Директор малае
***
— Безнең сыйныфка яңа укучы килә! Директор малае! — ишектән бәрелә-сугыла атылып кергән Сәлим — юлында очраган Искәндәрне аздан гына стенага китереп сыламады.
— Но-но!
Башка юлы булса, Искәндәр моны болай гына калдырмаган булыр иде булуын, бу юлга үткәреп җибәрде, тизрәк яңалыкның төбенә төшәсе килгәнгә:
— Каян беләсең? Кем әйтте? — дип, сыйныфташын җиңеннән җилтерәтте. Ул арада башкалар да тынып калды, барысы да сораулы күзләр белән Сәлимгә текәлделәр.
— Безнең класснаяның завуч белән сөйләшкәнен ишеттем. Бишенче Бга инде, башкача кая кертәсең, бөтен сыйныфлар шыгрым тулы, диде завуч. Наҗия Идрисовнага бу бер дә ошамады, йөзе Салихов маҗараларыннан соң үзгәргән кебек тимгелләнеп китте.
— Аның миңа реакциясе шундый инде, — дип авыз ерды сыйныфның «төзәлмәс Шомбае».
— Көн бетте сиңа, Салихов, әниең мәктәптәп кайтып та кермәячәк болай булса, көне-сәгате белән белеп торачаклар хәлләреңне, — дип куйды әче телле староста Әнисә.
Башкаларны Салихов кызыксындырмый иде әле. Һаман да шул Салихов инде ул. Ә монда яңа укучы! Өстәвенә директор малае!
— Да, дела-а-а! — дип сузды Роберт. — Безнең директорны ачуландырмавың яхшырак.
Салихов белән бергәләп директор бүлмәсенә кереп чыккалаган малай буларак, ни әйткәнен белә иде ул.
— Нишлибез?
— Күрә торып, сыйныфка стукач кертәбезме?
— Ә нишли аласың? Кәҗә маен чыгарып булмый... — Салиховның гомер булмаганча урынлы әйтелгән бу сүзеннән барысы да уйга калды. Хәер, барысы да дип әйтү бигүк дөрес булмас, яңа малай килүен ишетү белән үк кызларның кызыксынуы күзләренә чыккан иде инде. Сыйныфташ малайларга сиздермәс өчен генә алар да уйга калган булып маташты.
Иң беренче булып әлеге дә баягы Сәлим телгә килде:
— Сынау көне уздырыйк!
— Директор малаенамы? Хэ! Акылың алтын икән! Не варик! — диеште бишенчеләр.
— Үз вариантыгызны әйтегез соң алайса, — дип авызын турсайтты Сәлим.
— Әйдә, киресен эшләп карыйбыз. Перевертыш! Уйнаган бар иде бит, — дип куйды Әнисә.
— Хэ! — диде гадәттәгечә, сүз сөйләүгә караганда эш эшләүне артыграк күргән мыштым Мансур. — Хэ!
Аның бу күпмәгънәле сүзеннән соң барысы да тагын берничә секундка тынып калды.
— Киресе тек киресе! Бер көнгә түзмәслек түгел, — Салиховның бу сүзеннән соң сыйныфташлар дәррәү Робертка карады.
— Яра-а-а-р, — дип сузды Роберт, керпе энәләре кебек тырпайган тыңлаусыз чәчләрен артка сыпыргалап, үз дәрәҗәсен белеп кенә. — Яра-а-ар. Бер кичкә кер мичкә, ди безнең әби. Түзәрбез!
***
— Бүгеннән безнең класста яңа укучы. Таныш булыгыз — Марат. Дуслашырсыз, дип уйлыйм, укучылар, — Наҗия Идрисовна җәелеп китми генә үзе белән ияреп кергән малайны класска тәкъдим итте дә, урта бер җирдән буш урынны күрсәтте. — Монда утырып тор, аннары күз күрер.
