28 апрель 2018 яңалыклары
-
«Татар малае, Татар кызы-2018»
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр арасында «Татар малае, Татар кызы» бәйгесен уздыру матур гадәткә әйләнде.
-
Кешеләр бар
Сүзләрендә тормый торган Кешеләр бар. Күзгә карап урлый торган Кешеләр бар. Рәхмәт әйтә белми торган Кешеләр бар. Гомердә бер көлми торган Кешеләр бар. «Әни» исемен горур йөрткән Кешеләр бар. Мәхәббәтен мәңге көткән Кешеләр бар. Бәһасе сукыр бер тиен Ишеләр бар. Шунысы шатлык: алтынга тиң Кешеләр бар!..
-
Ачу килгән чакта
Ачуымны алдым әле: Кысып тордым тешемне. Ә ул нишләргә белмәде: Кызарынды, шешенде... Ачу килгән чакта бары Теш кысу кирәк икән. Сиңа ачу тотканның ул Кирәген бирә икән...
-
Сукыр һәм «күзле»
Юл буйлап ике ач кеше бара икән: берсе күрә торган, икенчесе сукыр.