Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Булачак математиклар

Булачак математиклар

Вәсилә Кәримовна, мәсьәләнең дөрес чишелешен тапкан укучыдай, елмаеп, җиңел сулап куйды. Бу класста олимпиадаларга кемне әзерләргә икәнен хәзер ул төгәл белә иде.

Дәфтәрләр тикшереп утырган Вәсилә Кәримовна күңелендә ризасызлык хисләре куеруын тоеп, каләмен өстәлгә куйды да ачылган дәфтәр битенә кабат текәлде. Тикшерде бит инде бу эшне – шул ук ике җирдә бертөсле хаталар җибәрелгән. Җәяләр дә ялгыш ачылган. Кемнекенә охшаган дип торасы да түгел, укытучы дәфтәр тышына карады: бу –Галиев Фәниснеке, димәк, тегесе Галиев Әниснеке булган. Игезәкләр. Бик тырышлар, дәрестә активлар, мәсьәлә-мисалларны ялт итеп эшләп куя торганнардан. Ә менә өй эшләре ни өчендер шик тудыра: күчерешәләр малайлар. Вәсилә Кәримовна – тәҗрибәле укытучы, шәкертләрнең алдынгыларын да, артта сөйрәлүчеләрен дә күп күрде. Игезәкләрне дә укытырга туры килде аңа. Игезәкләрнең дә төрлесе очрады, берсе бик яхшы, икенчесе калышыбрак укыганнар да булды. Әле менә үткән чыгарылыш укучылар арасында игезәк кызлар бар иде. Бәхетләре булсын, икесе дә сәләтле: биюгә, җырга дисеңме; укуга, спортка дисеңме... Тик барыбер аерыла иделәр бит – берсе тел фәннәрен су кебек эчсә, икенчесенә математика җиңел бирелде.

Алтынчыларны Вәсилә Кәримовна әле быел гына укыта башлады. Беренче көннәрдә Фәнис белән Әнисне аера алмый җәфаланды. Хәер, башка укытучылар да аларны аеру өчен ни генә уйлап тапмый иделәр! Тик малайларның шуклыклары, уйлап табучанлыклары кайчакта күпкә өстәрәк булып чыга. Боларның икесен ике рәткә утыртып карыйлар. Ә тегеләр укытучы кергәнче урыннарын алышалар да берсе өчен икенчесе җавап бирә. Бер партада утырганда такта янына бер-бер артлы чакыралар. Әле генә җавап биргән малай кай арада туганы урынына утырып ала да, тагын такта янына чыгып сөйли. Сыйныфташларымы? Һи... алар разведчиклар кебек, беркайчан сатмыйлар, астан гына елмаеп утыра бирәләр – аларга ни, тәнәфестә сөйләрлек кызык кына булсын...

Дәрес беткәч, ашханәгә таба чапкан малайларга шелтә-фәлән белдергәндә, анысы фамилия белән генә эндәшәләр. “Галиев, йөгермә! Галиев, этешмә!” Ә дәрестә журналга билге куярга кирәк бит! Моннан тыш, Вәсилә Кәримовна олимпиадалар өчен укучыларның төпле белемлесен сайларга тели. Кайсысы көчлерәк? Аның фәненнән өй эшләрен кайсы эшли дә кайсы күчереп кенә ала? Менә шул борчый укытучыны.

Сорасаң, әйтмиләр инде алар. Әти-әнисе дә белми калырга мөмкин – алар эштән кайтканчы дәресләрен эшләп, түгәрәккә киткән булалар. Уйлый торгач, укытучы бер фикергә килде.

Укучыларның дәфтәрләренә үзенең методик әсбабыннан мисаллар күчереп язды. Дәреслектә булмаганнарны. Барысына да бертөрлене. Әмма Фәниснең дәфтәрендә ике санны, бер гамәлне башкага алыштырды. Ни өчендер, аңа Фәнис хәйләли кебек иде.

Икенче көнне дәрес азагында мөстәкыйль эш яздырып, класс дәфтәрләрен җыеп алды.

– Өй эшләренә мисалларны дәфтәргә яздым, чөнки мондый типтагылар дәреслектә юк. Балалар, барыгызныкы да бертөсле, пөхтә итеп эшләп килегез, – дип, икенче номерлы дәфтәрләрне таратып бирде.

... Вәсилә Кәримовнаның бу кадәр ашкынып һәм борчылып дәресне көтеп алганы юк иде моңа кадәр. Вакыты да әкрен уза кебек, тәнәфесләр озын булып тоела. Ниһаять, өченче дәрескә кыңгырау шалтырады. Вәсилә Кәримовна, дулкынлануын эчкә яшереп, алтыларга килеп керде. Укытучы үзе мөстәкыйль эшләрдәге җибәрелгән хаталарны аңлатты, ә үзенең күңеле өстәлдә кизү укучы җыеп биргән өй эше дәфтәрләрендә иде. Дөресрәге, ике дәфтәрдә... Кайсы үзе эшләгән дә кайсы күчергән?

Ниһаять, укучылар үзалдына эшләү этабына күчтеләр, Вәсилә Кәримовна өстәл артына утырып, өй эшләрен тикшерергә тотынды. Галиевларның дәфтәрләрендә өй эше гадәттәгечә пөхтә итеп язылган. Икесенеке дә чиста, төзәтүсез. Тик... Әниснең җаваплары нәкъ Фәниснеке кебек иде. Ләкин Фәниснең “бишле”сен Әнискә куеп булмый инде...

Димәк, Әнис... Вәсилә ханым: “Мин ялгышканмын икән”, дип уйласа да, дөреслек һич көтелмәгәнчә булып чыкты.

– Апа, без фәннәрне чиратлап эшлибез, – диделәр малайлар, тәнәфестә икесен генә сөйләшергә калдыргач. – Бер көнне мин математикадан, Фәнис рус теленнән эшлибез, икенче көнне киресенчә.

– Нигә шундый хәйләгә сабыштыгыз соң? Без капчыкта ятмый – барыбер беленде бит.

– Уйнарга вакыт калмый гел... Шахмат түгәрәгенә дә йөрисе килә, анда язылдык. Ә каратэга күптән йөрибез, ярышларда җиңүчеләр без. Ничек ташлыйсың...

– Уйлап табуыгыз яхшы да, ләкин болай эшләргә кирәкмәс дип уйлыйм. Кемгәдер отылыш килеп чыгарга мөмкин. Үтелгән материалларның төрле катлаулыкта булуын аңлыйсызмы?

Әнис белән Фәнис укытучы белән килешеп, башкача күчерешмәскә сүз бирделәр дә коридорга чыгып чаптылар. Вәсилә Кәримовна, мәсьәләнең дөрес чишелешен тапкан укучыдай, елмаеп, җиңел сулап куйды. Бу класста олимпиадаларга кемне әзерләргә икәнен хәзер ул төгәл белә иде. Икесен дә...

Метки хикәя

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев