Айбулатның сигезаяклы дусты
***
1.
Өйләрендәгеләр генә түгел, хәтта күрше-тирәләр дә Айбулатның үрмәкүчләрдән коты алынганын белә иде. Белә генә түгел, шуграклары юри аның бу куркаклыгыннан явызларча файдалана да әле җитмәсә. Ул утырган урынга тартмасы белән үрмәкүч китереп куйсыннармы, коточарлык үрмәкүч битлекләре киеп куркытсыннармы? Кызлар кебек чырыйлап җибәрер дип көтәләрдер инде, ачукитергечләр! Юк, түзә Айбулат. Йөрәге табан астына төшеп, бер мизгелгә тын алмыйча торса-тора, ләкин түзә. Йөзенә көзге китереп терәгәч кенә уянып китте бервакыт. Көзгедән аңа күзләре куркудан зураеп ачылган, ап-ак йөзле берәү карап тора иде.
Белә малай болай ярамаганлыгын. Арахнофобия дип атала икән үрмәкүчләрдән курку чире. Монысын да белә.
Ләкин...белү бер нәрсә, ә курыкмау икенче нәрсә шул. Сигезаяклы йөнтәс нәрсәләрне күрүгә, әллә нишләп китә Айбулат.
Шул уйлары белән өй ишеген ачкан малай көтелмәгән күренештән катып калды. Нәкъ аның күзләре биеклегендә, аның күзләренә туп-туры карап бер үрмәкүч асылынып тора иде. Ул шулкадәр туры карый, Айбулатның хәтта күзләрен читкә алырлык, артка чигенерлек тә хәле калмады.
– Йә, Айбулат, куркасыңмы миннән?
– Кк-курр-р-кам... – дип тотлыгып пышылдады малай.
– Нигә куркасың син миннән?
– Б-б-белмим.
– Кара әле миңа, безнең кайсыбыз зуррак? Синме, минме?
– Синн...әй..мин...бугай.
– Мин сине йота аламмы? Чебен-черки эләктергән шикелле эләктерә аламмы?
– Чебен-черки...чебен-черки...– малайның башы бик акрын эшли иде. – Юкк-к-тыр. Мин чебен-черки түг-гг-гел...бугай.
– Шулай булгач?! Тарантулмы мин?
– Ттт-тарр-рантул? – Малайның куркудан тавышы тагын да акрыная төште. Әлеге агулы үрмәкүчләрнең дала-чүлләрдә яшәвен белсә дә, бер мизгелгә тыны кысылып алды. – Тар-рантул түг-гел син...бугай.
– Шулай булгач нигә куркасың?
– Белмим.
– Ә малайларның синнән көлүен беләсеңме соң?
– Бб-бел-л-ләм.
– Куркуны җиңү өчен, куркуның күзенә карарга кирәк, Айбулат!
Айбулат аны-моны уйлап өлгергәнче, үрмәкүч аңа тагын да якыная төште дә:
– Киттек! – диде. Таләпчән тавыш аны тәмам әсир иткән иде.
2.
Ыру төнгелеккә мәгарә эченә урнашты. Учак тирәли елышыбрак утырган кардәшләр йокларга әзерләнә башлады. Көн авыр булды. Ирләрнең ауга китүенә менә өченче көн инде. Киек-җанварлар соңгы арада сирәгәя төшкәч, ераграк араларга китүләре беренче тапкыр гына түгел иде түгелен.
Бала-чага, хатын-кызлар җәнлек тиреләре, кипкән үлән җәелгән ятакларына урнашты. Учакны сүндерми саклау Елгыр атлы малайга йөкләнде. Малайлар арасында иң өлкәне, иң булдыклысы ул санала.
