«Бүләк»сез җәй – җәй түгел!
Минем дустым – Хаҗиева Таңсылу. Ул «Бүләк»тә бишенче тапкыр. Безнең арада төрле хәлләр булгалады: талаштык та, елаштык та, кире дуслаштык та, шуның өчен дә мин аны бик яратам. «Монда кабатланмас атмосфера, аны бай табигать, төркемнәр арасында булган җылы мөнәсәбәтләр тудыра, миңа монда рәхәт, күңелем ял итә», – ди ул. Аның белән сүзебез дә лагерь турында булачак.