«Директор малаен соңгы партага утыртмаслар инде!» дигән уй узды кайберәүләрнең башыннан.
«Кайсы җире директор малае булсын инде моның! Миннән бер артык җире юк!» — монысын Роберт уйлады. Үзе кебек, бер урында утырып тора алмас, башына минутына алтмыш төрле идея килеп, икенче минутта яртысын оныткан малайларны әллә кайдан таный иде ул. Этләр шикелле сизә иде! Яңа укучының яшен тизлеге белән класстагы барлык укучыны барлап алуын да, ирен чите белән генә көлемсерәвен дә күреп алды. Но! Директор малае бит ул, шайтан алгыры! Бүгенгә түзәргә кирәк.
Дәрес котчыкмалы озак барды. Аеруча беренче унбиш минуты. Башка юлы «эчем авырта», «нигә миннән генә сорыйсыз?», «эшләгән идем, дәфтәр өйдә калган», «сез бу эшне әйтмәгән идегез» кебек сәбәп-сылтаулар белән вакыт сузып, ул аралыкка Салиховның «яңа ачышлары» да өстәлгәч, сизелми дә үтә иде. Бу юлы... Бу юлы дәрестә шылт иткән тавыш та юк! Кемдер өйрәнгәнен кабатлый, кемдер өйрәнмәгәнне өйрәнеп азаплана. Мәктәптә «шук сыйныф» дип даны таралган классының мондый вакытын күрмәгән Наҗия Идрисовна, әллә дулкынланудан, әллә гаҗәпләнүдән, хәтта бераз тотлыгып та алды:
— Ка-ка-кайсыгыз үзе теләп так-та янына ч-чыга?
Сыйныфның яртысы кул күтәрде!
Укытучы шикләнеп, сыйныфка күзлек астыннан гына карап куйды. Бар да элеккечә дә, элеккечә дә түгел кебек. Хммм... Роберт китапка «кадалган»! Сәлимнең, гомергә дәрес карамый йөргән Сәлимнең, иреннәре генә кыймылдый — сөйләргә өйрәнә бугай. Күзләре белән генә Салиховны эзләде: юк, Салихов нидер мәтәштермичә түзә алмаячак, ничә тапкыр ата-анасы мәктәпкә чакыртылган Салихов бит ул! Соңгы парталарның берсенә урнашкан Салихов тын да чыгармый — дәрескә әзерләнмәгән инде бу, сорамасыннар дип сеңгәндер.
Наҗия Идрисовна, тәмам тынычланып, дәресен дәвам итте. Әледән-әле рәхмәтле карашы яңа укучыга төште. Менә бит! Менә бит ул, нинди энергетикалы укучы килгән класска! Энергиясе ташып торганы әллә каян күренә үзенең — минутына утыз боргалана, әле бер якка, әле икенче якка карый. Боргалансын! Ул булганга шулай үзгәреп китте бит башкалар. Шулай яхшы тәэсир итә икән, боргала күрсен!
Идиллияне тәнәфес бозды. Бу кадәр тынлыкка өйрәнмәгән һәм тик тору җәзасына тап булган бишенчеләр звонок булу белән коридорга атылдылар. Ашханәгә! Аларга директор малае да иярде. Тик... коридорның теге башыннан килүче директорны күргән малайлар адымнарын акрынайтса, яңа укучы директорны ракета тизлеге белән узып та китте.
— Кем булды бу? — гаҗәпләнгән директор Салиховны туктатты.
— Сез..сез...нең ма-лай!
— Кем??
— Сезнең малай! — дип хор белән кычкырды бишенчеләр.
Күзлеге генә түгел, күзләре маңгаена менгән директор, бер сүз дәшми ашыга-ашыга кабинетына кереп китте.
...Икенче көн гадәттәгечә башланды. Яңа малайның ниндидер кечкенә генә кибет директоры малае булуы ачыкланган иде инде.
Нет комментариев