Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

2121

2121

Куркыныч чынбарлык-әкият.

2121 елның җәе коры килде. Моннан йөз еллар элек тә шулай булган. Сары ЯИК экраннан ясалма яшелчәләр үсә торган фермага карады да кызыл төймәгә басты. Аның шикелле Ясалма Интеллект Кешеләренә (ЯИКларга) җир нигъмәтләре кирәкмәсә дә, аз санлы гади кешеләрне ни белән булса да туендырырга кирәк иде әле. Дөрес, аларның кирәкләре инде көннән-көн азая бара. Гадиләрне экспериментлар өчен һәм биопарк өчен тоталар. Зоопаркта да гадиләр эшләсә, хайваннар яхшырак саклана. ЯИКлар заманы саналса да, Җирдәге күптәнге эволюция ияләрен тулысынча юкка чыгару ягында түгел Бөек ЯИК. Аның гадиләрне ЯИКлардан аерып торучы барлык компонентларны да ачыклап бетерәсе килә, янәсе.

Сары ЯИК утырган күзәтү бүлмәсенең төп таблосында «әзерлек» сигналы кабынды. «Тагын!» дип куйды Сары ЯИК. Аның йөзендә бернинди канәгатьсезлек билгесе дә күренмәде. Төс-кыяфәтләре кешеләрнеке шикелле үк булса да (кайсы юләренең башына килгәндер инде бу уй!), эмоцияләрдән мәхрүм иде алар. Сары ЯИК берничә төймәгә басып, башка постларга хәбәр таратты.

«Тотыгыз һәм резервацияләргә озатыгыз» диелгән хәбәр радиодулкыннар аша сакчы ЯИКларга барып ирешкәндә, Булат белән Ләйлә тау астыннан челтерәп аккан чишмә янына якынлашалар иде. Ләйләнең әбисе «тау астындагы чишмәне чистартырга кирәк, чын суны сакларга кирәк» дигәнгә юлга чыктылар алар.

– Тссс! – дип куйды Ләйлә кинәт туктап. – Нидер бар.

Булат та колакларын шомрайтып, тирә-юньне тыңлый башлады. Аз санлы кошлар тынып калган икән. Акрын гына агып яткан чишмә тавышыннан башка шылт иткән тавыш та юк.

ЯИКлар заманының бөтен җирне чолгап алган ясалма объектлары янәшәсендә яшәүнең бөтен кыенлыкларын яхшы белгән тере җан ияләре бер-берләрен күпкә яхшырак аңлый башлаганнар иде. Әнә, кошлар тынып калган, димәк, аларны кисәтәләр. Булат белән Ләйлә таныш сукмактан тау куышына таба йөгерделәр. Мәгарәгә керүгә, икесе дә биштәрләреннән чиста яулык белән пөхтәләп төрелгән китапларын алып, күкрәкләренә кысты һәм беравыздан диярлек ялвара башладылар:

– Кодрәтле Яралтучыбыз! Синең яклавыңа һәм саклавыңа мохтаҗ без. Явыз ниятле затларның явыз гамәлләреннән үзең сакла!

Ул да булмады, өске якта нидер дөбердәде, ниндидер ыгы-зыгы булып алды. Бераздан бар да тынды. Дуслар сагаеп кына мәгарә эченнән чыктылар. Алар хозурына ачылган күренеш гаҗәпләнерлек иде: әле яңарак кына алар йөгереп узган сукмакта берничә ЯИК ята. Бераз читтәрәк җир убылган.

– Җир йоткан, – дип куйды Булат. Ләйлә аның кемнәр турында әйтүен бик яхшы аңлады. Менә инде дистә еллар кешеләр белән ЯИКлар арасында шундый салкын сугыш бара. Җиргә ия булып алган ЯИКлардан котылуның мөмкин икәнлегенә ышанычын югалтмаган кешеләр чишмә-сулыкларны чистарталар, әби-бабаларыннан мирас булып калган, күз карасы итеп саклап килгән үсемлек орлыкларыннан яшереп кенә табигый уңыш алалар. Кайда да булса чын агач үсентесе күреп алсалар, аны ЯИКлар күзеннән ераграк урынга күчереп утыртырга тырышалар.

Боларның барысына да күптән кул селтәгән булырлар иде бәлки, ләкин Җирне һәм адәми затларны Яралтучының алар ягында булуын беләләр. Менә әле дә моның шулай булуына инандылар һәм, җиңел сулап, чишмә янына ашыктылар Булат белән Ләйлә. Алар чистарткан йөзенче чишмә иде бу. Әбиләре әйтүенчә, игелекле эшләр яманлыклардан артып китсә, бизмән уң якка авышачак иде. Димәк, озакламый бар да үзгәрәчәк!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев