемләп атарга кыймыйча.
Нәүбәттәге биш минутын үткәреп, чираттагы «икеле»сен алып урынына утыргач та тынычлана алмады Дилүс. Белеп тора бит инде – такта янына чыгарсалар, «икеле» алучылар бер ул гына булмаячак! Ул артына борылып карады. Юри!
– Беренче парталарны гына күрәләр, дисең инде алайса, – дип куйды укытучы. – Кайчан үзең өчен генә җавап бирергә өйрәнерсең икән, Әхәтов? Күрәбез без, бөтенегезне күрәбез. Әйе бит, Гатин? Әйдә, чык әле такта янына. Күрсәт әле белем шәрифләреңне.
Гатин эндәшмәде. Дөньясын онытып уенын уйнаган Илгизәр иде ул.
Сыйныфташларының «Гатин, сиңа әйтәләр» дигәнен дә ишетмәде малай. Янына килеп баскан Әбүзәр Нариманович көлемсерәп ботаника китабын кулына алгач кына сискәнеп башын күтәрде.
– Димәк, цитоплазма күңелеңә якынрак инде синең, Гатин? Цифрларга караганда, күзәнәкләрне бүлдерү кызыграк? Яра-а-ар, – дип сузды укытучы, «Цитоплазма» темасына ачык биткә карап. – Укытучыңа җиткерермен мин моны. Сорасын.
Илгизәр өчен бу сүзләр «тагын «икеле» булып ишетелде.
Сыйныфның алгы парталарыннан кемдер канәгать тавыш белән хихылдап куйды. Биш ел буе партадаш булып, мәктәп тормышының ачысын-төчесен, рәхәтен-кыенын бергә татыган, соңгы көннәрдә генә алгы партага күчерелгән күршесе Дилүс иде ул.
Нет комментариев