Бөрлегәнкүз
Бөрлегәнкүз бәлагә юлыкты.
Тиктормас кырмыска кызы, үз ишләреннән аерылып, чуар киемле күбәләкләр белән сөйләшеп торган арада, аның өе юкка чыкты. Әйе-әйе! Кызчык әйләнеп килгәндә, күпфатирлы йорт урынында зур тау тора иде. Хәтта күрше йортлар да әллә кая киткән! Кырмыскаярны әйтерсең дә җир йоткан.
Бөрлегәнкүз, куркуыннан нишләргә дә белми, ары чапты, бире килде. Тавышы өзлеккәнче кычкырды, дусларын чакырды, аннары хәлдән таеп, агач төбенә килеп утырды да үкси-үкси елап җибәрде. - Әнием бәгърем, сез кайда? Әтием-алтыным, килеп алыгыз мине...Мин адаштым буга-а-ай.
Кырмыска кызының елавын ишетеп, аның янына бал корты очып килде: - Бөрлегәнкүз, нигә шулкадәр елыйсың? –диде Балсөяр.
- Беразга гына үзебезнекеләрдән аерылып калган идем, өебезне табалмыйм. Адашты-ы-ым, - дип тагын да кычкырыбрак елый башлады кырмыска кызы, дустын күргәч.
- Туктале, хәзер табабыз өеңне, мин сезнең Кырмыскаярны бик яхшы беләм. Көн дә шул тирәдән бал җыям ич. Көтеп тор, мин тиз әйләнеп килермен, - диде дә Балсөяр очып та китте, бик борчулы йөз белән әйләнеп тә кайтты.
- Бернәрсә дә аңламыйм, - диде ул, - кичә генә тирә-юне аллы-гөлле чәчәкләр үскән аланда сасы исле таудан башка берни дә юк. Шул арада дуслар янына матур җете күлмәкләре белән мактаныша-мактаныша күбәләк кызлары килеп җитте. Хәл сорашкач, алар да:
- Без сезнең чәчәкле Кырмыскаярны бик яратабыз, ничек инде шәһәр кадәр шәһәр юкка чыксын? Иртән генә шунда иде ич, - дип гаҗәпләнделәр.
Аптырап калган Бөрлегәнкүз белән Балсөяргә ярдәм итәргә теләп, шул тарафка уйнаклап-уйнаклап очып та киттеләр. Тик бик тиз әйләнеп килделәр. - Гаҗәп!- диделәр алар да. – Әле иртә белән генә шунда калган Чәчәкләр иле дә, уңган кырмыскалар шәһәрчеге дә юк анда. Бөрлегәнкүз тагын да кычкырыбрак елый башлады. Шулвакыт кемдер аның җилкәсенә кулын куйды. Кызчык күзен күтәрде, каршында аңардан ике тапкыр зуррак, ләкин нәкъ үзе кебек үк бер кырмыска тора иде.
- Сәлам, адаш! – дип елмайды ул Бөрлегәнкүзгә. - Кем син? - Мин синең клоның, дустым. - Кем? Кайдан син? Безнең шәһәрдә синең кебек дәү кырмыскалар юк. - Син курыкма миннән, Бөрлегәнкүз. Мин бирегә башка галәмнән килдем. Терек планетасыннан. Кырмыскалар турында күбрәк белер өчен, мине синең кебек кырмыскага әйләндерделәр.
- Ничек инде? – Бөрлегәнкүз ышаныр-ышанмас яңа танышына карады.
- Сезнең планета җан ияләре өчен катлаулы инде бу. Баш ватма. Миңа синнән “ярдәм кирәк” дигән сигналлар килде. Әлегә кадәр елавыңны ишеткән юк иде. Елыйсың, димәк, син бәлагә тарыгансың.
Бөрлегәнкүз аңа үзе белән булган хәлләрне сөйләп бирде.
- Бер дә борчылма, адаш. Хәзер ни булганын ачыкларбыз. Шул мизгелдә үк Дәүкүзнең (кырмыска кызы яңа танышына шундый исем бирде) антенналары тирә-якка ниндидер сигналлар җибәрә башлады. Озакламый йөзе уйчанланып китте, аңа нидер ошамый иде.
- Һай бу кешеләрне! Сезнең планетада башкалар турында уйламаучы җан ияләре дә бар шул, - дип көрсенде ул. - Ни булган? Кайда минем өем? Кайда минем туганнарым? – диде куркынган Бөрлегәнкүз, еларга әзерләнеп.
- Кайсыдыр юньсезе машина белән чүп-чар ташлап киткән. Шәһәрчегегез чүп тавы астында калган. Дәүкүз тагын каядыр сигналлар озатты. Берничә минуттан йөзе янә яктырып китте: - Җир планетасында әйбәт кешеләр дә күп бит ул! Мин әле генә бу турыда “Яшел яфрак” оешмасына хәбәр иткән идем, инде яшь дусларым юлга кузгалырга әзерләнделәр дә!
- Кемнәр соң алар? – дип сузды әлегә берни аңламаган кырмыска кызы.
- Экологлар, - дип елмайды Дәүкүз. - Табигатьнең чисталыгын саклаучылар. Сезнең кебек кырмыска, бал кортлары, күбәләкләрне, кошлар-хайваннарны яратучылар. Менә карагыз әле минем күзләргә, берничә сәгатьтән биредә нинди күренеш булачак! Клон-кырмыска антенналарын кабызуга, аның күзләрендә гаҗәеп бер сурәт пәйда булды. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән алан. Аланда шаян күбәләк кызлары куыш уйный, эшчән бал кортлары тыз-быз бал җыя. Кырмыскаяр тирәсендә дә ыгы-зыгы: һәркем нидер эшли, төзәтә, җыя, урнаштыра. Бер читтә әнисенең куенына сыенган Бөрлегәнкүз утыра. Ул аңа ашыга-ашыга булган хәлләр турында сөйли бугай.
Нет комментариев