Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында шәхси турнирда чыгыш ясаячак
Спорт арбитраж суды (CAS) 15 яшьлек спортчының уңай допинг-тестына бәйле рәвештә Вәлиеваны чыгышлардан вакытлыча читләштерү турында ISU, WADA һәм Халыкара Олимпия комитетының апелляцияләрен кире какты.