Авылда, каникулда
***
Авылда, каникулда
Шәһәрдән авылга агыла оныклар,
Җанлана авыллар, урамнар һәм йортлар,
Урамнар ямьләнә, һәрнәрсә сөенә,
Әтәч тә кычкыра кайтканнар көенә.
Балалар күрергә чыккан песиләр дә,
Ташлаган айфонын бабай-әбиләр дә.
Оныклар атласа, бабайлар йөгерде.
Ашарга кайтмаса, әбиләр йөгерде.
Каникул, ял бүген. Авылда зур бәйрәм.
Оныкларны авыл сагынган шул хәйран.
Шат сыерчыклар кайткан кебек авылга,
Шат оныкларның сайраулары агыла.
Каникул да беткәч, оныклар да китте,
Авыл балалары күз яшьләрен сөртте.
Берничә балалы авылым моңая,
Айфонлы, теликлы, тик тынлык сагая.
Минем күңел
Оча минем күңелем
Болытлар белән өскә,
Бирә кояшка сәлам,
Буяла төрле төскә.
Оча күңел башыма,
Очмый авызга, шуңа
Каткан укучы сымак,
Җавап бирми, ток шуа.
Хисләр белән тыгылып,
Тапмыйча үзенә җир,
Шартлар кебек сыгылып
Кулыма итә тәэсир.
Оча ул башка, кулга,
Чыга тәннән татлы тир.
Оча ул табанга да
Тирдән – хистән мин әсир.
Батырып шулай тиргә
Тырыша минем өчен.
Кемнең ничек, минем шулай
Күңел бирә үз көчен.
Нет комментариев