Менә мәгарәне тынлык биләп алды. Елгыр, көн яктысында әзерләп куелган чыбык-чабыкны учакка өсти-өсти, күз кабакларына эленгән йокыны куарга маташты. Ара-тирә кайбер бала-чаганың төшләнеп алганы гына ишетелә. Тынлык шомлы иде. Куркыныч иде. Никадәр кыю булса да, тирә-ягын камап алган караңгылык Елгырга ошамый иде. Кинәт малай үзенең артында нәрсәләрдер кыймылдавын сизеп алды. Ялт итеп артына борылды, учак яктысы җиткән тирәдә берни дә күренми иде. Малай кулына утлы кисәү тотып, кыштырдау ишетелгән якка таба берничә адым атлады да... кычкырып җибәрде. Аңа таба өстән дә, ян-яклардан да малайның йодрыгы чамасындагы хәшәрәтләр шуыша иде. Алар йөзләгән иде, төрле якка караган озын аяклары белән кармалана-кармалана якынлашкан куркыныч аучыларны күреп алган ырудашлар да бермәлгә аптырап калдылар...
3.
– Йә, аңладыңмы инде куркуыңның сәбәбен? – дип сорады Айбулатның күзләренә туры карап торучы үрмәкүч.
– Юк, – ул әле һаман мәгарәдә күргәннәре тәэсирендә иде. Төш булдымы ул, өнме, куркыныч триллер идеме – аңлый алмады.
– Без синең белән әле генә борынгы бабаларың яшәгән чорда булып кайттык. Әгәр Елгыр атлы малай урынында булсаң, куркуың аңлашылыр иде. Телисеңме, сине аның урынына куям?
– Юууукк, – дип сузды Айбулат. – Анда үрмәкүчләр көтүе!
– Аңладыңмы, кайдан калган бу курку сездә? Ул вакытта безнең үрмәкүч ыруы, чынлап та, сез адәмнәргә куркыныч тоелгандыр. Безнең арада агулыларыбыз да, гәүдәгә шактый зурларыбыз да бар. Ә хәзер миңа кара!
Айбулат зур күзләрен тагын да зуррак ачып, каршыдагы үрмәкүчкә текәлде.
– Куркынычмы мин??
Малай дәшмәде.
– Ал мине кулыңа!
– Минме? Синеме? – инде тотлыгуы бетсә дә, Айбулатның куркуы бетмәгән иде әле.
– Әйе, ал мине кулыңа.
Малай, гипнозланган шикелле, карап торуын дәвам итте.
– Суз кулыңны!
Айбулатның кулы акрын гына өскә күтәрелә башлады. Йөрәге дөп-дөп, дөп-дөп типте. Ул дөпелдәгән тавыш малайның колагында тагын да көчлерәк яңгырап, «түз-түз, түз-түз» дип ишетелде.
– Йә!
Малай учын җәеп җибәрде. Учына җайлап кына төшеп урнашкан үрмәкүч бик бәләкәй иде. Куркыныч та түгел иде. Тешләмәде дә.
– Телисеңме, мин сиңа бер серне чишәм, – диде аңа үрмәкүч. Хәзер ул пышылдауга күчкән иде.
– Чиш, – диде малай.
– Без үзебез сез кешеләрдән куркабыз бит. Кайберләрегез башмак белән сугарга гына тора.
– Юууук, үрмәкүчләрне үтерергә ярамый, ди, минем әни. Сыерың сөтсез була, ди.
– Сыерларыгыз турында берни дә әйтә алмыйм, ә менә өйләрегезне вак-төяк бөҗәкләрдән арындырабыз, монысы хак. Йә, Айбулат дус, сау булып тор. Куркуны җиңәр өчен куркуның йөзенә карарга кирәк, исеңдә тот!
Үрмәкүч пәрәвез җебе буенча акрын гына өскә менеп китте.
Булдымы бу сөйләшү, әллә малайның хыялында гына идеме ул, монысын әйтә алмыйм. Айбулатның үрмәкүчләрдән курыкмый башлавын гына беләм. Алай гына да түгел, «Яшь зоологлар» түгәрәгенә йөри башлады ул. Табигатьтәге һәр җан иясенең үз урыны барлыгын хәзер инде ул тәгаен белә.
Нет комментариев